Денислеләр алдынгылар арасында

Бу көнне спорт сөючеләр бәйрәм уңаеннан Шенталы районы үзәгендә урнашкан стадионга җыелыштылар. Районның төрле авылларыннан килгән делегацияләр арасында безнең Денис авылыныкы иң саллысы булгандыр, мөгаен.

Денис авылында да универсаль спорт мәйданы төзелә. Авылыбызда спорт белән шөгыльләнүчеләрнең саны елдан-ел арта бара. Быелгы физкультурачылар бәйрәмендә дә безнекеләр яхшы уңышларга ирештеләр. Төрле дистанцияләргә йөгерүдә укучыларыбыз Ландыш Минхәерова, Марсель Газизов, Ләйсән Нуретдинова, Рафаэль Гайнетдинов, Равил Шәкүров бары беренче, икенче, өченче урыннарны яуладылар. Гүзәл Идиятуллина өстәл теннисында өченче урынга чыкты.

Өлкәннәр арасында армрестлингта Алмас Нуретдинов – беренче, Шәүкәт абый Хөснуллин — икенче, Җәүдәт абый Хөснуллин өченче урынны алдылар. Хатын-кызлардан бу ярышта Наилә Идиятуллина һәм Сәгыйдә Минһаҗева шулай ук яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Рөстәм НУРЕТДИНОВ,

Шенталы районы,

Денис мәктәбенең физкультура укытучысы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1391

Комментирование запрещено