«Әссәламүгаләйкем, дин кардәшләрем! Дин әһелләренә берничә соравым бар иде.
1.Кәфенгә гаһеднамә яисә җавапнамә догасын куярга ярыймы? Бу догаларны кулдан языргамы әллә компьютерда басылганны куяргамы?
2. Намаз укыган хатын-кыз урамда баш киемен кимичә, чәчләрен күрсәтеп йөрсә, укыган намазлары һәм башка кылган гыйбадәтләре бозылмыймы?
3. Кайсыбер кеше рус яки мөселман булмаган башка милләттәге тормыш иптәшенең фамилиясен алмый һәм балага да үзенекен бирә. Ә үзе иренең хөрмәтендә бергәләп гомер итә. Бу эш дөрес буламы?
4. Гомер буена урыс кешесе белән яшәдем. Аның фамилиясен алдым, улыма да бирдем. Башка диндәге кешегә кияүгә чыксам да, үземнекен тотарга тырыштым. Никахыбыз да булды. Шулай да күңелемдә тынычлык юк. Зур ялгышлык эшләмәдемме икән?
Җавап биргән гыйлем ияләренә дөнья-ахирәттә Аллаһы Тәгаләдән рәхмәтләр булсын.
Газизә апагыз.
Самара шәһәре”.
1. Мәетнең күкрәгенә гаһеднамә яисә җавапнамә догасын кую турында Коръәндә һәм сөннәттә бер сүз дә әйтелми. Андый гадәт кайбер мөселманнарда соңыннан таралган. Моның мәгънәсе шулдыр: имеш, фәрештәләр кабер сорауларын биргәндә, мәрхүмгә ошбу җавапнамәгә карарга мөмкинлек булыр. Шуңа да туганнары үлгәннәрнең җавап биргән вакытта хәлен җиңеләйтергә теләп, мәетнең күкрәгенә шушы гаһеднамә догасын куялар.
Хәер, әгәр бәндәнең исән чакта дине-иманы булмаса һәм ул Раббысын һәм Пәйгамбәрен танымаса, изге гамәлләр кылмаса, бу җавапнамәләрнең һичбер файдасы юктыр. Ә инде исән чакта кирәкле шартларны үтәгән булса, җавапнамәгә дә ихтыяҗы юктыр. Димәк ки, шундый нәтиҗә ясый алабыз: җавапнамәне кәфенгә куйсаң, моның файдасы булмас. Аның компьютерда басылганы яисә кулдан язылганы арасында да һичбер аерма юк. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: бервакыт үлекнең тәне чери башлар һәм Коръән аятьләре язылган кәгазьнең шул тән белән бергә черүе – гөнаһтыр.
2. Намаз шартларының берсе – ситрүл-гаүрәт яки гаурәт җирләрне каплау. Чәчләр дә гәүрәткә керә, шуңа хатын-кыз намаз кылганда башын капламаса, аның намазы дөрес саналмый. Гайшә (р.г.)дән риваять ителгән: “Аллаһы Тәгалә балигъ яшенә җиткән хатынның намазын, ул баш киемсез булган очракта, кабул итмәс” (Тимирзи, Саләт, 160).
Әгәр хатын-кыз намаздан соң, ягъни урамда баш киемен салса, кылган намазы һәм башка гыйбадәтләре барыбер кабул һәм сахих (дөрес), әмма гаурәт җирен күрсәткән өчен гөнаһлы булыр. Моның дәлиле исә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шул сүзләре: “Ии, Әсма! Хатын-кыз балигъ яшенә җиткәч, аның беләзекләргә хәтле кулларыннан һәм йөзеннән башка әгъзаларының күренүе хәрәм” (Әбу Давуд, Либас, 31).
Башка бер хадис-шәрифтә Рәсүлулла (с.г.в.) кешенең гөнаһ эшләве нәтиҗәсендә саваплары югалганын белдерде. Димәк, гөнаһлар кылган гамәлләрнең савапларын киметә бара.
3-4. Әлеге сорауларның эчтәлеге охшаш булганга, аларга бер җавап бирергә булдым.
Беренчедән, мөселманнарда фамилия дигән нәрсә булмаган. Бер-берсеннән аерылыр өчен, кешеләргә ата-баба исеме (фәлән углы) яки бин, ибн (мәсәлән, Ризаэтдин бин Фахретдин, Ибн Сина), яки бер туган җир, кавем, оругка нисбәте (Руми, Мәрҗәни, Бухари һ.б.), яки матур бер кушаматы белән дәшкәннәр. Исламда фамилия куллануы мөселман дәүләтләрен колонияләштерү яки биредә Аурупа кануннарын кабул итү нәтиҗәсендә башланган.
Бүгенге көндә хатын-кызның иренең фамилиясен алуы – табигый хәл, чөнки ир кеше — гаилә башлыгы, хатын аңа кияүгә чыга һәм ире аны кабул итә. Шулай ук кияүнең мөселман булуы шарттыр. Әгәр кияү кеше башка дингә мәнсүп икән яки атеист булса, нинди милләттән булуына карамастан, андый кеше белән никах саналмый. Моның дәлиле Коръән-Кәримдәге җөмләдә: “…мөселман хатын-кызлары аларга (мөселман булмаган ир-атларга) хәләл түгел һәм алар (мөселман булмаган ир-атлар) мөслимә хатын-кызларга хәләл түгелдер” (Мумтәханә, 10 аять).
Димәк, шул аятьтән аңлашыла ки, мөселман булмаган бер ир белән яшәү хәрәм һәм зур гөнаһтыр. Ислам динен кабул итсә, нинди милләттән булуына карамастан, кызның ризалыгы булган хәлдә, никахлары дөрес була һәм бергә яшәүдә һичбер гөнаһ та юктыр.
Сорауларга җавапларны Наил хәзрәт БИКТАЕВ бирде.
Просмотров: 2829
Я много людей знаю, которые потерялись , в этой религии. Теперь и сами туда зазывают, а вели совсем иную жизнь.
Религия была создана для того, чтобы свергнуть королей, это из истории известно. Самые богатые были это церкви, они буквальном смысле ставили королей на колени, а сами мутили свои темные делишки, люди несли туда деньги, зазывали народ, заплати десятину и бог тебя простит, набиралась армия, были войны. . За такие слова, меня могут обвинить в чем угодно. Ведь человек который идет против системы, это враг народа. Извините высказал все, что думаю о религии!
Да теряешь 70% процентов по началу, даже родственники среди них. Многие пытаються отговорить, (хотя на пути к исламу так хочется поддержки).Но ничего сабр нужен в эти моменты.
Бесит. Мои друзья узнав что ты ушла в религию и собираюсь жить по шариату, пугаются и говорят так как будто я отдалюсь от них и вообще перестану с ними общаться…