Батон сыныгы

1036648756-sm56Район үзәгенә йомыш белән барырга туры килде. Шунда тетрәндергеч хәлгә тап булдым. 

“Сивирская” урамы буйлап төшеп киләм, ә анда, юл кырыенда гына, чүп сала торган контейнерлар тора. Чүп ташып чыгып, тирә-якка сибелгән. Бик матур чәчәкле пакет юлга шуып төшкән. Читтән күзәтеп торам. Үтеп баручы ир пакетны алып куясы урынга, аягы белән тибеп җибәрде. Аның артыннан түшләрен киереп  килүчеләр, иелеп тә карамыйча, пакет өстеннән шытырдатып сытып үттеләр. Пакет ярылып, эченнән ап-ак батон кисәкләре юлга таралды. Батон кисәкләре өстеннән баралар бит! Түзмәдем. Йөгереп барып,  пакетны алдым да, батон кисәкләрен тутыра башладым. Катыргы алып, батон валчыкларын җыйдым да, куаклар төбенә кошларга салдым. Артымнан килүче ике ир: “Эй, бабушка, тебе пенсии не хватает что ли?” — дип,  ямьсез сүзләр әйтеп, мыскыллап узып киттеләр.

Башыма суккандай булды. Бу адәмнәр ачлыкның, гөнаһның нәрсә икәнен белмиләр. Безне өстәлгә төшкән ипи валчыгын да җыеп ашарга өйрәттеләр!  Сигез яшемнән, яланаяк, ике авылны узып, Венера авылына ипигә барганымны онытасым юк. Авылда ике кибет. Берсе — авылның бер башында, икенчесе — икенче башында. Икесендә дә чират алып, чаба-чаба йөрим. Кайтканда Кинель елгасының сиртмәле тактасыннан чыккач, яр буена утырып, ипине елга суына манып ашаганым бәгыремә сеңгән. Үзем ашыйм, үзем куркам. Ипине башлап ашаган өчен инәкәй ачуланмасмы дип.

Шул ачлык-ялангачлык чорында әнкәй безне, дүрт баланы, ничек үстерде икән соң? Әле дә башыма сыймый. Әй, безнең ак яулыклы татар әбиләре!  Алардагы түземлелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек, уңганлык, пакьлек-сафлык. Бер генә милләттә дә  безнең  әбиләргә тиңнәр юк, Аллага шөкер.

Гомердә онытасым юк укыган татар халык әкиятен. Юлчы  юл кырыендагы куак төбенә утырып, янчыгындагы ипиен ашый, уң кулы белән ипи тота, сул кулын авыз астында тота, ипи валчыгы җиргә төшмәсен дип. Шулай да бер ипи валчыгы җиргә төшә. Юлчы никадәр тырышса да, җиргә төшкән ипи валчыгын таба алмый. Шул ипи валчыгына кешеләр басмасын дип, таяклар белән киртәләп китә!

Татарның атаклы биючесе Рудольф Нуриев Париж  ресторанында иптәшләре белән ашап утырганда,тәрилкәсендә калган кашык белән алмаслык шулпасын,  тәрилкәсен күтәреп, эчкән һәм: “Татарлар менә шулай ашыйлар!” – дип әйтеп куйган. Менә ул чын татар гореф-гадәтләрен саклау! Исраф һәм сарыфны балачактан сеңдерсәң – ул беркайчан онытылмый.

Замана дибез. Һәр замананы кешеләр бизи. Дәһричелек (атеизм) чорында да намазын калдырмаган затлар яшәде! Татар халкының алтын мирастан да өстен булган гореф-гадәтләрен саклап, балаларыбызга, оныкларыбызга  сеңдереп калдырсак, милләтебез мәңгелек халык булып яшәр, Аллаһы теләсә. Изге Китабыбыз Коръән-Кәримгә ябышып яшик. Анда мондый юллар да бар: “Сезнең төрле телләрдә сөйләшүегез – ул Минем барлыгымны аңлатып тора, бу телләрне  Мин яралттым”, ди. Димәк, телебезне һәм гореф-гадәтләребезне безләргә саклау — ваҗиб гамәл.

 

 Саимә МОРЗАХАНОВА. 

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Сәлам».

Просмотров: 1495

Комментирование запрещено