Татар Әбдекие авылының Мәдәният йорты халык белән шыгрым тулган. Карты-яше, бала-чагасы, иң матур киемнәрен киеп, Татарстанның халык артисткасы Бәширә Насыйрова төркеме концертын карарга җыелган.
Менә сәхнәгә гармун күтәреп яшь кенә егет чыгып басты да өздереп уйнап җибәрде. Аңа салкын чишмә чылтыравын, сандугач сайравын хәтерләткән тавышлы җырчылар кушылып җырлады. Арада сәхнәгә сүз осталары да чыгып, җырчыларга ял итәргә мөмкинлек бирделәр. Аларның шаяруларыннан көлә-көлә, моңлы җырлар тыңлый-тыңлый рәхәтләнеп ял иттек.
Ерак юлны якын итеп Казаннан ала килгән өчен Бәширә Насыйрова төркеменә бөтен авылыбыз халкы исеменнән зур рәхмәтләр җиткерәм. Шушындый матур һәм зур тамаша бүләк иткән авылдашыбыз Хәбил Бикташевка да рәхмәтләребез зур. Ул үзенең туып үскән авылына һәрвакыт булышып тора, безне беркайчан да онытмый. Кылган якшылыклары үзенә мең тапкыр артып әйләнеп кайтсын иде. Безнең авыл егете үзенең тырышлыгы, сәләте белән нинди зур нәтиҗәләргә иреште бит. Атказанган спорт остасы да, дзюдо көрәше буенча Европа һәм Советлар Союзы чемпионы да, Самара өлкәсенең дзюдо федерациясе президенты да һәм башка, һәм башка мактаулы исемнәр иясе Хәбил Бикташев безнең авылның гына түгел, бөтен татарларның горурлыгы булып тора.
Хәтимә әби яшь чагында
Авырлыклар күп күргән,
Хаҗи бабай белән бергә
Баһадирлар үстергән.
Алар безнең авылыбызны,
Илебезне күтәрде.
Күпме әйтсәк тә, әз буладыр
Аларга рәхмәтләрне!
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Татар Әбдекие авылы,
Шенталы районы.
Просмотров: 1935