Оялчан гына бу хатын белән без очраклы рәвештә таныштык. Ул Камышлы районының Балыклы авылында яшәүче әнисе Нәсимә Низамованың туган көненә котлау алып килгән иде. Гадәти хәл бит инде. Кемнәр генә «Бердәмлек» редакциясенә бу йомыш белән килми? Шулай да нәрсәсе беләндер күңелемә ятты ул. Мин сораша башладым: кая эшли, кем, нәрсә? Ул миңа “клининг компаниясендә” дип җавап кайтарды. Әлбәттә, клинингның нәрсә икәнен төшенергә тырышып тагын сорашырга туры килде һәм без шуннан танышып киттек.
Мөнирә Кәримова инде гомер уртасыннан узган булса да, бик җитез, җиңел атлап йөрүче чандыр гына гәүдәле хатын. Ул күп сөйләргә яратмый, дип аңладым. Һәр сүзен, һәр фикерен авызыннан тартып алырга туры килә. Шулай да клинингның нәрсә икәнлегенә төшендерде бу мине. Ул, чын татарча әйтсәк, ялланып эшләү икән. Ягъни, мәсәлән, үзеңнән бай кешеләргә барып өйләрен җыештыру, тәрәзәләрен юу, ашарга пешерү кебек йорт эшләрен эшләү. Бу һөнәр туксанынчы еллар урталарында, Советлар Союзы юкка чыгып, капитализмга кайта башлаган чорда барлыкка килгән.
Ул вакытларны олырак яшьтәге миләттәшләребез яхшы хәтерлидер. Кем эшен югалтмады да, кайсыбыз бер кисәк икмәккә тилмереп утырмады икән ул чакларда? Сәүдә тирәсен генә бу халәт урап узгандыр. Ә заводларда, фабрикаларда эшләүче меңләгән халык эшсез калгач, кемдер эчүчелеккә бирелде, кемдер шакмаклы букчаларын күтәреп базарга чыкты, ә кемдер, Мөнирә кебек, бик аяныч хәлдә көн күрә башлады.
Мөнирә Куйбышевның полиграфия техникумын тәмамлап матбугат йортында технолог булып эшләгәндә кияүгә чыга, ике баласын — Эльвира белән Русланны таба. Шулай матур гына тормыш корып ятканда, туксанынчы еллар башында, Мөнирә кинәт авырып китә. Аңа катлаулы операция ясатырга, аннары берничә ай үз хәленә кайтырга туры килә. Ә эшкә чыгарга вакыт җиткәндә Матбугат йорты таралган була инде.
Нишләргә? Ире дә эшсез, үзе дә. Кызының мәктәпне тәмамлап медицина университетының түләүле бүлегенә кергән чагы. Ярты елга бер булса да, саллы гына акча чыгарып түләргә, балаларны ашатырга, киендерергә, кеше итәргә кирәк бит әле. Аптыраганнан кая гына сугылмый, эш эзләп кайда гына бармый ул. Чарасызлыктан ашлар пешереп Антонов-Овсеенко урамындагы базарда сатучыларга тәкъдим итә башлый. Бу акча гына кызның укуына түләргә җитми, әлбәттә. Хатын җәй көне авылга кайтып урманнан җиләк җыеп сата, гөмбә тозлап базарга чыгара, ашларын да бик тырышып, башкаларныкыннан тәмлерәк итеп пешерергә тырыша.
Шулай бервакыт чегән хатыны аңа: «Мөнирә, кыстыбыйларың, хәләл ашларың бигрәк тәмле. Син безнең өйгә килеп балаларыма да шушы тәмле ашларыңны пешереп ашата алмассың микән?» — дигән тәкъдим ясый. Баласы укысын дигән ана әллә нәрсәгә дә риза була инде.
Беренче мәртәбә курка-курка гына Зубчаниновка бистәсендәге патша сарае кебек зур өйгә килеп керә ул. Татар токмачы, бәлеш, кыстыбыйларны чегән балалары бик яратып ашыйлар. Мөнирә хәләл итне дә базардан үзе ала, кибеттән башка ризыкларны да үзе ташый. Шулай аның даны башка чеганнәр арасында да тарала башлый һәм аңа кайчакта беръюлы өчәр гаиләгә хезмәт күрсәтергә туры килә.
«Ул чегәннәр бик яхшы кешеләр булып чыктылар бит әле. Кызымның укуына түләргә акчам җитмәгәндә бурычка биреп торалар иде. Мин аннары эшем белән түлим. Кызганычка, аларның күн һәм кәшкә кибетен бастылар һәм хуҗаларым Самарадагы бизнесларын ташлап, Мәскәүгә китеп бардылар. Ләкин мине куып чыгармадылар, үзләренең яхшы танышларына урнаштырып киттеләр», — дип искә ала ул ерак елларны Мөнирә.
Яңа танышым бу дөньяда бернәрсә дә очраклы булмый, дип саный. Менә беренче хуҗаларының китүе дә очраклы булмаган икән. Яңалары стоматология фирмасы хуҗалары булып чыктылар. Алар яңа гына институтны тәмамлап, шәһәр поликлиникаларының берсендә бик кечкенә хезмәт хакы алып эшли башлаган Эльвираны үзләренә эшкә алалар. Кызы бүген дә әле шунда хезмәт итә. Кияүгә дә чыккан, баласы да бар инде.
Ә Мөнирәгә һаман ял юк. Хәзер инде аның улы Руслан политехника институтында укый. Анысы да түләүле. Дөрес, малае кечкенәдән әнисенең бәрелә-сугыла кешегә эшләп интегүен күреп үсә һәм кул арасына керә башлагач та аңа ярдәмгә чыга. Ә өченче курстан соң, Себергә практикага баргач, саллы гына акча эшләп кайта. Зур горурлык белән акчасын кесәсеннән тартып чыгара да: «Җитте, әни, башкача кул белән эшләмисең. Менә сиңа заманча техника алырга акча алып кайттым», — дип әйтә.
Улының шушы сүзләре ананың соңгы елларда эшләгән авыр эшенә дә, төн йокыларын йокламыйча балалары белән сөйләшеп чыккан вакытларына да, беркайчан аларга авыр сүз әйтмичә, гел үсендереп торуларына да, ничек кенә авыр булса да укытырга, кеше итәргә тырышуларына зур бәя була. Менә ул, ана бәхете! Улыңның җылы сүзе, ярдәм итәргә теләве генә дә ни тора бит! Ә Руслан бит әле әнисе белән бергә компания ачарга да хыяллана! Мөнирәгә канат үсеп киткәндәй була.
Кәримовлар бергә җыелганда балаларының шуклыкларын көлеп искә алырга яраталар. «Эх, безнең әни дә күрше апа кебек эчүче булса, гел йоклар иде, ә безгә бәйләнмәс иде. Вәт рәхәт булыр иде шунда», — дип хыялланганнар икән. Әйе, барыбыз да балалар үстердек, беләбез. Көне-төне эштә булган хатынга нарасыйларын урам тәэсиреннән аралап калу җиңел булмагандыр шул. Ул бит кеше өйләре җыештырудан, аш пешерүдән туеп кайткан булса да, кабат шул ук эшләрне өйдә дә эшләгән. Аннары әле балаларының өй эшләрен дә тикшергән, көне буе нәрсә белән шөгыльләнүләре турында белешкән, ә йокларга яткырганда серләшү вакытлары җиткән. “Мин алар белән озаклап сөйләшеп утырырыга ярата идем. Шулай күзгә-күз карап сөйләшкән вакытларда бала дөньяны аңлап белергә дә, кешеләр белән аралашырга да өйрәнә”.
Кәримовлар ниһаять парогенератор һәм юа торган пылесос сатып алалар. Мөнирә үзе белгән уңган һәм чиста эшли торган татар хатыннарыннан эшче төркем туплый. Хәзер инде аларның фирмасында егермеләп кеше хезмәт күрсәтә. Мөнирә ханым эш табучы, аның күләмен, бәясен билгеләүче булса, Руслан, инде күптән нефть чыгару компаниясендә эшләвенә карамастан, әнисенең клининг компаниясен рәсми рәвештә ачу мәшәкатләрен үз өстенә алган.
Яңа туып килүче “Лазурит” компаниясен яңа фирма дип атарга тел әйләнми. Егерме ел гомерен шушы эшкә багышлаган Мөнирәгә күптән инде җитәкче креслосында утырырга вакыт. Ә ул эшчеләренә ияреп эшкә бармыйча булдыра алмый. Бергәләп эшләү күңеллерәк дә, тизрәк тә, дип саный ул. Әле бит яңа хезмәткәрләренең эшен дә тикшермичә булмый. Ничәмә еллар буе кешеләр аңа өйләре, балалары куркынычсызлыгын ышандырганнар икән, димәк алга таба да фирманың репутациясен төшерергә ярамый.
Бар, бар Самарада яхшы кешеләр. Бай булсалар да, авыр хәлгә калган кешене аңлый, ярдәм итә беләләр. Мөнирә авыр вакытларында аңа ярдәм иткән бөтен хуҗаларына, юк, эшкә алган, бурычка биреп торган, башка күп нәрсәләр белән ярдәм иткән дусларына бүген чын күңеленнән рәхмәтләр укый, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яши.
Шундый авыр тормышны үз җилкәсендә татыган хатын бүген үзе дә хәйрия эшләре белән танылып килә. Ул таныш татар әбиләренең келәмнәрен бушлай чистартып савап ала. Ә әбиләр чиста паласка утырып намаз укыганда Мөнирәгә һәм аның игелекле балаларына дога кылырга онытмыйлар.
Балалары үсеп, үз тормышларын кора башлагач, Мөнирә оныгы Ритага күбрәк вакытын бирә башлады. Ул аны мөмкин булган кадәр ешрак өенә алып кайтып тәрбияли, менә инде тимераякка да бастырган, үзе дә шушы нәни кызчык белән бергә спорттан ләззәт ала башлаган. “Оныклар балалардан татлырак була”, диләр. Чыны шул икән, дип көлә Ританың яраткан әбисе.
Әйе, бу дөньяда бернәрсә дә очраклы түгел. Кемнеңдер улы юлдан язганмы, ире эчәме, йә булмаса берәрсе туганнары, күршеләре, балалары белән тыныша алмый икән, болар барысы да кешенең үзеннән килә, дип саный Мөнирә Кәримова. Бөтен бәлаларның чыганагы — ялкаулык, рухи ярлылык, күңел киңлеге җитмәүдән һәм динебез исламны хөрмәт итмәүдән. Шушыны аңлаган кешеләрдә бернинди дә очраклы хәлләр булмый. Димәк, Мөнирә белән минем очрашу да очраклы булмаган икән.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Фотосурәттә: Улы Руслан (сулдан – уңга), тормыш иптәше Рим, Мөнирә, кызы Эльвира, оныгы Рита, кияве Алик.
Просмотров: 1342