Нураниянең дә Нураниясе!

EPSON DSC pictureИсәнмесез, кадерле “Бер­дәмлек” газетасы хезмәт­кәр­ләре! Менә сезнең 25 еллык юбилеегыз да килеп җитте. Чын күңелдән олы бәйрәмегез белән котлап, уңышлар һәм алсу таңнардай тыныч, гүзәл киләчәк телим үзегезгә.

Мин “Бердәмлек” газетасына күптәннән язылып киләм һәм аның яңа санын алган саен Нурания Абзалованың материалларын эзлим. Мин бит аның язмаларын бик яратып укыйм. Җирдән ургып чыккан көмеш сулы чишмә сыман гөрләп тора аның мәкаләләре. Күпме гыйбрәт анда!

Нурания — бик уңган, булдыклы һәм белдекле кеше. Татар Байтуганында туып-үскән Әлифба авторы Сәләй Ва­гыйзовның йорт-музеен ачу турында да кайгырта ул, төр­ле газеталарга матур-матур мәкаләләр язарга да өлгерә, умарта кортлары белән дә уртак тел тапкан, бакчасы да тәртиптә, эшендә дә әйдәп баручылардан…

Аның миңа ошаган тагын бер яхшы сыйфаты бар әле – ул кешеләргә ярдәм итәргә ярата. Бервакыт, хастаханәдә дәваланганда, мин аның авылдашы белән бер палатага туры килдек. “Нураниянең киң күңеле, юмартлыгы турында күпме генә сөйләсәң дә, аз булыр кебек. Дөнья йөзендә андый кешеләр сирәк очрый”, — дип сөйләгән иде ул. Бу чыннан да шулай.

Нурания кызыма исәнлек-саулык, тормыш иптәше белән тигез тормышта яшәргә, балаларының игелеген күрергә насыйп булсын иде. Ул үзенең язмалары белән яралы күңелләребезне дәвалый. Мең, мең рәхмәт сиңа, Нурания!

 

Әминә ВАФИНА.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Нураниябез данга күмелде / Поздравляем с заслуженной наградой

 

 

Просмотров: 1071

Один комментарий

  1. переведите на русский, мы тоже хотим знать про эту прекрасную женщину