Денисны данлыйбыз

ДенискиноШенталы районының Денис авылында еш кына төрледән-төрле ярышлар, бәйгеләр үт­кәрелеп тора. Хатын-кыз­ларыбыз бәйрәменә багышланган чарада, мәсәлән, гүзәл затларыбыз өч командага бүленеп бәрәңге дә чәчтеләр, кармак белән балык та тоттылар, чүкеч белән тактага кадак та кактылар, җырлар-биюләрдә дә катнаштылар. Аннан соң мәктәп спортзалында да өлкән сыйныф укучылары «Без — бердәм» ярышларында үзләренең волейболда, баскетболда, турникта тартылуда, скакалка аша сикерүдә һәм башка бәйгеләрдә сәләтләрен күрсәттеләр. Төрле сораулардан торган викторина да бик кызыклы үтте.

Ә инде район үзәгебез Шен­талыда уздырылган чаңгы буенча ачык өлкә ярышла­рында илебезнең төрле төбәк­ләреннән килгән спортчылар катнашты. Безнең Денис авылыннан бу бәйгегә төрле яшьтәге 12 кеше барган иде. Шулар арасыннан Гөлнур апа Хәсәншина — алтын, ә Рамилә Юнысова көмеш медаль алуга ирештеләр.

Районыбыз администрациясе башлыгы Анатолий Васильевич Кириллов әйтүенчә: “Спорт ярышларында иң зур җиңү — ул үзеңнең ялкаулыгыңны, куркуыңны җиңү, үзеңнең туып-үскән авылыңның данын күтәрү…” Бу бик дөрес сүзләр, минемчә.

Рөстәм НУРЕТДИНОВ.

«Бердәмлек»

РӘСЕМДӘ: чаңгы ярышларында җиңү яулаган спортчыларыбыз Рөстәм ГАЛӘҮТДИНОВ (сулдан уңга), Рамилә ЮНЫСОВА, Гөлнур ХӘСӘНШИНА, Җәүдәт ХӨСНУЛЛИН, Сәгыйть ХӘЛИЛОВ.

 

Просмотров: 2002

5 комментариев

  1. Бик актив кешелэргэ , зур рахмэт узегезгэ , молодцы .

  2. Молодцы , минем Рустамчик , Рэмилэ белэн чем не молодеж .Мин бик шат авыл кешесе йоклап , ялкауланып ятмый , так держать .

  3. аулдашлар молодцы…..

  4. Молодцы. А где молодеж.