«Айлы манаралы Ярмәгем!»
Сагынам Яңа Ярмәгемне
Кайда гына барсам да.
Айлы манарасын сузып
Дәшә мине кайтканда.
Яратам мин сине, авылым -
Кадерлеләрдән-кадерлем.
Гүзәл чәчәк сыман балачаклар
Үтте синдә, Яңа Ярмәгем!
Үлән ашау, ачлы-туклы яшәү
Туры килде сугыш чорына.
Күпме җан озаттың, авылкаем,
Кан коярга сугыш кырына.
Авырлыклар чиксез булды
Шул еларда синең халкыңа.
Яу кырында күпләр калды
Җанын биреп җиңү хакына.
Күпме еллар үтте, сулар акты,
Тыныч тормыш бүген авылда.
Мәчетебез менә басып тора
Халык көтеп үзе янына.
Әйе, мәчет эшләп килә,
Тик рәнҗидер сыман яшьләргә.
Нурын сибеп, тартып торса да ул,
Ашыкмыйлар монда килергә.
Аз булса да, чын күңелдән
Йөри анда картлар гына,
Бар куәткә тырышалар
Гореф-гадәтләрне сакларга.
Хөрмәт итәм әби-бабайларны
Түзгән өчен авыр чакларда.
Дәвам иткән өчен милли йолаларны,
Тырышканга динне сакларга.
Иңсен иде иман күңелләргә
Кешеләрнең яше-картына.
Моңлы-матур азан тавышлары
Чакырганда мәчет каршына.
Хәмит ХӨСӘЕНОВ,
Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы имамы.
Просмотров: 1246