Сайра, сайра сандугач…

1

Ислам Кәлимуллин әнисе Нәсимә ханым белән.

Авыл баласы озак урын-җир өстендә иркәләнеп ят­мый шул ул. Сөйләшенгәнчә, очрашу өчен мин Гали авылы сандугачы Ислам КӘЛИМУЛЛИН яшәгән йортны эзләп табып, капкалары төбенә барып җиткән генә идем, урамда инде мотоцикл гөрелтесе ишетелде.
- Апа, мин сезне бик озак көттермәдемме соң? — дип елмайды яшүсмер егет һәм без өйгә кереп сөйләшә дә башладык.

- Мин үзем Похвистнево районының Гали авылында туып үстем. Ике абыем — Марат белән Рөстәм бүген Мәскәүдә яшиләр. Беренчесе — нефтьче, икенчесе — банкир. Ә мин үзем сабый балачагымнан ук җырларга яратам, шунсыз тора алмыйм, шуңа да Казанга барып музыкаль белем алырга булдым да инде, — дип тезеп китте ул. — Казан миңа бик ошый. Хәзер инде аңардан башка яши дә алмам төсле. Чөнки минем тамырларым да шуннан икән бит. Мәгълүматларга караганда, әтиемнең бабасының бабасы Ибраһим мулла Казан кешесе булган. Тора-бара ул гаиләсе белән Гали авылына килеп төпләнгән. Хәзер дә биредә яшәгән нигезе билгеле. Әтием Шәүкәт — төзүче. Аңа алты урында яшәргә һәм һәрберсендә гаиләсенә үз куллары белән алты өй салырга туры килгән: Похвистневода, Венерада, Ногайда, Галидә… Миңа унөч яшь тулгач, без Татарстанның Актаныш шәһәренә күчеп киттек. Биредә мин “Сәләт” гимназиясендә “Талантлы балалар” бүлегендә белем алдым. Беренче сыйныфтан өченче сыйныфка кадәр Похвистневода укыган идем. Аннан соң  Гали авылы мәктәбендә өч ел татарча укыдым. Гаиләдә үзара гел үз телебездә генә аралаша идек. Әгәр русча бер сүз әйтсәк, әти: “Сез рус балаларымы әллә?” – дип орыша иде. Татарча яхшы ук сөйләшә идем инде, шулай да Актанышка күчкәч, татар теле грамматикасын ныгытып өйрәнергә туры килде. Соңгы ике елны Казанда укыдым.

Галидә дә, башка яшәгән җирләремдә дә дусларым күп. Җырлаудан тыш, спортны, аеруча, футболны яратам. Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Казанның театр училищесына укырга кердем. Аллага шөкер, минем гомерлек хыялым кабул булды! Минем шатлыгымны куәтләп, әти-әнием, абыемнар миңа мотоцикл бүләк иттеләр. Хәзер җәйге каникулда, буш вакытларымда Галидә дустым Раушан белән шуңарда җилдерәм.

Әти дә, әни дә җырларга яраталар. Әни шигырьләр дә язгалый. Алар гомерләре буе туйларда һәм башка мәҗ­лесләрдә җырлап йөргән­нәр. Ә төрле урыннарга күченеп йөрү­ләребез барсы минем аркада.

Галидә яшәгәндә, тугыз яшемдә бирегә Татарстанның танылган җыр­чысы Миңгол ага Галиев килгән иде. Ул җырлавымны ишетеп, миңа җыр дәресләре бирергә риза булды һәм шуннан соң мин бөтенләй башкача җырлый башладым.

Мәктәптә укыган елларда “Уйнагыз, гармуннар” (Тольятида), “Ак хисләр” (Әсәкәйдә), “Татар моңы”, “Җырлы-моң­лы балачак” (Казанда) фести­вальләрендә һәм башка җыр бәйгеләрендә катнашып, дипломант исемнәренә һәм бе­­ренче урыннарга лаек бул­дым. Гали авылы мәдрә­сә­сендә укып, дини гыйле­мемне үстердем, гарәп гра­фи­касын үзләштердем.
Сәх­­нәгә беренче чыгуларымда бик нык дулкынлана идем. Тик Адәм баласы барсына да күнә икән. Хәзер артык дулкынланмыйм инде. «Йөргән таш шомара», дигән гыйбарә дөрес икән.

Мин быел укырга кергән Казан театр училищесы бүле­гендә режиссёр, актёр, эстрада җырчысы һөнәрләрен үзләш­тереп була. Бу бүлеккә дүрт елга бер мәртәбә генә укучылар кабул ителә.

Керү имтиханнарын мин яхшы билгеләренә генә тапшырдым. Биредә җырчы һө­нәрен үзләштерүче, Камышлы районының Яңа Усман авылы егете Илгиз Хәсәншин белән дә таныштым. Шушы уку йортын тәмамлагач, әле Казан Дәүләт сәнгать университетына кереп, белемемне күтәрү исәбем дә бар. Әти белән әни Казанга яшәргә күчкәч, үзләренә җир сатып алдылар. Исәпләре — өр-яңа өй төзеп, теплицада яшелчә үстерү һәм сәүдә итү.

Без Ислам белән сөйләшеп утырганда, аның әнисе Нәсимә ханым да кайтып керде.

- Гали авылындагы теплицабызда үстергән яшел­чә­ләребезне сатып кайтуым әле. Бөтен хезмәтләребез дә балаларыбыз өчен. Аллага шөкер, Исламыбызның уңышлары бе­лән шатланабыз. Ә көзгә яңа­дан Казанга күченәчәкбез, - дип сөйләде ул.

Соңрак без бергәләшеп Ис­лам җырлаган видеоязмаларны карадык. Әкрен генә, бәрхеттәй матур тавышы белән борынгы көйләрне су­зып-сыздырып җырлый Гали авылы сандугачы Ислам Кә­лимуллин.

Мин хискә бирелеп аның җырларын тыңлаганда: — Сайра, сайра сандугач! Тормыш тигезсезлекләре канатларыңны көйдермәсен! Киләчәктә гади-легеңне, кешелеклегеңне җуй-мыйча, җырчы буларак татар эстрадасында һәм актёр буларак татар театры сәхнәсендә матур, гыйбрәтле образлар тудырып, халкыбызга озак еллар хезмәт итәргә насыйп булсын! — дип теләп тордым.

Нурсинә Хәкимова.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1635

Комментирование запрещено