Гали авылында яшәүче Җәмил ГӘРӘЕВ: «Һаман социализмны гаеплибез…»

Әссәләмү гәләйкүм кадерле “Сәләм”без. Ислам динен көчәйтүдә куйган тырышлыкларыгыз өчен Аллаһның рәхмәте булсын сезгә.

Проблемаларыбыз күп. Наданлыгыбызны, тәкъвасызлыгыбызны акларга, бөтен динсезлек бәлаларында социализмны гәепләргә яратабыз. Ә безнең белән бер чорда яшәгән, коммунизм төзегән Саматов Габделхак хәзрәтләребез, Фазлыев Җәлил хәзрәтләребез ничек мондый тәрбия ала алды икән? Әллә социализмнан ныграк үзебез гәеплеме икән?Хәзер мәчетләребез бар. Мәхәлләдә ничә кеше мәчеткә йөрерлек һәм ничә кеше мәчеткә намазга йөри?

 Әле хәзер шушы мәкаләне укып торучы кардәшем, сиңа соравым:

- Кичә (һәр көн) сиңа 5 вакыт намаз фарыз иде. Син ничәсен мәчеттә укыдың? Мәчеттә укымавыңның сәбәбе нәрсә иде? Син ул сәбәпне бететерлек идеңме, түгелме? Беркемгә дә әйтмичә, үзеңә генә шушы сорауларга җавап бир әле.

Мәчеткә килеп намаз укучыларыбыз арасында нахак белән мулланы рәнҗетүчеләребез бар. Аллаһ каршында ничек җавап бирербез? Әгәр иртәгә үлсәк шул без рәнҗеткән мулла бит безгә җеназа намазы укыр, Аллаһтан безнең өчен ярлыкау сорар. Ул – Аллаһ бәндәсе – күңелендәге рәнҗешне басарга тырышыр, ләкин баса алырмы икән?

Намазны урындыкка утырып укыйбыз. Кайбер мәчеткә керсәк, клубтагы тамаша залы диярсең – мәчет тулы урындык. Йомшак кәнәфиләр хәтта.

Намазда үтәлергә тиеш 12 фарызны тәмугтан безне тартучы 12 боҗралы чылбыр дип исәпләсәк, бер боҗрасы өзелгән чылбыр, чылбыр булып тартырмы? Яисә оҗмах ишегенең йозагын ачучы 12 ачкыч дисәк, үтәлмәгән фарызыбыз йозакны ачармы? Фарыз гамәлебез калган намаз, намаз булырмы икән? Исәплик, Аллаһның рәхмәтен алырга тырышыйк.

Шушы мәкаләне бастыруыгызны үтенәм. Вәссәләмү гәләйкүм.

Җәмил ГӘРӘЕВ, 

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Сәлам».

Просмотров: 1647

Один комментарий

  1. Әссәләмүгәләйкүм мөхтәрәм дин кардәшем! Сез бик дөрес әйтәсез. Авыл мәчетләрендә хазер муллаларыбызда креслога утырып укый башлады. Әйтеп караган бар но ул мәчеттән исән чыгуыңда бар бит әле. Бик опасно андый замечание ясарга,халык гайрәтле хазер эзәргә торалар. Кемнедә гаепләргә эшебез юк. Гаеп үзебездә 30 ел эчендә келәгән кешегә намаз укырга өйрәнеп була инде. Пенсия кетәбез но соңга калуыбыз бар. Пенсия җиткәнче әҗәл тизрәк килсә ни эшләрбез диеп уйлау кирәк ҖӘМӘГАТЬ.