Багу белән мавыгып, башыңа бәла алма…

01700797Без яшь вакытта кызлар арасында багучылык-күрәзәчелек киң таралган иде. Мәктәптә укыганда ук инде кызлар белән тәрәзә төбенә чәчүлек суган (севок) утырттык. Имеш, кемнеке беренче тишелеп чыга, шул беренче булып кияүгә китә. Сыйныфташыбыз Әлфиянең суганы беренче булып кыяк җибәрде. Мәктәпне тәмамлауга, ул күрше татар авылындагы  егеткә кияүгә чыкты. Тольяттига китеп урнаштылар алар, анда гомер иттеләр, инде оныклары да үсеп килә икән инде.

Ә менә минем суганым, күпме генә сулар сипсәм дә, тишелмәде. Дус кызларым моны начарга юрап, мөгаен, син кияүгә чыкмассың инде, диештеләр.

Ырым-шырымга ышанмыйм дисәң дә, ышанасың икән ул. Яшем 30га җитсә дә, мин үземә тормыш иптәше булырдай яр таба алмадым. Егетләр белән дә мөнәсәбәтләрем киеренкерәк була иде.

Көннәрдән бер көнне кулыма багу, бозым эшләү турындагы китап килеп керде. Шуны укып утыргач, берәр төрле багуны эшләп карыйсым килде. Берсе аеруча ошады – булачак иреңне төшеңә чакыру турында иде ул. Китапта язылганнарны укып, йокларга яттым. Төшемә бер ир-ат керде. Бу төшне томанлы гына хәтерлим, аның зәңгәр күзе, саргылт чәче, йөз чалымнары бераз истә калган. Булачак ирем шушы икән дип, таныш-белешләр арасыннан төшемдә күргән ирне эзли башладым, әмма тиз генә тапмадым…

Вакытлар узды, 34 яшем тулган көнне мин эшләгән оешмага бер ир-ат килеп керде. Шунда ук аның төшемә кергән ир булуын аңладым. Ул да миңа игътибар итте, танышып киттек, шулай әкренләп очрашып ук йөри башладык. Бераздан мин аның өйләнгән булуын, хатынын ташламаячагын аңладым. Әмма тиз генә бирешергә уйламадым һәм бу иргә бозым эшләттердем…

Кыскасы, гаиләсеннән китеп, ул минем белән яши башлады, бераздан язылышып та куйдык. Әмма мин үземне бәхетле идем дип әйтә алмыйм. Аллаһы Тәгалә балага узарга насыйп итмәде. Ике ел яшәү дәверендә сугылмаган бер урыным да калмагандыр. Көнләшеп үзәгемә үтә, канга батырып кыйнап, ишекнең теге ягына чыгарып ата иде. 

Ныклап аракы белән дә дуслашты ул. Эшләгән акчасы шуңа китеп бара иде.

Бозым эшләнгәндә, ир-атның әнә шулай башын югалтуы, хәтта үз-үзенә кул салырга мөмкин булуы турында ишеткәнем бар иде. Минеке дә бервакыт эштән кайтуыма күп итеп йокы даруы эчкән. Табиблар көч-хәл белән алып калды үзен, әмма ул гарип булып калды.

Ир бәхете күрергә язмагандыр миңа. Багып алган ирем бәхет китермәде. Бозым эшләп тә зур хата ясаганмындыр. Мәҗбүри яраттырып булмый, аның ахырын да уйларга кирәк икән. 

Бу хатым кемнәргәдер гыйбрәт булыр, бәлки.

Г. (исемемне язырга җөрьәт итмим).

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1316

Один комментарий

  1. куп ишеттем шундый историялэр