Тәрбия дәвамлы булырга тиеш

IMG_4045

Самара шәһәрендәге бердәнбер «Яктылык» татар мәктәбенең чишмә башында кемнәр булган дип сорасагыз, Асия Госман кызы Сәйфетдинованың исемен Хәридә Габделҗан кызы Дашкинадан соң ук атап бирерләр иде. Алар бит 80нче елларда 12нче кичке мәктәптә дә бергә укытканнар, бергәләп якшәмбе татар мәктәбен дә башлап җибәргәннәр, аннары аны тулы хокуклы мәктәп ясап, татар дөньясына танытуга зур көч куйганнар.


Аның белән мин дә инде егерме еллар чамасы таныш. Асия Госман кызы «Яктылык» балаларын Польшага алып киткән, музей ачкан, күргәзмә, хәйрия ярминкәләре уздырган, “Малыш” балалар йортына, мәктәптә укучы ятим балаларга ярдәм оештырган… кебек «Яктылык»тагы яңалыкларны ишетеп, «Бердәмлек» газетасына язып торганда күп аралашырга туры килде безгә һәм бу аралашу күңелдә гел уңай тәэсирләр генә калдыра иде.

Ләкин елмаючан, тыйнак, башыннан яулыгы төшми торган бу хатын сүзенең үтемлелеге шаһиты да булырга туры килгән иде миңа. Берничә еллар элек ата-аналар һәм бер укытучы арасында аңлашылмаучанлык килеп чыккач, Асия Госман кызының катнашы белән бер атна чамасы дәвам иткән низаг өч минут дигәндә юкка чыкты да куйды. Нинди сүзләр таба алды ул? Белмим. Гади, әмма бик дөрес сүзләр иде ул.

Ә бүген Асия Госман кызы белән без тәрбия темаларына иркенләп сөйләшеп утырабыз әле менә. Татар авылларында балаларны тәрбияләү темасына кереп киткәч, ул үзе үскән гаиләне мисал итеп китерде. Минем карашка, бик гыйбрәтле хикәя булырлык теманы күтәрде ул.
Асия Челно-Вершины районының Хөсәен авылында 1955 елда туган. Руслар бу авылны Благодаровка дип атасалар, татарлар аны бирегә килеп төпләнгән һәм мәчет салып исемен мәңгеләштергән Хөсәен авылы дип йөртәләр. Өч урамлы бу авылның бер башында күбрәк руслар яшәсә, икенче очында татарлар төпләнгән. Арада мордва да, чуваш халкы да булган, әлбәттә.

Авыл күпмилләтле булуына карамастан, башлангыч мәктәптә татар балалары аерым программа буенча ана телендә белем алганнар. Ә бишенче сыйныфка Сиделькино мукшы авылына укырга килгәч кыенрак булган, билгеле. «Тапкырлау таблицасын русча әйтә башлаган идем, үзем дә сизмәстән татарчага күчеп киткәнмен. Мине беркем дә туктатмады, «Молодец, Камалетдинова!», — дип, бишле куеп утырттылар. Аннары гына татарча җавап биргәнлегемне аңладым», — дип көлеп искә ала Асия ханым беренче имтиханын.

Алар гаиләдә башта өч бала үскәннәр — Гомәр, Фәүзия һәм иң кечкенәләре Асия. Алты почмаклы өйдә унлап кеше — эчке бүлмәдә хатыны һәм ике малае белән Ильяс абыйлары яшәсә, алгы бүлмәдә алар — әтиләре Гусман, әниләре Зәйтүнә, өч бала һәм аларның яраткан «Якын әби»ләре.

Өйдә демографик мохит тыгыз булуына карамастан, бер генә тавыш-тын да чыкмый. Олыларны олылап, кечеләрне кече дип белеп тату гына яшәп яталар Камалетдиновлар. Гаиләдәге тәртип иң олы кешенең, «Якын әби»нең җитәкчелегендә бара. «Урамга чыккач, Ильяс абыең хатыны белән ничек яши дип сорасалар, «Бар да яхшы!» дип җавап бирегез. Белмәгәннең башы авыртмый», — дип әйтеп торган әбиләре. Шулай ул аларны күп сөйләмәскә, өйдәге чүпне урамга чыгармаска өйрәткән бит инде.

Икенче мисал: Асия мәктәптән кайтач әбисенә зарлана икән: «Нәхәр апа, сөйләшеп утырган өчен, чәчемнән тартты!» Әбисе шундук кызның чәченнән эләктереп ала да, маңгаен шак иттереп өстәлгә бәрә: «Тагын бер тапкыр укытучың турында начар сүз ишетсәм, бер бөртек чәчеңне дә калдырмыйм!» Бусы да мөселман гаиләләренә хас тәрбия — үзеңнән олы кешене хөрмәт ит, аның турында начар сөйләмә.

Өч километр ераклыктагы мукшы авылында укый башлагач, татар кызлары иртән киеп чыккан оекларын, яулыкларын ферма артына качып салып җибәрәләр, ә авылга кергәндә яңадан кияләр икән. Ә яулык мәктәптә онытылып калган булса, урам буйлап ялан баш йөрү килешми дип, өйгә бакчалар аша гына кайтырга туры килә. Ә шулай да күрүчеләр табыла һәм әтисе эштән кайтканда барысын да белгән була инде: «Нишләп башың-күзең тондырып яулыксыз йөрисең әле, кыз! Башкача алай итәсе булма!» — дип шелтәли Госман абзый. Сүз җиткерүчеләргә ул вакытта үпкәсе зур булса да, хәзер Асия бик яхшы аңлый, бу бит халык тәрбиясе булган. Балаларны бөтен авыл тәрбияләгән ич! Хәзерге балалар, кисәтү ясасаң: «Кем соң әле син мине өйрәтеп торырга!» — дип җибәрергә дә кыенсынмыйлар. Ә ул вакытларда: «Ай Аллам, Шакир бабай, Ибраһим бабай ни дип әйтер», — дип шикләнгәннәр. «Башыма яулык бәйләмичә чыксам, тәнем ояла иде, күземне күтәрә алмыйча кача-кача бара идем», — дип исенә төшерә Асия ханым.
Бу гаиләнең салмак тормышы 1966 елда челпәрәмә килә. 38 яшьлек әнисен инсульт суккач, ул ике ай гына ята да, вафат була. Әнисе авыргач, ике кодагый эшне бүлешәләр — әнисенең әнисе — «Ерак әби» — кызын карый, «Якын әби» балаларны үз өстенә ала. Ә җиңгиләре зур керләрне, тәрәзә пәрдәләрен юып китереп, элеп үк китәләр. Авыр хәлгә калган гаиләгә ярдәм итү тәрбия түгелмени?

Ә әниләрен җирләп, кырык көн узгач олырак туганнары җыелып: «Әниең картайган инде, 82нче яше белән бара. Балаларыңа да күз-колак кирәк. Әнә, Якты Күл авылында Фатыйма исемле бер дә кияүгә чыкмаган ялгыз хатын яши икән. Ул синең балаларыңа яхшы әни булырлык кеше», — дигәч, Госман каршы килми, авылда хатынсыз яшәве бик кыен бит, үзе дә аңлый.

Шулай берсен-берсе күрмәгән ике ялгызга никах укыталар. Бәхеткә, Фатыйма әни, чыннан да, бик яхшы кеше булып чыга. Яңа килен төшкәч тә гаиләдә яхшы мөнәсәбәтләр һәм тынычлык хөкем сөрә.

Асия ханым гаилә тормышындагы ата роленә дә зур бәя бирә. «Гомере буе Сиделькино мәктәбендә шофер булып эшләгән әтиебезнең дүрт сыйныф белеме дә юк иде. Шулай да мин аны интеллигент кеше дип атарга курыкмыйм, — дип сөйли кызы.- Ул беркайчан да тавыш күтәрмәде. Эштән кайткач, аш әле әзер булмаса, чәйнек авызыннан салкын чәй эчә иде дә, безнең белән бергә йорт эшләрен эшләргә керешә иде. Эш беткәч бергәләп ашавы бигрәк тә күңелле була иде».

Госман ага бөтен эштән дә бәйрәм ясый белгән. Җәй буе ярып киптергән утынны сарайга ташумы, кәбестә тозлаумы, пилмән ясаумы, бәрәңге алумы, сатуга дип унбиш сотый чәчелгән суганны кисү булсынмы — Фатыйма әни аш бүлмәсендә бәрәңге бәлеше, таба ашлары пешерә. Эш тәмамлануга бөтен балалар да (тора-бара тагын ике бала — Әлмирә һәм Әнвәр туалар), олылар да өстәл артында җыелышып, көлешә — көлешә чәй эчәләр. Бәлки эш авыр да булгандыр, ләкин ата белән ана ул эшне яхшы мөнәсәбәт, балаларны үсендерүче яхшы сүзләр белән җиңеләйтә белгәннәр, мәҗбүриләп эшләтеп күңелләрен кайтармаганнар.

Госман ага Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше. Ул Курск дугасы янында каты яраланып госпитальләрдә дәваланганнан соң хозчастьтә хезмәт иткән. Тик беркайчан да сугыш афәтләре турында сөйләргә яратмаган. Балалары күңеленә шом салырга теләмәгәндер инде

Хозчастьтә Госман тегәргә дә өйрәнгән. Гаилә тормышы белән яши башлагач аның бу осталыгы бик кирәк булып чыга — иске шәлләрдән балаларга бияләйләр тегеп бирү, бишмәтләрне әйләндереп яңарту, бәрән тиресеннән яңа яка ясап кую бер һөнәре булса, авылдагы бөтен ватык сәгатьләрне, кер юу, тегү машиналарын, радиоалгычларны ремонтлау, бөтен туганнарына агачтан киштә, сандык, өстәл — урындыклар ясау икенче мавыгуы булган. «Никүпме яшәде әткәй, шул гомер изгелек эшләде «, — дип сөртте Асия ирексездән бөреләнгән күз яшьләрен.

Шундый дус һәм зур гаилә әгъзалары еллар һәм кыенлыклар аша үтеп туганлык хисләренә ныгыттылар гына. Алар әле дә очрашып, бер-берсенә ярдәм итешеп яшиләр. Кызганычка, Госман абый гына егерме ел чамасы элек вафат булды. Фатыйма апа да, балалары да аны әле дә сагынып, юксынып искә алалар.

Асия Сиделькино авылы укытучыларын да бик җылы сүзләр белән искә ала. Интернатта кунарга туры килгәндә мәктәп директоры Борис Иванович һәм аның хатыны тетя Лида ятим баланың хәлен белергә кереп йөриләр. Аз гына кәефе начаррак булуын күрсәләр дә, үзләренә алып кайталар һәм Асиядән күпкә олырак кызларына аның белән шашка уйнарга кушалар. Кызлары киреләнсә, читкәрәк алып китеп нәрсәдер әйтәләр һәм Люся бөтен эшен ташлап кич буе кунакның күңелен күрә. «Сиделькинода ул вакытта укыткан бөтен укытучыларны әле дә бик яратам», — дип искә ала укытучы.

Сыйныф җитәкчесе Петр Иванович Рассказов балада педагог таланты булуын беренче булып күреп ала. Кыз табиб булырга хыялланса да, «Ты должна оправдать мое доверие, должна стать хорошим учителем, это благодарный труд», — дип торган кешегә каршы килеп булмый инде. Кыз мәктәпне тәмамлагач Куйбышевның педагогия институтына укырга бара, ләкин авылда чит ил телләре укытылмаганлыктан, керә алмыйча авылга кайта.

Бу вакытта Яңа Эштебенькино авылында директорлык итә башлаган Сиделькино мәктәбенең элеккеге директоры Алексей Евдокимович Яковлев кызның кайгысына бик шатланган булса кирәк. Химия һәм биология укытучысы булмаганга күрә ул аны пионервожатый итеп эшкә ала һәм берничә дәрес химия һәм биология укытуны да йөкли. Ләкин песи баласын суга ташлаган кебек ташламый ул аны, ә һәр көнне Асия белән бергә дәресләргә әзерләнә, еш кына үзе, йә завучларының берсе дәресләрендә утырып, кызның эшен тикшерәләр. Ә инде яшь укытучы авыл тормышыннан мисаллар китереп балаларга дәрес аңлата башлагач, директор: «Все, Асенька, теперь я спокоен, ты будешь хорошим учителем!» — дип, үз карамагыннан азат итә.

Асия бу вакытта пединститутның химия һәм биология факультетында читтән торып укый була инде. Ә берничә ел эшләгәннән соң Яңа Тормыш авылы егете Нәҗипкә кияүгә чыга һәм кайнап торган авыл тормышын калдырып, Самарага китә. Ул шәһәр тормышнын башта бик күңелсез дип таба…

Үткән гасырның сиксәненче еллары уртасы була бу. Ире Нәҗип Сәйфетдиновның Камышлы егете Рәшит Салахов һәм самаралы Шамил Дашкин белән Мәскәүнең сәүдә институтында укып йөри торган чаклары. Әлбәттә, аларның хатыннары да үзара йөрешә башлыйлар һәм Хәридә апа моңа кадәр балалар бакчасында эшләгән Асияне үзенең кичке мәктәбенә лаборантка итеп димли. Менә шулай Асия Госмановнага «Яктылык» мәктәбенә таба юл ала.

1 сентябрь, 2005 ел. Яшь коллегалар белән.

1 сентябрь, 2005 ел. Яшь коллегалар белән.

Соңгы кыңгырау.

Соңгы кыңгырау.

IMG_5753

IMG_4045

DSC00341DSC00213

- Хәридә Габделҗановна белән эшләве җиңел дә, шул ук вакытта авыр да булды. Ул, элеккеге укытучыларым кебек үк, артымда ныклы тыл булып тора иде. Бөтен эшне аңлатып, кайдан алып, кайда куярга икәнен әйтеп бирә, аннары эшеңне тикшерә дә әле. Ул, минем кебек үк авыл кызы булуына карамастан, татар мәктәбен ачканда мәгариф министрлыгы, татар зыялылары, хөкүмәт органнары белән ничек кыю эшләде! Исем китә иде. Беркайчан да мин аңардан «белмим» сүзен ишетмәдем. Белмәсә дә, каян белергә икәнен әйтеп бирә иде.

«Яктылык» мәктәбе өчен бирелгән ташландык балалар бакчасы бинасын амброзия басып киткән иде. Без аның янында озак аптырап йөргәнебезне хәтерлим. Ничек бу эшне башлап, ничек ерып чыгарга? Ләкин Хәридә Дашкина башлаган эштән куркып чигенә торганнардан түгел. Ул бит әле «мөмкин түгел» сүзен дә белми, үзенә ияргән кешеләрдән дә шуны ук таләп итә. Ул барысын да чәйнәп авызга каптыра, ә инде булдыра алуыңны күргәч, күләгәгә чигенә. Хәридә апада ниндидер серле сеңер бар сыман. Мин шундый кеше белән эшләвемә чиксез горурланам.

1997 елдан, «Яктылык» мәктәбе ремонтланган шушы бинага күчкәннән бирле, Асия Госман кызы тәрбия эшләре буенча бүлек мөдире буларак хезмәт куйды. Улы Йосыф та шушы татар мәктәбен тәмамлап, төзү һәм архитектура институтына укырга керә. Әнисе укыткан акыллы, сабыр һәм ыспай Юлиягә өйләнеп, әбисенә өч онык бүләк итәләр. Йосыф укуын һаман дәвам итә әле һәм медицинада да, төзелеш эшләрендә дә кулланыш тапкан “Үсә торган матдәләр” темасы өстендә фәнни тикшеренүләр алып бара.

Асия Госман кызы мәктәпкә килеп кергәч кабинетына тиз генә барып җитә алмый. Һәрберсе белән сөйләшеп, үткән көнне катырак әйтелгән сүзләре өчен берсеннән гафу үтенеп, икенчесен, киресенчә, орышып, өченчесе белән булачак чара турында фикер алыша-алыша байтак вакыты уза. Ул үзенең эшен яратып, тәм табып эшли. Ул башлаган “Йолдыз” бию театры бөтен дөньяга танылды, музее күз явын алырлык һәм көн-артыннан көн экспонатларга байый бара, ә балаларның вокал төркеме сандугачларны да уздырырлык итеп җырлый башлады. Шушы уңышлары өчен Асия Госман кызы беренче чиратта таләпчән һәм булдыклы Хәридә Дашкинага, җайлы һәм сабыр Дания Мидхәтовнага, тәртип яратучы Радик Рифкатовичка, бәйрәмнәрне матур һәм эчтәлекле итә белүче музыка һәм хореография белгечләренә рәхмәтләр укый.

Гомумән, ул беркайчан да кабинет хезмәткәре була белмәде. Балалар кая — ул шунда. Асия Госмановна да үзенең укытучыларының, әбисе, ата-анасы сеңдергән тәрбияне кулланып укучыларына ныклы тыл, укытучыларга — ышанычлы хезмәттәш һәм татар җәмгыятенә — зыялы укытучы була белде. Ә хәзер ул белгәннәрен үзе урынына килгән яшь укытучы Рәхимә Илдусовнага тапшыра. Тәрбия эшенең дәвамлы булырга тиеш икәнен ул бик яхшы белә бит.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Самар татарлары» журналы.

Просмотров: 1947

Один комментарий

  1. Асия Госмановна- ул безнең, ТУГАН ТЕЛ оешмасының, балалар өчен оештырган Чыршы бәйрәмнәрнең байтак еллар КАР КЫЗЫ булды.Искиткеч оста уйнады ролен. Уйнадымы—юк, уйнамады—ул чын КАР КЫЗЫ иде ! Анарсың безнең яшьләрдә өйрәнделәр,яхшы КАР КЫЗЫ булдылар. Рәхмәт сезгә ,Асия Госмановна!