Әле яңа гына Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте асраган футбол такымы милли үзәкләр арасында иң көчле дип танылган иде. Озак та үтмәде, Самар дуслык йорты тагын бер бәйге оештырды. Бу юлы милли үзәкләр үзләренең волейбол такымнарын ярышка чыгардылар. Бу юлы яңа команда күренде. Ул — Губернатор командасы.
Егетләр озыннар. Тазалар. Көчлеләр.
Ярышны ике төркемгә бүлделәр. Соңыннан төркемнең җиңүчеләре көч сынашты.
Беренче төркемдә түбәндәге командалар уйнадылар:
Губернатор командасы;
«Крылья Советов»;
Татар мохтарияте такымы.
Икенче төркемдә уйнадылар:
Манас -Ата(кыргызлар такымы);
Чудо-Тим;
Атлы казаклар такымы.
Икенче төркемдә атлы казаклар такымы көндәшләрен зур өстенлек белән җиңделәр.
Беренче төркемдә татар мохтарият командасы Губернатор командасын 15:11 исәбе белән отты,
ә «Крылья Советов»ны15:10 исәбе белән җиңде.
Саннарның ерак булмавы такымнарның көч вә куәт ягыннан бер-берсеннән калышмавы турында
сөйли.
Иң җаваплы уен ,әлбәттә, ул татар мохтаряте такымының атлы казаклар белән уйнавы булды.
Ике яктагы җанатарлар да гөжләп торды. Уен дәвамында саннар бер-берсенә терәлеп бардылар.
2:2, 4:4, 5:5, 8:5, 10:9, 11:11, 13:13, 14:14. Болар барчасы да татар мохтариятенең такымы нинди авыр көрәш алып барганын күрсәтә.
Соңгы тупны казаклар кертте. Һәм алар җиңүче итеп танылдылар .
Самар татар мохтарияте такымы икенче урынны алды.
Такымда Марат Гәлиев үзенең хәрәкәтчәнлеге, тизлеге, төгәллеге белән аерылып торды.
«Уенның икенче яртысында Маратны икенче уенчы белән алмаштыруы да тренерның ялгышлыгы булды», - диде мохтарият рәисе Рифкат Хуҗин.
«Икенче урын да бик яхшы. Губернатор командасын җиңүе генә дә ни тора», — дип өстәп куйды Рифкат Хуҗин.
Шамил БАҺАУТДИН.
«Салям» газетасы, tatarlarsamara.org.
Просмотров: 1197