Галидә “Халкым минем” иҗат фестивале узачак

Мәртәбе кунаклар Галидә  авылында “Халкым минем-2012” иҗат фестивалендә

Мәртәбе кунаклар Гали авылында “Халкым минем-2012” иҗат фестивалендә

Сәләтле яшьләрне һәм өлкәннәрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан 20 февральдә Самар өлкәсе Похвистнево районының Гали авылы Мәдәният йортында  «Халкым минем-2015» иҗат бәйгесе уздырыла. 

Фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Аны оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, Самар өлкәсе Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы.

Фестивальдә татар авылыннан 15 яшьтән — 50 яшькәчә булган конкурсантлар катнаша ала. Вокал номинациясендә катнашучылар бер халык җыры башкарырга тиеш. Нәфис сүз номинациясендә Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән шагыйрьләрнең шигырьләрен яки Бөек Җиңүгә багышланган әсәрләрне яттан укырга кирәк булачак.

Вокал номинициясендәге 15 яшьтән 36 яшькәчә лауреат исеменә лаек булган башкаручылар “Татар моңы — 2015” Халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесенең II турына уза. Ул октябрь аенда Казанда үтәчәк.

Сайлап алу туры —  11 сәгатьтә, гала-концерт 15 сәгатьтә башлана.

ШАРТНАМӘ

Просмотров: 1613

Комментирование запрещено