Хуш, сау бул, матур, кояшлы ил – Италия!

Италия4Хәзерге заманда рәхәт инде ул. Теләсә кайсы илгә китеп, туйганчы сәяхәт кылып, аның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары, анда яшәгән кешеләр белән якыннанрак танышып, аралашып яшәү яисә хезмәт хакы эшләп кайту мөмкинлеге бар. Бер көнне эш турысы белән интернет челтәре битләрендә “актарынып“ утырганда игътибарымны: “Хуш, сау бул, матур, кояшлы ил – Италия! Мин сиңа барыбер әйләнеп кайтачакмын! Көт мине!..” дип язылган сүзләргә тап булдым. Бәй! Бу бит безнең Денис авылы кызы Лилия Әсхәт кызы Хисмәтуллина икән ич!

Шулай итеп, бик озак та үтмәде, районга барырга йомышым килеп чыкты. Бер учреждениегә кереп, чират җиткәнен көтеп, басып торам. Ни күрим, елмаеп, каршыма Лилия үзе килә! Без берничә ел күрешмәгән авылдашым белән кочаклашып күрештек, рәхәтләнеп сөйләштек.
Мин хәзерге язмамда Лилия Әсхәт кызының үз авызыннан чыккан сүзләрне бәян итәргә булдым.
Лилия Шенталы районындагы Денис авылында туып-үсә. Гаиләдә беренче бала буларак, ул әти-әнисе өчен кыз да, малай да ролен үти. Авыл кызларына хас сыйфатлар: ул әти-әнисе колхозда эшләгәндә йорт хуҗалыгындагы сыерны да сава, кечкенә сеңелесе белән энесенең киемнәрен дә ялт иттереп юып куя. Әнкәсе белән кырга утауга да йөри. Авыл тормышы барына да өйрәтә яшь кызны. Әгәр дә кибеткә-фәләнгә барырга йомыш чыкса, Лилия тиз генә йорттагы мотоциклны кабызып, шуңа утыра да, бөтен кирәк-яракны әнкәсенә алып кайтып бирә. Күп инде аның һөнәрләре. Алар турында сөйләп бетереп тә булмас иде.

Италия2

Менә шулай итеп, гади авыл кызы, урта мәктәпне тәмамлап, шәһәргә китеп, һөнәр үзләштерә. Бик яшьли тормышка чыгып, ике улы Руслан белән Маратны тудыра. Ләкин аңа улларын берүзенә генә тәрбияләргә туры килә. Ә ул югалып калмый, аңа бу вакытта үзенең тапкырлыгы, уйлаган хыялларын, эшлисе килгән эшләрен тормышка ашырыр өчен булган үҗәтлеге ярдәмгә килә. Билгеле, әти-әнисенең яңа алты почмаклы өй салып бирүләре дә алар тарафыннан кечкенә сабыйлары белән Лилиягә зур ярдәм була. Авылда яшәр өчен йортың, җир кишәрлегең булу әйбәт булса да, эшләп акча табарга, балаларны тәрбияләргә дә кирәк бит әле. Лилия ханым (ул вакытта колхозлар таркалмаган була әле) фермага бухгалтер булып эшкә килә. Монда байтак еллар хезмәт иткәч, авыл хуҗалыгы таркалып куя. Ул шуннан соң почтага оператор булып эшкә кабул ителә. Ә буш вакытларында аңа бер уй тынгылык бирми. Берничә еллардан бирле, Лилиянең чит илгә китеп, акча эшләп кайтасы килә. Ә нигә әле бәхетне сынап карамаска?! Нигә ул башка кешеләрдән ким булып, мәхрүм булып яшәргә тиеш, ди соң әле?! Гади авыл хатын-кызы булгангамы? Юк! Андый җебегән кеше түгел лә ул! Үз алдына куйган максатларын тормышка ашырырга өйрәнгән ханым Италияне сайлый.
Бик озак та үтми, Россия мәмләкәтеннән киткән самолёт Лилияне Италия җиренә китереп җиткерә. Аны биредә үзенең тарихи һәйкәл буларак зур, матур, мәһабәт төзелешләре белән җәйрәп яткан диңгезле, сокландыргыч биек кыялары, тау түбәләрендә шаулап үсеп утыручы урманнары, кояшлы, җылы, ымсындырып үзенә тартып торучы бай табигате, күпкырлы мәдәниятле, сәгнать сөюче халкы белән каршы ала. Юлаучыларны кирәк җиргә илтеп куярга ашыкынып торучы таксист егет Лилияне алдан килешенгән фатирына илтеп куя. Озак та үтми, Лилия хыным биредәге рестораннарның берсендә пешекче булып эшкә урнаша.

Италия3

– Беркайчан да чит илдә яшәмәгән килеш, анда китәргә курыкмадыңмы соң? – дигән сорауны биргәч, Лилия ханым:
– Юк! Чөнки мин үз-үземә нык ышанам. Югалып калырмын, дип уйламадым.
– Бу адымга кайчан килдең?
– Фермада эшләгән чагымда ук тәвәкәлләргә уйлаган идем. Җаем гына булмады. Аннан соң инглиз телен өйрәнергә тырыштым.
– Өч елдан артык чит илдә яшәгәндә күбрәк кемне сагындың?
– Әти-әниемне, балаларымны сагындым. Көн саен телефоннан сөйләшеп торсак та, газиз әнкәемне күрәсем, сөйләшәсем килде. Чит җирләрдә яшәгәндә бала (өлкән яшьтә булсаң да, аның өчен һәрчак бала булып каласың ич) өчен әниемнең газиз икәнлеген, аңардан да якын кешенең булмаганлыгына ныграк инандым. Минемчә “Балан” дип аталган җыр үзеннән-үзе тумагандыр дип уйлыйм.
“Баланны өзәләр бит,
Җепләргә тезәләр бит.
Ятып елар чаклар була
Үзәкне өзәләр бит.
Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
“Авыр чаклар бик күп була -
Түзәргә кирәк, балам…”
Чит илдә торганда мин әнкәемнең җир фәрештәсе, минем өчен утка да, суга да ташланырга әзер, җир йөзендә аның булуы чиксез зур бәхет икәнлегенә кабат төшендем.
Бигрәк тә кояш баеп, җир йөзенә моңсулык иңгәч, туган җиремнең еракта калганлыгын, беренче тәпи басып атлап киткән туфрагымның, нигеземнең минем өчен бик тә якын икәнлеген тагын да аңладым.
– Барысын да ташлап, кире кайту мөмкинлеге бар идеме соң?
– Андый адымга баручылар булгалады. Минем нык ихтыяр көчем андый адым ясаудан саклап калды, дисәм, ялгыш булмас.
– Чит җирләргә барып төшкәч, нинди хисләр кичердең?
– Мин илемнән киткәндә яңгыр явып торган көз ае иде. Италиядә мине якты, җылы, матур кояш каршы алды. Шул чагында мин артта калган җәйге көннәргә һәм, гомумән, үткән тормышыма кире әйләнеп кайткандай булдым.
– Италия халкы нинди?
– Алар шат күңелле, авырлыкны җиңелрәк, тынычрак үткәреп җибәрергә тырышалар, моңаеп, башларын салып йөрмиләр, оптимистик рухта яшиләр. Миңа үземә дә алардан күп нәрсәләрне өйрәнергә туры килде. Тагын шуны да өстәп әйтәсем килә: алар җәннәттәге төсле яшиләр. Чөнки анда кыш юк, җылы климат, диңгез һавасы. Эш бар, хезмәт хакы тиешенчә түләнә. Алар теләсә кая барып ял итәргә, рестораннарда күңел ачарга да булдыралар. Чөнки бар нәрсәнең бәясе кешечә яшәргә мөмкинлек бирә. Ә Россия кешеләре эчкерсез, саф хислерәк. Аннары бездәге халык матур, пөхтә итеп киенә.
– Италиянең табигате нинди? Гел җәй буламы?
– Юк. 21 декабрьдә кыш башланып, 21 мартка кадәре дәвам итә. Ул вакытта һава торышы плюс ун градус тәшкил итә. Шунысы начар - һава дымлы. Ә җәйләрен яңгыр яуса, әйтерсең лә җир йөзен болыты белән су каплый.
– Яратып ашаган ризыклары нәрсә?
– Макарон. Аны төрлечә пешерәләр. Иткә бик исләре китми. Рус салаты “Оливье”ны яраталар.
– Инглиз телен өйрәнүнең файдасы тидеме?
– Юк. Миңа тулысынча Италия телен өйрәнергә туры килде. Аллаһының рәхмәте булгандыр, дусларым арасында синьоралар Росанна, Джованна, Анна Марияләр һөнәрләре буенча укытучы булып чыктылар. Алар бик теләп, дөрес итеп мине үзләренчә сөйләшергә өйрәттеләр.
– Италиядә мохтаҗларга тиешле ярдәм күрсәтеләме соң?
– Әйе, анда да социаль үзәкләр эшләп тора. Аракы эчеп, исереп яткан кешене очратмадым. Ашаган ризык яхшы эшкәртелсен өчен, төш вакытында яхшы вино эчәләр. Бер шешә бер атнага да җитәргә мөмкин.
– Бәйрәмнәр үткәрәләрме һәм нинди?
– Италиялеләр бәйрәмнәрне бик яраталар. Мәсәлән, Яңа елны. Рождествоны, католикларча “Натали” көне дип үткәрәләр. Урам бәйрәмнәрен, маскалар киеп, карнавал төсле итеп билгеләп уздыралар. Ул көнне тәмлетомлы, бигрәк тә төче, әйберләр сатыла.
– Чит илдән килгән кешеләргә карашлары нинди, һәм алар янында үзеңне ничек тотарга?
– Алар кайдан килдең син, дип беркайчан да кимсетмиләр. Хөрмәт итәләр, кунакчыллар. Аннан соң син дә һәрчак үзең булып калырга тиешсең. Икейөзлелекне, куштанлыкны, ялагайлануны, гайбәт сөйләүне яратмыйлар. Кешеләрнең бер-беренә дус-тату мөнәсәбәттә, диннәрен, сәнгать-мәдәниятен ихтирам иткәнне ошаталар.
– Россиягә карата карашлары нинди?
– Әйбәт, безнең илебезне, аның халкын хөрмәт итәләр. Аннары шунысы бар: италиялеләрдә синең динең начар, минеке яхшы, дөрес дин, дип кимсетү юк. Алар: «Без төрле булсак та, төрле диндә, төрле телдә арлашсак та, Аллаһы Тәгалә барыбыз өчен дә бер», – дип әйтәләр.
– Лилия ханым, әйтегез әле: хәзерге вакытта чит илгә кияүгә чыгу очраклары күбәйгәннәнкүбәя бара. Син моны ярарлык гамәл, дип уйлыйсыңмы?
– Юк! Без барыбыз да бер үк күк гөмбәзе астында туып-үссәк тә, мин моның белән һич тә килешеп бетмим. Чөнки без барыбыз да төрле бит. Һәр ил кешесе үз табигатенә, мохитына, яшәешенә, диненә, мәдәниятенә карата тәрбия алган. Андый никахлар күбрәк таркалу ягында. Алар интеллектуаль яктан да башка. Дөрес, алар Россия хатын-кызларын бик яраталар. 

Италия

Менә шундый матур очрашу булып үтте Лилия ханым белән минем арада. Италиягә баруы бушка булмаган аның. Ул хатын-кыз затыннан булса да, өйләренә капиталь ремонт ясаган, яңкорма өстәгән. Озакламый тагын Италиягә китәргә җыена. Әгәр дә тормышы җайланып китсә, бераздан үз эшен ачып җибәрергә хыяллана. Мин сөйләшеп утырганда батыр, уңган, тырыш Лилия Әсхәт кызына сокланып утырдым. Әйе шул! Аллага шөкер! Бар әле татар хатын-кызлары арасында Лилия ханымдай ир йөрәкле, үрнәк итеп куярлык, гыйбрәт алырлык хатын-кызларыбыз!

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы, Шенталы районы.

«Самар татарлары» журналы.

Просмотров: 1421

Комментирование запрещено