Исегезгә төшереп үтәбез, 2014 елның 19 ноябрьдә “Яктылык” мәктәбендә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры җитәкләгән бертөркем кунаклар булып киттеләр. Алар татар теле һәм әдәбияты укытучылары биргән ачык дәресләрдә дә булдылар. Самар шәһәре “Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Нурзидә Фәйзуллина да 8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан “Сак-Сок” бәетендә ана һәм бала фаҗигасы” дигән темага дәрес үткәрде. Бу дәрес алдыннан укучыларга үзләренең әниләре турында инша язып килергә кушкан булган. Менә шуларның уңышлы дип табылганнарын сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.
Минем әбием
Минем әбием — Габидә Хамдетдин кызы Яркәева. Ул 1947 елның 30гыйнварында БашкортостанныңБәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туган. Балачактанукытучыбулырга теләгән, шуңа мәктәпнетәмамлагач, Бәләбәйдәге педучилищега укырга кергән. Аннарыукуын Уфада Башкортостан дәүләтуниверситетының филологиябүлегендә дәвам иткән. Ул 42 елбуена мәктәптә татар һәм башкорттелләрен укыткан, мәктәп директоры да булган. Бүгенге көндә дәүәнием – лаеклы ялда. Мин шундыйәбием булу белән горурланам, анныяратам һәм аңа бәхетле, тыныч,озын гомер телим.
«Яктылык» мәктәбенең 6 «Б»сыйныф укучысыАслан Нуран.
* * *
“Сак-Сок” бәетен укыгач,Нурзидә апа безгә әниләребез турында инша язарга кушты. Яраткан әнием турында да мин бик күпнәрсә язар идем, ләкин алар бериншага гына сыеп бетмәс кебек. Минем әниемнең исеме – Әлфия. Аңа – 43 яшь. Ул – бик киң күңелле һәм кешеләргә карата ярдәмчел кеше. Әле яшь чагыннан ук балаларны яратканга күрә, ул Самар педагогия институтына укырга керә. Аннары күп еллар үзенең туган авылы Туплида мәктәптә укытучы булып эшли. Әнием минем әби-бабайларымны да ярата һәм хөрмәт итә. Хәзер без Самарда яшәсәк тә, ул атна саен ял көннәрендә авылга кайтып, аларга ярдәм итә. Үзенең туганнары һәм дуслары белән дә ул яхшы мөгамәләдә тора. Алар безгә бик еш кунакка киләләр, ә әнием һәрберсен якты йөз белән каршы ала һәм кунак итә. Мин дә әниемне бик яратам, чөнки ул бу дөньяда иң яхшы әни, минемчә.
8 нче сыйныф укучысы Ләйсән Мәксутова.
Әнием һөнәре
Минем әниемнең исеме – ОльгаВалентиновна. Аның профессиясе бик кирәкле. Ул геолог булыпэшли. Әле мәктәптә укыганда УКәнием геолог булырга теләгән. Ә геологлар төрле булалар: кайберләре төрле файдалы казылмаларны эзлиләр, икенчеләре бу казылмаларны һәм минералларны микроскоптан тикшерәләр, ә өченчеләре төрле төзелешләр өчен җирне тикшерәләр. Ә минем әнием нефть геологиясе проблемалары белән шөгыльләнә. Нефть – безнең табигать бүләк иткән иң зур байлыгыбыз. “Кара алтын “ ятмалары җир астында бик тирәндә ята. Аларның анда никадәр булуын һәм ничек итеп аларны аннан чыгарырга кирәклеген минем әнием хезмәттәшләре белән бергә хәл итә. Моның өчен өч километр тирәнлегендә скважиналар бораулана, аннан керн, нефть һәм су пробалары алына. Аннан соң бу скважиналарга махсус приборлар төшерәләр һәм алар ярдәмендә скважина киселешен өйрәнәләр. Минем әнием шушы бөтен материалларны тикшерә, бик күп профильләр һәм карталар төзи, аннан соң нәтиҗә ясый: бу җирдә күпме нефть бар, ул нинди сыйфатлы һәм аннан күпме нефть алырга мөмкин. Әниемнең һәм ул эшләгән коллективның эзләнү нәтиҗәсе булган шушы табылган нефтьнең ни дәрәҗәдә күп булуы (аның күләме) дәүләт органнарында теркәлә. Самар өлкәсендәге бик күп нефть табылмаларын да әнием һәм аның иптәшләре ачканнар. Әнием үзенең эшен һәм профессиясен бик ярата. Мин дә әниембелән горурланам.
«Яктылык» мәктәбенең 7 «А»сыйныф укучысы Илдар Мостафин.
* * *
Әни! Нинди күңелгә ятышлы,ягымлы сүз! Әни – дөньяда иңякын, иң кадерле кеше. Кечкенәчагымда төн йокысын калдырып,мине кем караган? Елаган чагымда
мине кочагына алып, кем юаткан? Беренче тапкыр мине мәктәпкә кем җитәкләп алып килгән? Әнием минем! Яныңда синең өчен һәрвакыт кайгыртучы әниең булу – нинди зур бәхет ул! Минем дә саф, киң, шат күңелле яраткан әнием бар. Аның исеме – Лилия. Әниемә – 39 яшь. Ул Похвистнево районының Мәчәләй авылында туып-үскән. Әнием безне абыем белән бик ярата, тәмле ашлар пешереп сыйлый. Ул без шатланганда – шатлана, кайгырганда – борчыла, ә авырганда – безне дәвалый. Мин дә әниемне бик яратам. Ярый әле, янәшәмдә салкыннарда күңел җылысын биреп җылытучы, кирәккәндә юатучы шундый әнием бар минем! Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа! Озак яшә, сәламәт бул, кадерлем минем!
«Яктылык» мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Руфина Иваева.
* * *
Әнием
Минем әниемнең исеме – Алия.Аңа 38 яшь. Без Динара сеңелембелән аны бик яратабыз. Һәркөннеәнием безне иркәләп йокыдануята, ашатып, мәктәпкә озатып
кала. Аннан поликлиникага яраткан эшенә ашыга, чөнки әниеманда шәфкать туташы булып эшли. Әниемне хезмәттәшләре дә, авыру кешеләр дә хөрмәт итәләр. Эштән соң әнием өйгә кайта. Ул бик арыганда, без аңа хәлдән килгәнче булышырга тырышабыз. Дәресләргә дә үзебез әзерләнәбез. Безнеңчә, безнең әни – иң әйбәт әни ул.
«Яктылык» мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Алсу Калимуллина.
«Самар татарлары» журналыннан.
Просмотров: 1811