Безнең күңелләрдә мәңге сакланыр

к

Якташыбызның вафаты турындагы хәбәр март аенда килеп ирешкән иде һәм мин Нәсимә апа турында берәр мәкалә әзерләп бастырырга дигән уйны күңелемә салып куйган идем.

Нәсимә апа Әхмәтҗанова — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, укытучы, журналист, балалар тапшыруы редакторы иде. Миңа аның белән бары тик өч мәртәбә очрашу насыйп булды. Яраткан укытучым Фәридә апа Әхмәтҗанова-Хәсәншинаның бертуган апасы иде ул.

1928 елның гыйнвар аенда, Камышлы авылында беренче бала булып дөньяга килә Нәсимә. Мәктәптә яхшы укый. 1945 елда Камышлы педагогия училищесын тәмалый һәм ике ел укытучы булып эшли. Бик тә югары белемле буласы килә Нәсимәнең һәм шушы хыялын тормышка ашыру нисбәтендә Казанга юл тота. Казан дәүләт педагогика институтында укып диплом ала һәм язмыш аны гомерлеккә Казан белән бәйли.

Шәхсән мин үзем аның җитәкчелегендә, дөресен генә әйткәндә ул әзерләгән, алып барган “Өлкәннәргә балалар турында”, “Гүзәллек дөньясына сәяхәт”, “Музыканы ничек тыңларга һәм аңларга”, “Әдәплелек дәресләре” кебек тапшыруларны көтеп алып, яратып тыңлый идем.

“Нәсимә Сәлих кызы үз эшен яратып башкара иде. Юкса ул 40 елга якын шундый катлаулы эшне тартыпбара алмаган булыр иде. Нәсимәнең киң диапазонынкүреп, кайберәүләр аңа еш кына: “Ник син балалар белән чиләнәсең, нигә берәрҗитдирәк эшкә күчмисең,”-дип, гаҗәпләнәләр иде .

Әмма ул балаларга хезмәтитүне изге эш итеп санадыһәм гомере буе үз-үзенә тугры калды”, диеп яза аныңтурында язучы, шагыйрәРоза апа Хафизова үзенең“Мәрхәмәтле Нәсимә” мәкаләсендә. Әйе, радиода эшләве белән горурланган Нәсимә апа. Без моны аның“Туган йортым син, радио!”дигән мәкаләсеннән дә укыпяхшы аңлар идек.

“ …Мин радио кешесеидем, һаман да радионыңпатриоты булып калганмын. Шунысын да әйтергә кирәктер. Радио минем яшьтәшем дә бит әле. Чордашларымның да, минем дә үзебезне белә башлаган чактан ук юлдашыбыз булып язмышларыбызга кушылды. Аның безнең үсүебезгә ясаган йогынтысын бернинди үлчәмнәр белән дә бәяләп бетереп булмый. Беренче, икенче сыйныфта укып йөргән чаклар. Камышлыга инде радио килгән. Кайбер өйләрдә кара тәлинкәләр сөйләп тора. Урамнан узганда ачык тәрәзәләрдән Мәскәү яки Казан дикторларының тавышы ишетелә. Сүзләрен аңламасак та могҗизага юлыккандай туктап калабыз. Гаҗәпләнүнең чиге юк. Озакламый әтиебез үзебезнең өйгә дә радио керттерде. Тәлинкәнең эченә кереп китәрдәй булып тыңлыйбыз. Кешесе кая сыя икән дип аптырыйбыз. Авыл үзәгендәге мәйданда да биек багана башында радио сөйләп тора, авыл өстенә таралган моңнарны тыңлау өчен кешеләр махсус туктала торган иде.

Сугыш вакытында исә һәр иртәдә совет информбюросының фронт яңалыклары килеп ирешә. Радио сугыш кырын тыл белән тоташтырган кебек була иде…Татар иленең башкаласы Казаннан яңгыраган моңлы җырлар, туган телебез аһәңнәре безне, Самара өлкәсендә яшәгән үсмерләрне хыял да колачлап бетерә алмаслык гүзәл дөньяга алып китә, татар иленең бай табигате белән очраштыра, татар халкының күп серләр саклаган тарихи язмышы турында сөйли. Бу чакларда әле Татарстанны радиотапшырулары аша гына күзаллыйм. Ә язмыш миңа моңарчы хыялымда гына яшәгән татар иле, татар дөньясы белән чынбарлыкта очрашу бәхетен бүләк итте. Алда мине радиода озак елларга сузылачак, зур фидакарьлек сорый торган хезмәт көткән…”

Нәсимә апа Әхмәтҗанова — безнең авылдашыбыз, танылган шәхес һәм без аның белән горурланабыз. Аныңякты образы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Рәисә Төхбәтшина.

Фоторәсем гаилә архивыннан алынды.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1483

Комментирование запрещено