Яшәсен “Бердәмлек”!

image (54)Безнең яратып укый торган “БЕРДӘМЛЕК” газетабыз шушы көннәрдә үзенең 25 еллык юбилеен бәйрәм итте. Мин дә бу бәйрәмгә бик теләп бардым, чөнки үземне аның тугры укучысы дип саныйм, 20 ел буе язылып, укып киләм бит аны.

Әгәр шушы газетабыз булмаса, нишләгән булыр идек икән? Ана телебезне дә, тарихыбызны да оныткан булыр идек, татар дөньясында нинди вакыйгалар булуын да белмәс идек… Ә “Бердәмлек” аша без данлы, танылган, абруйлы милләттәшләребезнең тор­­мышы белән танышабыз, мил­ли оешмаларда нинди чара­лар уздырылуы турында белеп торабыз. Менә быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. “Бердәмлек” үзенең битләрендә бик аз санда калып баручы ветераннарыбызның һәрберсе турында материаллар язарга, илебезне фашист илбасарларыннан азат иткән вакытта аларның күргәннәре турында бөтен өлкә татарларына да белгертергә ниятли.

Газетабыз булмаса, без таркау, ятим, көтүеннән аерылган мәхлүк кебек яшәгән булыр идек.  Туганнарыбызны, якын дусларыбызны туган көннәре белән тәбрик итеп тору өчен генә дә милли басмабызга язылырга була. Ә 25 ел элек андый мөмкинлегебез дә юк иде бит. “Бердәмлек” килү белән беренче чиратта соңгы битне ачып карыйм: әһә, Әхмәдулла Иваев үзенең хәләл җефетен туган көне белән котлый, ә икенче бер танышларым алтын туйларын гөрләтәләр икән. Димәк, шалтыратып Фәйрүзәне дә, башка танышларымны да котларга, хәл-әхвәл белешергә сәбәп бар. Шулай газета араларыбызны өзмәскә, аралашып яшәргә ярдәм итә.

Кайсы авылда кайчан Сабан туе булуы да, шушы арада нинди артистларның концерт белән килүе дә, иҗтимагый оешмаларда нинди чаралар үткәрелүе турындагы хәбәрләр дә халыкка газета аша килеп ирешә. Бу пенсиядә яшәүче кешегә өйдән чыгып, кеше арасында күренергә мөмкинлек бирә.

Дин мәсьәләсенә килгән­дә дә “Бердәмлек”нең “Кыйбла”­сыннан башка яшәве кыен.  Дини бәйрәмнәребез кайда һәм ничек уздырыла, намазны кайсы вакытта укырга, гореф-гадәтләребез буенча ничек гамәл кылырга, мәрхүмнәрне ничегрәк җирләргә, никахны ничек дөрес итеп укытырга, балага нинди исем куштырырга — барысын да шуннан укып беләбез. “Бердәмлек” күп нәрсәгә күзләребезне ачты. Мәкаләләр саф чиста татар телендә языла, ә милли сәясәт тотрыклы алып барыла биредә. Шуңа да “Бердәмлек”не халык ярата һәм, тормыш нинди генә авыр булса да, газетага язылмыйча калмый.

Безнең укытучыбыз, тарихчыбыз, берләштерүче көч булып торучы һәм телебезне саклаучы газетабызга озын гомер телисем килә. Син, байрак кебек, безне якты юлдан алып барасың. Үзеңнең дә юлың якты һәм озын булсын иде. Иншалла.

Миңлетаһир БАЙБӘКОВ.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 980

Комментирование запрещено