
Камышлы районының социаль үзәгендә бүлек мөдире булып эшләүче Җәмилә Мингалимова һәм аңа беркетелгән Хәкимә апа Әбугалиева.
Аллага шөкер, быелгы җәй бигрәк матур килде. Урманнарда печән, җиләк, мәтрүшкә, дисеңме! Урман эченә яшеренеп утырган кечкенә генә Дәүләткол авылында да бу көннәрдә башларына яулык бәйләп, кулларына чиләк тотып, көтүдән торып, барысы да урманга юнәлә. И-и-и, андагы җиләкнең күплеге! Аллы-гөлле чәчкәләр арасында тәлгәш-тәлгәш булып, кызарып пешкән җиләкләр алдыңда ята. Иренмә генә, җый!
Мин дә бирегә җиләккә килдем. Бер җиләкле аланны табып утырган идем, янымда гына ике хатын-кыз да чүгәләде. Шуларның берсе — Камышлы районының социаль үзәгендә бүлек мөдире булып эшләүче Җәмилә Мингалимова булып чыкты. Ул Дәүләтколга үзенә беркетелгән Хәкимә апа Әбугалиеваның хәлен белергә килгән. Ә әбинең җәен урманга барып җиләк исе иснәп кайтмаса, күңеле булмый икән. Шуңа икәүләп урманга чыгып киткәннәр дә инде.
Исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашканнан соң, сүз быелгы җәйнең матурлыгына күчте:
- Җиләк бигрәк уңган, җыеп бетерерлек түгел. Без инде төрле кайнатмалар да, сок та, каклар да ясадык. Хәзер инде туңдыргычта туңдырырга куябыз, - диештеләр алар.
Җиләк җыйганда хатыннар ни генә сөйләшми. Без дә Хәкимә апа янынарак килеп утырдык та үткән гомере турында сөйләвен үтендек. Ул җиләк чүпли-чүпли сугыш елларында күргәннәрен, ачлык-ялангачлык вакытларын, авыр эшләрдә эшләгәннәрен исенә төшереп үтте. Хәзер инде нәрсә сөйләп торырга!? Пенсиясенең кечкенә булуы турындамы? Сүзгә Җәмилә дә кушыла:
- Шушындый авыр тормышта яшәгән карчыкларыбызның пенсиясен кара инде син, карлыгач томшыгына сыяр, билләһи! Ләкин авыр тормыш юлларын үткән авыл хатыннары моңа әллә ни аптырамый. Әнә, Хәкимә апаны гына ал. Кыш буе йоннан аллы-гөлле чәчәкләр бәйләп, идән паласлары ясый, утыргыч япмалары бәйли. Ә инде аш-суга осталыгы турында әйтеп тә торасы юк. Татар хатыннары картайганчы чиста-пөхтә, кулыннан килгәннең барысын да эшли, олыгайдым инде, башкалар эшләсеннәр, дип караватка менеп ятмый.
Җәмилә үзе дә бит тормышны нинди матур итеп алып бара! Карамагындагы әбиләре дә аңардан канәгать, гаиләсе дә тәртиптә, йорт-җирләре дә чиста-пөхтә. Әле бөтен җәмәгать эшләрендә, спорт ярышларында да катнашып, призлы урыннар да яулап килә.
- Бакчадагы кура җиләге, карлыган, чияләрне җыеп бетергәч, урманга шомырт, миләш, балан җыярга да барабыз әле. Шушы хәтле табигать байлыкларының рәхәтен күреп, шөкер итеп яшәмәсәң, Ходай кичермәс, — диешеп калдылар җиләк җыючылар. Ә мин йөрәккә җиңеллек бирүче урман шавы, баш әйләндерерлек хуш исләр исни-исни алга атладым. Тагын нинди очрашулар көтә мине бу урманда? Нинди сөйләшүләр?
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1987
Безнен авылыбыз бик тэ матур кырлары кин чишмэ сулары бик тэмле !!!!!
бигерэк матур утыралар жилэклэредэ тэмле