– Шәп әйттегез! Без – мөселманнарга кул чабарга ярамый инде. Алкышлар идек.
Милли мәгарифебезнең хәле, вузларыбызда татарча укытуның торышы турында сөйләшү барган җыелышта бер галимәбезнең шундый белдерүен ишеткәч, аптырап калдым. Дини мәҗлесләрдә, мәчет ачылу тантаналарында имамнарыбыз халыкны шулай, кул чапмагыз, дип тыя башлады бит. Шул тыюларның нәтиҗәсе бу. Әле күптән түгел генә юбилей мәҗлесендә бер мөхтәрәм мөфтиебезнең дә шулай тыюын ишетергә туры килде. Тозсыз мәзәкләр шактый күп яңгыраган, яулыксыз хатын-кызлар да байтак кына күренгән, җырлы-биюле мәҗлес иде мәгәр. Хәер, тора-бара, кул чапсагыз чабарсыз инде, шайтаннарыгызны шушында калдырып китәрсез, дип ризалыгын биргәндәй итте мөфти хәзрәтләре.
Кыскасы, кул чабу – шайтан чакыру ул, дип аңлатмакчы безгә кайбер диндарларыбыз. Коръәндә, хәдисләрдә бу җәһәттә берәр нәрсә әйтелгәнме, дип берничә имамнан сорап карадым. ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев кына: “Без – имамнар мәчет ачу кебек мәрасимнәрдә ир-атларны “Аллаһы әкбәр!” дип тәкбир әйтеп торырга чакырабыз, чыгышлардан соң кул чапсалар да, хатын-кызларны тыйганыбыз юк. Мөселман ир-атларга кул чабарга ярамый дию дә дөрес булмас. Әнә чеченнар зекер әйтеп биегәндә кул чабып тора”, – дип җаваплады.
Миңа калса, алкышлау, кул чабу шайтан чакыруны аңлата дип ышану – гарәпләрдә булган бер ырым, хорафат кына ул. Алкышлау – борын-борыннан төрки-татар халкында хуплауны, яклауны аңлаткан. Тел белгечләре раслаганча, сүзнең ясалышы ук чын татарча, үзебезчә. Әл кушу, ягъни кат-кат кул кушу, алкышлау (әл борынгы төрки телебездә кул дигәнгә туры килә) – хуплаганыңны белдерү ул. Шулай булгач, читтән килгән ырымнарга карап, нигә әле без шундый матур сүзебездән, гамәлебездән ваз кичик?!
Шайтан чакыру дигәннән. Бу җәһәттә без – татарда да ырым бар. Табын янында аякларын болгап утырса, шайтан чакырып утырма әле, дип әрлибез балаларыбызны. Кечкенә чакта әби-бабаларыбыз безне шулай орыша иде. Ничек кенә булмасын, өлкәннәребезнең сабак бирүе, әдәп-әхлак дәресе инде бу. Дөрес, халкыбызда, эт өрсә – шайтан йөргәнгә, әтәч кычкырса – фәрештә күргәнгә, дигән ырым да бар. Әле көнкүрмешебездә даими кабатланып торган, гади генә тоелган гамәлләргә кагылышлы ырым-ышанулар да байтак. Әйтик, тырнак кискәндә кая ташлавыңны гына түгел, ничек кисүеңне дә күзәтеп тора, дөрес эшләмәсәң, колакны бора иде әбекәйләр. Тырнакны дуга кебек киссәң, шайтанның көянтә итеп куллануы ихтимал, дип вакларга; киселгән тырнагың теләсә кайда ятмасын, дип учакка атарга яисә дивар буендагы идән ярыгына салырга куша иде алар. Билгеле, беренче чиратта, чәч, тырнакны файдаланып, явыз рухларның зыян китерүе; сихерчеләрнең бозым салуы бар дигән ышануларга кайтып кала бу. Шул ук вакытта әлеге ырымның өйдәге чисталыкны, пөхтәлекне кайгырту икәнен дә кире кагып булмый.
Табын янында тоз түксәң, өйдә тавыш-гауга чыга, дигән ырым, галимнәр әйтүенчә, тоз кыйммәт булган заманнарга барып тоташа. Шул ук вакытта балаларга тәрбия бирү чарасы да, әлбәттә. Сабыйларны сакчыллыкка өйрәтә, ризыкны әрәм-шәрәм итмәскә өнди.
Әле дә хәтеремдә: әтиемнең әнисе – Бәһиҗәтелҗинан әбием, ризыкны йөреп ашый башласак, урамга кыстырып чыксак: “Табын янында гына ашагыз, сез хәерче түгел бит”, – дип абыем белән мине орыша иде. Нигә хәерче түгел, дип сораштыргач: “Теләнче ашарына ризыгы булса да, тәрәзә төбе саен тезеп чыга икән; хәер алгандай, шуннан үрелеп алып ашамаса, тамагы туймый ди”, – дип аңлата иде. Урыны җәннәттә булсын!
Дөрес, бөтен ырымнарны да аңлатып бетерүе кыен. Әйтик, кунаклар китүгә, идән себерергә ярамый; кайтып җитүләрен белгәч, себерергә мөмкин, дигән ырым да бар. Ярый ла хәзер кесә телефоны бар – кайтып җитүгә шалтырата алалар. Элекке заманда икенче көнне, таң аткач кына себерделәрме икән?!
Рәшит МИНҺАҖ.
“Ватаным Татарстан”, № 50, 04.04.2015.
Просмотров: 1318