Йолдыз егетен мәңгелеккә озаттык

загруженноеКазаннан кайгылы хәбәр килеп иреште: озакка сузылган каты авырудан соң, якташыбыз, Камышлы районының Йолдыз авылында (хәзер ул юк инде) туып-үскән, күрше Дәүләтколда укыган күренекле татар шагыйре Рөстәм Мингалим 1 июнь төнендә 77нче яшендә вафат булган. Ә икенче көнне Татарстанның халык шагыйрен, Габдулла Тукай бүләге иясен туганнары, якыннары, дуслары, язучылар, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре соңгы юлга озаттылар. Аның җәсаде Казанның Самосырово мөселман-татар зиратында җирләнде.

Без аның белән Дәүләткол авылы мәктәбендә берничә ел бергә укыган идек. Ул Зәйнәп апамның классташы иде, ә мин алардан өч сыйныфка түбәнрәк укыдым.

 

Соңрак Рөстәм Мингалим, шагыйрь буларак киң танылу алгач, без аның белән очрашып, күрешеп, хәл-әхвәл сорашып яши башладык. Самарада һәм Камышлыда аның 60 яшьлек юбилеен гөрләтеп үткәрүебез хәтердә нык уелып калган. Ә инде шагыйрьнең 70, 75 яшьлек юбилейларын, каты авырып китүе сәбәпле, аның үзеннән башка гына үткәрергә туры килде. Ә менә хәзер без мөхтәрәм якташыбызны бөтенләйгә югалттык.

Казанга, 75 яшьлеге кичәсенә баргач, Рөстәм Мингалим белән аның фатирында очрашуыбыз, аның моңсу гына елмаюы һаман истән чыкмый.

Инде түшәге өстендә генә күбрәк ятып торса да, ул тагын бер тапкыр туган ягына кайтып, барсын да яңадан күрергә хыяллана иде. Ничек Йолдыз белән Дәүләткол арасындагы Мөбин чокырында үскән төз каеннарын, тау астында челтерәп агып ятучы гади Кысады суын күрәсе килмәсен соң инде.

“Сок суы белән Кысады,

Камышлы сулар икән,

Яшьлегемнең канатлары

Әллә соң шулар микән?” — дип шагыйрь туган якларын сагынып юкка гына язмагандыр шул.

Аның рухы, иҗатка дәрте гаять зур һәм көчле иде. Ул түшәк өстендә каты авырып ятканда да, тирән хисләр упкынында кайнап, шигърияткә бай әсәрләр иҗат итүен дәвам итте. Рөстәм Мингалим үзенең “Көннәр якты” дигән шигырендә

Без, аккошлар кебек, бер китәрбез,

Аккошлары киткәч, күл тынар.

Шунда безне сагынучылар булыр,

Һәм без белмәгәннәр сагынырлар, — дип язган иде.

Менә Камышлының тагын бер аккошы Рөстәм Мингалиме мәңгелеккә китеп барды. Тик без, калучылар, аны һәрвакыт сагынып, аның шигырьләрен укып яшәрбез.

Хуш, якташыбыз, урының оҗмахта булсын!

Рәфгать Әһлиуллин,

“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1930

Комментирование запрещено