
Быелгы Сөмбелә бәйрәменең концерт программасында ТРның «Риваять» татар фольклор ансамбле катнашачак.
25 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараенда халкыбызның милли бәйрәме — Сөмбелә үткәреләчәк! Аны оештыруны быел өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни автономияләре үз өсләренә алдылар.
Сөмбелә көн белән төннең тигезләшкән чорында – 23 мартта уздырылучы Нәүрүз бәйрәменең капма-каршы парын тәшкил иткән. Нәүрүз аграр хуҗалык елын, ягъни игенчелек циклын ачып-башлап җибәрсә, Сөмбелә аны тәмамлап-йомгаклап куйган. Шуңа да бәйрәмдә Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләренең булуы, матур сүзләр әйтеп татар авылларыннан килгән игенчеләрне котлаулары, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә өлкә хөкүмәте бүләкләрен тапшырулары көтелә. Читать полностью