Туган телем — иркә гөлем

getImage (1)Халыкара Туган тел көне уңаеннан Камышлы мәктәбендә татар теле атналыгы кысаларында «Туган телем — иркә гөлем» исемле сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Бу чарага башлангыч һәм 5-8 сыйныф укучылары чакырылган иде. Кичә барышында укучылар күренекле шагыйрьләребезнең туган телебезгә багышланган шигырьләрен сөйләделәр, җырлар тыңладылар, милли биюләребезне башкардылар. Ә 9 сыйныф укучылары башлангычлар белән «Туган телне беләсеңме?» исемле викторина үткәрделәр. Балалар туган тел турында мәкальләрне искә төшерделәр, табышмакларга җавап таптылар. «Таныш шигырьләр», «Бер сорауга — бер җавап», «Тәрҗемәчеләр», «Антонимнар» уеннарын уйнап, үзләрен зирәк һәм тапкыр балалар итеп күрсәттеләр.

Теле барның — юлы бар, диләр. Без шул юл башында. Үз телебезнең кадерен белик, матур итеп сөйләшик, татар  телен өйрәник.

Алинә Зелетдинова, Рания Шәрәфетдинова, 

Камышлы мәктәбенең 9 сыйныф укучылары.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1710

Комментирование запрещено