Качакларга – фатир, ә безгә?..

Качакларга фатирларны шушы йорттан биргәннәр.

Качакларга фатирларны шушы йорттан биргәннәр.

Украина табиблары Мамадышта фатирлы һәм эшле булды. Качак-табибларны эшкә алуның больница өчен файдасы зур булган, диләр, чөнки районда инде ничә еллар рәттән табибларга кытлык. Проблеманың чишелеше озаккамы икән? Украина табибларының берсе дә, Татарстанда яшәргә калабыз, дип өздереп әйтми…

«Гомер буе монда яшәп, монда эшләп тә, качаклар күргән кадер-хөрмәтне күргәнебез булмады, аларга бушлай торак, бушлай ашату, барысы бушлай. Кем акчасына бушлай соң ул? Әнә шул без бил бөккән акчага бит… …Качакларның күпчелеген конкурссыз гына югары уку йортларына алдылар. Димәк, безнең укучыларның күбесе укырга керә алмады дигән сүз.»

БЕЗДӘ КАЧАКЛАРНЫ НАЧАР КАРШЫЛЫЙЛАРМЫ?

Республиканың кайбер мәгълүмат чараларында, Татарстанда качакларга җитәрлек игътибар күрсәтелми, дигәнрәк язмалар күренә башлады. Күптән түгел башкалага Луганскидан үз җае белән кайткан Виктория Эсауленко Татарстан түрәләрен дер селкетте. Ул зарлы хат язып, Путинга җибәрәчәге турында янады. Янәсе, безнең түрәләр битараф һәм оятсыз икән. Бу ханымга нәрсә ошамаган соң?

Үз җае белән кайткан качакны, билгеле, вокзалда беркем дә каршы алмаган. Моңа аптырарга да кирәк түгелдер – МЧС эвакуацияләгән кешеләрнең киләчәк көне, сәгате алдан билгеле була, шуңа күрә дә күпләп кайткан качакларны шәһәр җитәкчелеге үзе каршы ала. Ә берән-сәрән кайтканнарны каян гына белеп бетерсен икән соң алар? Ике кеше кайтса да, бер кеше кайтса да, вокзалга торып чапсынмы? Эсауленкога үзен каршы алмаулары гына түгел, миграция идарәсендәге су буе чират та, тиз генә фатир бирмәүләре дә ошамаган. Бу уңайдан ул мэриядәге бер түрәне, Путинга зарланып хат язам, дип кисәткән. Янәсе, Татарстанда качакларга мөнәсәбәт начар. Шуннан соң ханымны башкала кунакханәләренең берсенә урнаштырганнар. Кунак булсаң, тыйнак бул, дигән әйтем бар. Сине сыендырган республиканың җитәкчеләре өстеннән әләкләп йөрү кирәкме икән?

Башкала халкы белән качаклар темасына юри генә сөйләшеп карагыз әле.

– Гомер буе монда яшәп, монда эшләп тә, качаклар күргән кадер-хөрмәтне күргәнебез булмады, аларга бушлай торак, бушлай ашату, барысы бушлай. Кем акчасына бушлай соң ул? Әнә шул без бил бөккән акчага бит, – дип зарланып алды бер танышым.

Хәер, җитәкчеләр үзләре дә качакларның бераз гына арттырып җибәрүен яшерми. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсендә эшләүче бер җитәкче, мәсәлән, Украинадан кайтканнар турында, килеп төшүгә үк: «Безгә биреләчәк фатирларның ачкычлары кайда?» – дип сорыйлар, дип сөйләгән иде. Алай гына да түгел, качаклар эш урыннарына һәм хезмәт хакларына да талымлы икән бит. Башкортстанның Яркәй районында яшәп, җитәкче урында эшләүче бер танышым, мәсәлән, качакларның: «60 мең сум түләмәсәгез, эшкә чыкмыйбыз. Безнең сугыштан качып килүебез турында онытмагыз. Без болай да авыр тормышта яшәгән», – дип, ультиматум куюы турында сөйләп таң калдырды.

– Донецкидан кайткан әлеге качакларның шулай фикер йөртүенә исем китте. Үземнең күп мәртәбә анда булганым бар иде, анда халык элек тә ярлы яшәде, хезмәт хаклары бәлки бәдрәф кәгазенә генә җиткән булгандыр. Ә хәзер килеп, шундый хезмәт хакы таләп итәләр… Әйтерсең лә үзләрендә гомер буе 60 мең алып эшләгәннәр, – дип сөйләгән иде ул.

Казандагы затлы саналган бер кунакханәгә күптән түгел генә качаклар кертеп тутырдылар. Аның җитәкчесе бу хәлне күз яшьләре түгеп кабул иткән, имеш. Качаклар акчалылар гына кунак була ала торган кунакханә номерларына этләре-мәчеләре белән кереп урнашкан.

Гомумән алганда, безнең республикада Украинадан күчеп килгәннәрне кыерсытмыйлар. Балаларны укыту өчен мәктәпләрдә алдан ук урыннар резервланды. Вокзаллардан каршы алдык, кунакханәләргә урнаштырдык, эш урыннары белән тәэмин иттек. Әмма шулай да канәгать булмаучылар җитәрлек. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин: «Качаклар өчен баштарак авырлыклар булыр инде, болай килеп чыгасын беркем дә белмәгән иде бит», – диде. Шуңа күрә Татарстанга күченеп килүче украиналылар бераз гына сабырлык күрсәтсә, яхшырак булыр иде. Аннары нәрсәнең нәрсә булуы чагыштырганда яхшы күренә бит. Татарстан түрәләрен хурлап, Мәскәү каршында республика исемен пычратыр алдыннан башка төбәкләрдә качакларга мөнәсәбәтнең нинди булуын искә алу кирәктер. Менә Карелияне генә алыйк. Анда украинлыларга эшне – дуңгыз фермасыннан, тору җирен шул ферма янында төзелгән бер сарайдан тәкъдим иткәннәр. Бу сиңа Казанның фәлән йолдызлы кунакханәсе түгел инде! Сүз уңаеннан, соңгы мәгълүматларга караганда, республикага күченгән украинлыларның саны 3 меңгә якынлашкан.

«БӨТЕН КЕШЕ СУГЫШ БЕТҮЕН КӨТӘ»

Шулай да качаклар арасында Татарстан җитәкчеләренә һәм халкына рәхмәтле булганнары да бар. Мамадыш районына июнь аенда ук Луганск өлкәсеннән алты табиб гаиләсе күчеп килгән. Араларында реаниматолог, терапевт, офтальмолог, отоларинголог, акушер-гинеколог, педиатр бар. Аларны интернет аша район больницасы җитәкчелеге эзләп тапкан һәм эш урыннары тәкъдим иткән. Күптән түгел, рәсми рәвештә, яңа йортлардан фатир ачкычлары да тапшырганнар. Качаклар турында моңа кадәр әдәби әсәрләрдән генә укыганым бар иде. Кайчан да булса андыйлар белән күзгә-күз очрашып сөйләшермен дип кем уйлаган бит. Ватаннарында сугыш барса да, тормыш дәвам итә. Бу кешеләрнең сәламәт балалар үстерәсе, кешечә яшисе килгән. Шуңа күрә дә шәһәрләре өстенә төшкән снарядлар тавышы астында алар ватаннарын ташлап качарга мәҗбүр булган.

– Без барыбыз да Украинаның көнчыгышыннан. Анда яшәү мөмкин түгел. Әлегә вакытлыча монда яшәп торачакбыз, ә аннары ничек килеп чыгар инде… – ди Павел Бондаренко.

Павел – офтальмолог, ягъни күз врачы. Украина белән Татарстанда офтальмология бер дәрәҗәдә алга киткән дип саный. Әмма аның сүзләренчә, Татарстанда больницалар яхшырак җиһазланган. «Украина районнарындагы больницаларны барып күрсәгез, аерманың җир белән күк арасы төсле булуын аңлар идегез», – ди ул. Качаклар Татарстанда озаграк яшәгән саен, Украина турында азрак уйлыйсыбыз килә, ди. Әмма уйламый мөмкин түгел – ватаннарында аларның якын кешеләре калган.

– Бәхетебезгә, барыбызның да якыннары әлегә исән-сау. Әмма алар белән элемтә вакыт узган саен югала бара, чөнки Украинада ут юк. Алар безгә төрле номерлардан, без исән, дип смс хәбәр генә җибәрә – башкасына өмет итеп тә булмый. Соңгы тапкыр өч атна элек сөйләшкән идек. Барыбыз да сугыш тәмамланганны көтә.

– Сез яшәр өчен киләчәктә үз ватаныгызга кайтачаксызмы?

– Әлегә барыбыз да аңлатып булмый торган халәттә яши. Киләчәк һәм үткәнебез турында бөтенләй уйламаска тырышабыз. Безне биредә бик яхшы каршыладылар. Әлегә безгә монда рәхәт. Алга таба нәрсә булыр – монысын беркем белми.

Сүзгә анестезиолог-реаниматолог Павел Гнеушев та кушылды

– Сез туган илегезгә кабат кайтачаксызмы, дип сорыйсыз. Белмим дә инде. Безнең өчен эшләнгән моның кадәр яхшылыклардан соң кайтып китеп булырмы? Бәлки, без кемнәргәдер комачаулыйбыздыр да. Монда без кайттык һәм шундук фатирлы да булдык. Әмма безнең очракта ситуация катлаулы. Без үз теләгебез белән кайтмадык – качып киттек.

Качаклар сүзенә караганда, Мамадыш халкы аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтә – кемдер йорт җиһазлары, кемдер азык-төлек китерә икән.

– Әле татарчаны аңлый башламадыгызмы соң?

– Аңлыйбыз. Әйе, юк, кил монда, исәнмесез, рәхмәт дип әйтә беләбез. Кызыбыз балалар бакчасыннан татарча җыр да өйрәнеп кайтты. Шуны өйдә җырлап йөри, – дип көлде терапевт Ирина Чернышева.

Украина турында искә аласыбыз килми, дисәләр дә, качак табибларның теленнән ул исем төшеп тормый. Үзара сөйләшкәндә дә телләрендә бары тик Украина гына.

МАМАДЫШТА ФАТИР БИРГӘННӘР

Мамадыш районы больницасы баш табибы урынбасары Илдус Демиев сүзләренчә, качакларны интернет аша эзләп тапканнар.

– Районда табибларга кытлык зур. Штатта 98 табиб эшләргә тиеш. Моннан бер ай элек кенә бездә аларның саны 70 иде. Украинадан табиблар кайтты, аннары үзебезнең районнан китеп, Казан медицина университетын тәмамлаучы яшь белгечләр эшкә урнашты, шулай итеп, бу сан 79га җитте. Украина табиблары бездә кадрлар җитешмәү проблемасын өлешчә хәл итте. Безнең бу алымыбыз Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан да хуплау тапты, – дип аңлатты ул.

Район больницасында качакларны сөенеп кабул иткәннәр. Баштарак кешеләрнең фатирларын арендалап, аларны шунда урнаштырганнар. Ә менә 16нчы август көнне сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин белән берлектә, яңа гына төзелеп беткән йорттан ике бүлмәле фатирлар бүлеп биргәннәр. Әлегә алар арендага бирелгән, әмма шунысы бар – аренда түләүләрен больница үзе каплый. Бер фатир өчен түләү бәясен Дәүләт торак фонды 2500 сум дип билгеләгән.

– Сездә табиблар күпме хезмәт хакы алып эшли соң? Качакларга рәсми рәвештә хезмәт хакы билгеләндеме әле?

– 33 меңнәр тирәсе. Әмма аларның белгечлек буенча сертификатлары расланмаган, кабат имтихан тапшырасылары булачак. Шуңа күрә әлегә рәсми рәвештә эшкә ала һәм рәсми хезмәт хакы билгели алмадык. Әлегә больница күрсәткән түләүле өстәмә хезмәтләрдән кергән акчалардан аларга хезмәт хаклары түләп торабыз.

Украинадан качып килгәннәрнең һәрберсенә Мамадыш хакимияте 30ар мең сум бүлеп биргән. Шуңа өстәп, республикадан да күпмедер матди ярдәм бүленеп бирелгән, диделәр.

«Район тарафыннан качакларга тагын нинди дә булса ярдәм бармы?» дигән соравым баш табиб урынбасарын сискәндереп җибәрде. «Теләсәләр, бушлай төшке аш оештыра алабыз!» – диде ул, куркып кына. Бу соравымның Мамадыш җитәкчеләрен тәнкыйтьләп бирелмәгән булуын, ә киресенчә, кызыксынып кына соравым турында аңлатырга мәҗбүр булдым. Ни өчендер, җитәкчеләр качаклар темасына сөйләшкәндә сагаеп кала. Артык сүз ычкындырудан да курка. Күрәсең, мин югарыда язган мисалдагыча, үзләре өстеннән Путинга зарлана күрмәсеннәр дип уйлыйлар, ахры. Шуңа күрә алар украиналыларга барысын да, барысын да бушлай итәргә әзер. Зарланмасыннар гына! Сүз уңаеннан, качакларның фатирлары өчен кайчанга кадәр акча түләп торасыз дигән сорауга, баш табиб урынбасары «до неопределенного времени» дип җавап бирде.

– Үз районыгыздан китеп, эшкә кайткан яшь белгечләргә дә бушлай фатирлар каралганмы соң?

– Безнең белгечләр торакка мохтаҗ түгел. 4 ел элек кенә күбесенә фатирлар бирелде.

– Шулай ук яңа йортлардан бирдегезме?

– Юк, 30 ел элек төзелгән ике катлы балалар тудыру йортын реконструкцияләдек һәм аны өч катлы торак йорт ясадык. Фатирлар шуннан бирелде.

Илдус Демиев сүзләренчә, табибларның әлегә берсе дә качак статусы алмаган, шуңа күрә дөньялар тынычлангач, аларның үз ватаннарына кире кайтып китүе бар.

КАЧАКЛАР КҮЧЕНҮ НӘРСӘГӘ КИТЕРЕР?

Мамадыш районына барлыгы 70тән артык Украина вәкиле килеп төпләнгән. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова сүзләренчә, алга таба бу сан тагын да күбәергә мөмкин.

– Качаклар, беренче чиратта, торак белән ярдәм итүне сорый. Аларга ярдәм итәбез. Эш тә табабыз, тик алар шахтерлар, юл төзүчеләр, шуңа күрә белгечлекләренә туры килердәй эш табып бирү мөмкин түгел. Әмма башка өлкәләрне тәкъдим итәбез. Мамадышта гына түгел, авылларыбызда да эш урыннары җитәрлек – агрофирмалар бар бит. Тик берсенең дә авыл җирлегенә кайтып эшлисе килми шул. Украинадан табиблар кайтуга без шат. Тәҗрибәле яңа белгечләр эшкә килә икән, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты да яхшыра бит, – дип шәрехләде ул әлеге уңайдан.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гөлназ Бәдретдин исә качакларны бушлай торак белән тәэмин итүләре белән бик килешеп бетмәвен белдерде.

90нчы елларда Чечняда сугыш башлангач, Гребенская исемле бер татар авылыннан татарлар безнең республикага мөрәҗәгать итеп, шәһәрдән дә түгел, авыл җирлегеннән җир сорады. Без шунда күченеп кайтыр идек, диделәр. Әмма аларга монда җир дә бирмәделәр. Алар Сарытау губернаторына хат язды, хәзер шунда яшәп яталар. Шушындый ук сугышлар барган вакытта үзебезнең татарларга урын табылмаган иде, ә менә Украинадан килгәннәргә урын таптылар, – диде ул әлеге уңайдан. – Менә табибларга бушлай фатирлар биргәннәр, дисез. Стәрлетамакта да качакларга 5 елга бушка фатирлар биргәннәр. Шушы илдә туып-үстем, җәмәгать эше белән шөгыльләнәм, республикага күпмедер файда китерәм. Ләкин шуңа да карамастан, хәзерге вакытта ипотека түләп торам. Юри генә санап чыгардым – биш ел буена ипотека түләп торып, минем 700 мең сумнан артык акчам чыгачак. Миңа берсе дә биреп тормый бит ул акчаны. Нишләп аларга бушка, ә безгә түләүле? Качакларга ярдәм итәргә кирәкми димим, ярдәм итсеннәр, ләкин үзебезнекеләр хисабына түгел. Татарлар әлегә түзә, чөнки без чыдам, түзем халык. Качакларның күпчелеген конкурссыз гына югары уку йортларына алдылар. Димәк, безнең укучыларның күбесе укырга керә алмады дигән сүз. Мин күп качаклар белән сөйләшеп карадым. Аларның Украинада фатирлары, йортлары бар, һәм үзләрендә хәл җайлангач, аларның күбесе ватанына кайтып китәчәк. Бу – «бомба замедленного действия». Кешенең үпкәсе җыелачак-җыелачак та, кайчан да булса, шартлаячак.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Мамадыш – Казан.

«Безнең гәҗит».

 

Просмотров: 1739

Один комментарий

  1. Беженцев не надо баловать пособиями. Пусть едут в заброшенные деревни и поднимают хозяйство. А то, как-то не удобно, что пособие беженца больше, чем пенсии наших родителей!