Иҗат — сер ул, кеше — үзе дә сер…

BU_uuSpXOrM1Бәлки, исегездәдер, без, өлкәбезнең татар авыллары мәк­тәпләрендә укучы бер төркем кызлар һәм егетләр, туксанынчы еллар башында “Бердәмлек” газетасы редакциясе чакыруы буенча кышкы каникуллар вакытында бер атнага якын Самарада журналистика серләрен үзләштерү белән шөгыльләнгән идек. Кайберәүләребез шуннан бирле газеталарга язу өстендә күбрәк эшли башлап, мәктәпне тәмамлаганчы “Бердәмлек” белән тыгыз элемтәдә яшәде, “Яшь журналистлар” клубы дигән рубрика астында байтак кына язмаларыбыз да “Бердәмлек”  битләрендә дөнья күрде.

Бүгенге көндә дә безнең шушы клуб әгъзалары яратып өлгергән шөгыльләреннән аерылмыйлар. Мәсәлән, Камышлы мәктәбен тәмамлаган Раилә Садретдинова-Гайнетдинова — хәзер “Камышлы хәбәрләре” газетасының танылган хәбәрчеләренең берсе. Мин үзем дә педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Татарстанның Лениногорски шәһәрендә берникадәр вакыт “Яшьлек иле” газетасында эшләп алдым, хәзер дә төрле газета-журналларга, шул исәптән яраткан “Бердәмлегебез”гә, шәһәребезнең “Заман сулышы”  газетасына да төрле язмалар язгалап торам, хикәяләр дә иҗат иткәләдем. Аларның кайсылары Татарстан газеталары битләрендә дә дөнья күргәләде.

Лениногорски шәһәренең каләм тибрәтүчеләре, өлкәннәр дә, яшьләр дә, еш кына бергә җыелышып, үзебезнең иҗат җи­мешләребез белән уртаклашабыз, кирәк булганда бер-беребезне мактыйбыз да, тәнкыйтьлибез дә. Яшьләр өлкән яшьтәге Альберт Хәсәнов, Рәмзия Габделхакова кебек тәҗри­бәле язучылардан үрнәк алалар, алардан язу серләренә өйрәнәләр.

Узган елда без каләмдәшебез Рәмзия Габделхакованың 55 яшьлек юбилеен билгеләп үттек. Ул безнең Шенталы районы белән чиктәш Татарстанның Чирмешән районында туып-үсеп, баштан Казанның кооперация техни­кумын, аннан дәүләт универ­ситетының журналистика фа­куль­тетын тәмамлаган, хәзерге вакытта Лениногорски шә­һәренең балалар йортында китапханә мөдире булып эшли.

Үткән гасырның туксанынчы елларында ныклап иҗат белән шөгыльләнә башлап, Рәмзия ханым бер-бер артлы биш китап чыгарган. Аларның барсын да укучылар яратып кабул иттеләр.

Туган көне, юбилее уңаен­нан әлеге шагыйрә һәм прозаик, Татарстан Язучылары һәм Татарстан Журналистлары берлекләре әгъзасы Рәмзия Гайса кызы Габделхакова (Юны­сова) белән әңгәмә кордым. Ул “Бердәмлек” газетасы уку­чы­ларына да кызыклы булыр, язучының иҗаты белән кызыксынучылар саны артыр, дип уй­лыйм.

Сезнең барыгызны да ихтирам итеп, Шенталы райо­нының Денис авылында туып үскән якташыгыз, “Бер­дәмлек” газетасын әле дә яратып укучы, кайчандыр аның “Яшь журналистлар клубы”ның актив хәбәрчесе булган

Зилә Мөдәррисова (Хәсәншина).

*

рамзия габделхаковаКөз аенда тугангадырмы, журналист, шагыйрә һәм прозаик Рәмзия Габделхакованың  иҗа­ты елның шул фасылы сыман төсләргә бай, мул уңышлы. Агачлар төрле төс­тә булган шикелле, аның да иҗаты күптөрле төсләр белән балкый: шигырьләре — алсу нурлы, проза әсәрләре — саргылт-алтын… Ә ул драматург буларак та танылды әле. Казанда Тинчурин исемендәге театрда аның  пьесасы буенча куелган “Өзелгән яфраклар” спектакле гөрләп барды.

- Рәмзия апа, сез нинди генә әсәр язарга алынсагыз  да, прозамы ул, шигырьме, мәкаләме, алар шундый җиңел, гади һәм аңлаешлы килеп чыга. Тел байлыгы,   сүз матурлыгы сезгә каян килә?

- Җиңел укыла торган һәр уңышлы әсәрнең төбендә сәләт кенә түгел, зур хезмәт ята. Эзләнүләр, уйланулар. Язган әйберне мин кат-кат укыйм, артык булып тоелган сүзләрдән, җөмләләрдән арындырам. Бераз “суыткач” кабат карап-төзәтеп чыгам. Шулай камилләштерә торгач, “Тау артында кояш бар” романын 25 биткә кыскарттым. Әсәрнең эчтәлегенә генә түгел, теленә дә игътибарлы булырга кирәк. Чөнки сүз — язучының төзелеш материалы. Тел байлыгы, сүз матурлыгы әби-бабайдан, әти-әнидән, мәктәптә алган белемнән һәм әдәбиятны яратудан киләдер. Без бит китап укып үскән буын.

- Хикәя — повесть сюжет­ларын кайдан аласыз?

- Тормыштан, кеше язмышларыннан. Буш урында яхшы әсәр тудыру кыен. Язучы фантазиясе дә кушыла, әлбәттә. Ләкин башлап җибәрү өчен таяныр нокта кирәк.

- Хикәя, романнар ничек һәм күпме вакыт языла? Иң озак язылган әсәрегез кайсысы?

- Хикәяне мин башта күңелдә язам. Аннары, җай булганда компьютерда җыям да ераккарак алып куям. Бераз вакыт үткәч, кабат алып укыйм, төзәтәм, үзгәртәм. Күңел риза калса, моның өчен бер-ике ай вакыт җитә. Әгәр  юк икән, хикәяне тагын “ял иттерәм”. Бастырырга кыймыйча, еллар буе үз вакытын көтеп яткан әсәрләрем бар. Өч ел элек язылган бер хикәямне быел гына тәвәккәлләп матбугатка тапшырдым. Иң озак язган әсә­рем “Тау артында кояш бар” романы булды. Мин аны 1994 елда башлаган идем, бүленә-бүленә яза торгач, бары 2008 елда гына тәмамлый алдым.

- Быел сезнең “Нишләт­тегез Гөлкәйне?” китабы дөнья күрде. Аны кайдан та­бып алырга була?

- Ул китап әлегә Казанда Бауман урамындагы “Нур” кибетендә генә сатыла бугай. Безнең Лениногорскиның “Ки­тап­­лар йорты” киштәсендә минем бер китабым да күренмәде.

- Мин генә түгел, башка кешеләрдән дә: “Көзге яшен”  исемле китабыгызны өстәл китабым итеп тотам”, дип ишеткән бар.  Күңел төшкән вакытларда шигырьләрегез җанга шифа бирә, чынлап та, ниндидер сихер-тылсымы бар, ахыры. Кайда соң ул тылсымлы кое, илһам кай­дан килә?

- “Тылсымлы кое”, ягъни күңел байлыгы әби-ба­байлардан, әти-әнидән бире­ләдер, мөгаен. Ә илһамның кай­дан килгәнен белсә, бар кеше шунда йөгерер иде. Ләкин аның койрыгын тоту авыр, чакырганда килми, уйламаганда-көтмәгәндә ишек кага. Иҗат сер инде ул, кеше — үзе дә сер. Минем бер шигыремдә мондый юллар бар:

Серле юллар күбрәк калсын

Мең киртәле язмышыңнан.

Теләгәннәр танып алсын

Сине йөрәк тавышыңнан…

- Яңа шигырьләр җыен­тыгы чыгару теләге юкмы?

- Теләк бар, ләкин шигъри җыентыкны туплап-әзерләп чыгару өчен шактый вакыт кирәк. Ә ул һаман  җитми. Яңа шигырьләр байтак җыелды югыйсә. Үткән ел Татарстан гимны сүзләренең авторы, фрон­товик шагыйрь Рамазан Байтимеровның тормыш һәм иҗат юлы турында китап әзерләп үтте. Әдипнең тулы биографиясен ачыклау, иҗади мирасын барлау, фото-до­кументлар, истәлекләр туп­лау, китапны төзү шактый озакка сузылды. Нефтьчеләр ярдәме белән “Рухият” нәш­риятында басылган әлеге китап шагыйрьнең юбилеена зур бүләк булды, Рамазан аганың рухы шат булсын.

- Үзегез язганнарны укыр­га яратасызмы?

- Язганда кат-кат укырга ту­ры килә. Ә китап булып чыккач, укыйсы килми. Чөнки анда си­нең өчен бернинди яңалык юк. Ба­ры укучыны гына яңалык көтә.

- Кемнәрнең әсәрләрен  укый­сыз?

- Күңелгә уелып калган әсәрләр бихисап: Габдрахман Әпсәләмовның “Мәңгелек кеше”се, “Алтын йолдызы”ы, Салих Батталның “Сигезенчесе кем?”, Нәби Дәүлиның “Яшәү белән үлем арасында”, Шәриф Хөсәеновның “Мәхәббәт сагышы”, Эдуард Касыймовның “Гомер ике килми” әсәрләре, Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни хикәяләре, Хәсән Туфан, Нияз Акмал, Саҗидә Сөләйманова шигырьләре… Барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Шуны  гына әйтә алам, китап укымаган кеше язучы була алмый. Минем остазларым китаплар булды.

- Үзегезне драматург булып та сынап карадыгыз. Казанда Тинчурин исемен­дәге театрда сезнең  пьеса буенча куелган “Өзелгән яфраклар” спек­такле гөр­ләп барды. Бу сезнең өчен шатлыктыр.

- Көтелмәгән шатлык. Ул әсәрне мин үзебезнең яшьләр театры өчен генә язган идем бит. Аның җитәкчесе Зөмәррә Шәрәпова очраган саен миннән пьеса сорап аптыраткач, язмый чара калмады. Шөкер, ул спектакль үзебездә зур уңыш белән үтте, аны авыл сәхнәләрендә дә куйдылар. Халык яратып кабул иткәч, күңелдә ышаныч уянды. “Өзелгән яфраклар”ны интернет аша Казанга Тинчурин исемендәге театрга җибәрдем. Биш ай дигәндә премьерага чакырдылар, бу хәбәргә башта ышанмый тордым. Минем өчен бер могҗиза булды ул.

- Кешеләрдә нинди сый­фатны иң өскә куясыз?

- Намусны. Намуслы кешегә бар яклап та ышанып, таянып була. Чөнки Намуска бары тик яхшы сыйфатлар гына иярә.

- Сезне ничек гаҗәп­ләндереп булыр иде?

- Ихласлык һәм риясыз ярдәм белән. Хәзерге заманда болар бик сирәк күренеш.

- “Бердәмлек”не укучы­ларга әйтер сүзләрегез, ки­ңәшләрегез юкмы?

- Халык язмышын аңлап, озак еллар буе милләткә туг­ры хезмәт итүче “Бердәмлек” газетасы коллективына рәхмәт әйтәсем килә. Талантлы авылдашым Дания Әгъзамовага (кыз­ганыч, хәзер мәрхүмә инде) һәрчак игътибарлы булып, аңа рухи көч биреп торулары өчен дә рәхмәтем зур. Әсәрләре “Бер­дәмлек” газетасында кү­рен­сә, Дания апа бик сөенә иде…

Барчагызга да уңышлар, өметле киләчәк телим. Дөнья­лар имин булсын.

- Бик зур рәхмәт! Сезгә дә корычтай нык сәла­мәтлек, “тылсымлы” кое­гыз саекмасын, тагын да яңадан-яңа әсәрләрегез белән укучыларыгызны озак еллар сөендереп яшәргә язсын!

«Бердәмлек».

Просмотров: 1289

Комментирование запрещено