
«Юк инде, нинди элэксен ди? Егетләр арасында сугыш булганмы-юкмы, анысын белмим. Үзем турында әллә ниләр ишетеп кайтам. Күптән түгел генә Алексеевск районы Шынталы авылында да Сабан туенда булдым. Авырдым, тавышым беткән иде. Әмма ышандыргач, программаны өзмәдем, шул килеш алып бардым. Соңыннан берничә көн үткәч, бер танышым: Шынтанлыга махмырдан килгәнсең икән. Тавышларың беткән, йөзең качкан булган, дип сөйлиләр», — ди. Мин дә бит кеше, чир сорап тормый. Ә болай эчмим дә, тартмыйм да. Моны якыннарым яхшы белә. Сугышып та йөрмим, малай чаклар узды бит. Кеше сөйли инде ул. Барысы да көлеп кенә карыйм», дип белдергән Фирдүс «Ирек мәйданы» газетасына.
Просмотров: 1576