4 августа 2020 года исполняется 130 лет со дня рождения (1890 г.р.) нашего земляка Халика Садри — писателя, революционера, публициста, участника ВОВ в Сталинградской битве
Имя татарского писателя Халика Садри появилось в печати в 1912 году. Но литературной деятельностью по-настоящему он начал заниматься только после Великой Октябрьской революции. Он проявил себя во всех литературных жанрах: в прозе и поэзии, драматургии и публицистике. Любимой темой в его творчестве была пропаганда техники. В этом он оригинален как писатель. С самого начала своего творчества Х.Садри работает над тематикой, связанной с механизмами.
Халик Садри родился в 1890 году в селе Старое Ермакове Бугурусланского уезда Самарской губернии в семье батрака. Когда ему был всего один год, умер отец, а в шестилетнем возрасте совсем осиротел — умерла мать.
С 7-8-летнего возраста он начал батрачить у деревенских баев. А потом начал учиться и одновременно работал в сельской школе. Ему было 10 лет, когда очень умный и добрый сельский кузнец Гасым-абзый помог ему переехать в Бугуруслан и поступить учиться в татарскую школу. Проучившись два года, он поступил в ремесленное училище и в 15 лет окончил его. Затем устроился на работу.
До революции Халик Садри побывал во многих городах России и работал на разных предприятиях. В 1905-07 годах на нефтяных промыслах в г. Баку он работал масленщиком; в 1907-1909 годах — в Оренбургской типографии помощником машиниста; в 1909-10 годах — в Уфе в типографии «Шарык»электромонтером; в 1910-12 годах — машинистом паровой мельницы в Бурецком уезде Уфимской губернии; в 1912-15 годах в Бугурусланском уезде на нефтеразведочном промысле машинистом и в 1915-17 годах работал механиком в Самаре. Там же познакомился с В. Куйбышевым. Таким образом, до революции он прошёл очень сложную жизненную школу.
Сразу после февральской революции он вступил в ряды партии большевиков. Под руководством В. Куйбышева, вёл работу среди заводских рабочих и активно боролся против Временного правительства. После победы Октябрьской революции по предложению председателя Самарского ревкома В. Куйбышева при Самарском Губкоме была организована секция татаро-башкирских большевиков, председателем которой был назначен Халик Садри.
В середине 1918 года X. Садри организовал отряд Красных партизан для борьбы против белочехов, потом со своим отрядом вступил в Чапаевскую дивизию. Летом этого же года после занятия Самары белочехами, ЦК РКП(б) направил его на Архангельский фронт, где X. Садри был ранен.
Потом работал в Москве, принимал участие в освобождении Казани. Приехав в Самару, он работал председателем бюро татарских коммунистов при Губкоме и одновременно редактировал газеты на татарском языке.
В 1920-21 гг. он боролся против кулацкого мятежа и банд Колчака, организовывал батальоны, на Бугульминском, Кара-башском фронтах был военкомом.
После гражданской войны Халик Садри снова вернулся к своей профессии и в 1922-25 годах работал механиком на Бугурусланской электростанции. Позднее он стал её директором. В 1925-28 гг. учился в татарском коммунистическом университете г. Казани. Окончив его, Халик Садри начал работать ответственным секретарём парткома при управлении Казанского трампарка. Потом был назначен директором завода «Спартак». В 1931 году избран председателем Татарского Областного совета изобретателей. В1938 году был назначен председателем репертуарной комиссии Татарского управления искусств.
С самого начала Великой Отечественной войны X. Садри ушел на войну и служил батальонным комиссаром до 1946 г. Был награждён двумя орденами Красной Звезды, орденом Отечественной войны второй степени, медалями. После войны начал работать уполномоченным Литфонда СССР при Татарском Союзе писателей. В связи с 30-летием ТАССР X. Садри был награждён орденом «Знак Почёта».
Исключительно богатый событиями и сложный жизненный путь Халика Садри отражен и в его произведениях. С его жизнью можно познакомиться через его прозаические произведения (рассказы, повести, романы и очерки). В 1913 году был напечатан его рассказ «На мельнице». Это единственное прозаическое произведение, написанное до революции. Несмотря на незначительность объёма, этот рассказ Халика Садри ярко отражает жизнь рабочих в дореволюционной татарской литературе. Это произведение показало, что он стал последователем таких писателей как Гафур Колахметов и Шариф Камал, которые первыми отразили жизнь рабочих в татарской художественной литературе. И после революции Халик Садри продолжает эту тему.
Своим романом «Наша заря», повестью «Герои Родины» и рассказом «Сын кузнеца» Халик Садри положил начало мемуарному жанру, который в татарской литературе тех лет был отсталым. Это -одна из характерных черт творчества писателя.
После революции были напечатаны такие произведения X. Садри как роман «Наша заря», повесть «Герои Родины», рассказы «Сын кузнеца», «Так началось» «Дочь партизана», множество маленьких очерков и воспоминаний. Некоторые из них вышли и на русском языке. Несмотря на свою простоту, они пронизаны глубоким патриотизмом. Многие из них посвящены революционному подполью и Гражданской войне.
Кроме прозаических, Халик Садри написал и поэтические произведения. На некоторые из его стихов написана музыка, и они исполнялись с большой любовью.
В дореволюционной печати X. Садри был известен своими публицистическими статьями на научно-технические темы. С 1912 года он печатал свои статьи о труде ремесленников под псевдонимом «механик» или «машинист Габделхалик Садри» в газетах «Время», «Звезда», в журналах «Шура», «Икътисат» и «Торговля России». Некоторые из этих статей вышли потом отдельной книжкой. И после революции он ещё долго писал в этом жанре.
С 1912 по 1936 год было напечатано около 10 его книг на научно-технические темы. Для распространения научно-технического образования среди широких масс в эпоху индустриализации страны, разрушенной в Гражданской и Отечественной войнах, эти произведения, безусловно, имеют большое значение. После революции X. Садри долгое время возглавлял организацию изобретателей ТАССР. В области науки и техники у него есть ценные изобретения.
Таким образом, Халик Садри — разносторонний писатель, работник культуры и изобретатель, внесший значительный вклад в развитие татарской культуры, литературы и технического прогресса.
(Перевод с татарского журнала «Совет эдэбияте» №8, 1950 г.).
Подборку сделал Фарид ШИРИЯЗДАНОВ.
* * *
4 августта танылган якташыбыз, язучы, сәясәтче Халикъ Садрига 125 яшь тулган булыр иде. Богырыслан өязе, Иске Сосна волосте, Иске Ярмәк (хәзер Камышлы районына керә) авылында туган Халикъ Гариф улы Садриев үзен төрле өлкәләрдә таныта алды.
Балачагы авыр була аның. Әтисе белән әнисе үлеп киткәч, Халикъ һәм аның бертуганнары олы апасы карамагына калалар. Халикъ унике яшь тулганда инде Оренбург, Уфа, Баку, Самара калаларында төрле эшләрдә эшли — таш кисүче дә, нефть чыгаручы да, завод механигы та, типография хезмәткәре дә була ул. Шул ук вакытта һөнәрчелек училищесында да укый, Уфаның “Галия” мәдрәсәсендә дин белеме дә ала.
Халикъ Садри аңлы рәвештә азатлык, революция юлына баса. 1917 елның Февраль революциясендә чирканчык алган татар егете, Валериан Куйбышев белән танышканнан соң, остазының революцион идеяләре белән янып яши башлый. Шул ук елда Валериан Владимирович Халикъка партиягә керергә рекомендация бирә һәм егет коммунистлар партиясенең губерна комитетында татар-башкорт секциясенә җитәкчелек итә башлый. 1917 елның августында Самара губкомы документларында: “Мөселманнарның берләштерелгән социалистик комитеты”ннан И. Якупов, А. Садреев (аның документлардагы исеме Әбделхаликъ Садреев булган) һәм Ш. Измаилов аерылып чыгып, большевиклар канатын барлыкка китерделәр”, — дип язылган.
Октябрь революциясе вакытында Халикъ Садри Самарада Совет власте урнаштыру белән шөгыльләнә, шәһәр Думасына һәм мөселман-коммунистлар комитеты президиумы рәисе итеп сайлана.
Ә гражданнар сугышы башлангач Халикъ Садри Урта Иделдә партизан отрядлары оештыруга алына, Самара һәм Идел буен аклардан азат итүдә катнаша. Үзенең истәлекләрендә ул болай дип язган: “1918 елның язы һәм җәе аеруча авыр булды. Без тарихи вакыйгаларның үзәгендә кайнадык. Ләкин эшчеләр һәм татарларның отрядлары Самара һәм Казанны саклап кала алмадылар”. Кызыллар урманнарга качалар һәм шунда “Арск төркеме” оештырып, яңадан һөҗүмгә ташланалар.
Самараны аклардан азат иткәч, Халикъ Садри Мәскәүдә үткәрелгән татар һәм башкорт коммунистлары киңәшмәсендә делегат булып катнаша, Ленин белән очраша һәм аңа татарларның автономия төзергә теләкләре булуы турында әйтә. 1918 елның 26 декабрендә Мәскәүдән кайткан якташыбыз Самара мөселман оешмасының махсус җыелышын җыеп, киңәшмәдә булган хәлләрне сөйли.
Халикъ Садриның әдәби эшчәнлеге 1912 елда ук башлана. Нәкъ шул елда Уфада аның “Тегермәндә” дип аталган беренче хикәясе басылып чыга. Ә 1919 елда инде “Унике ел сөргендә” драматургия әсәре дөнья күрә.
Егерменче еллар башында Идел буе крестьяннары баш күтәрә башлый. Нәкъ шул вакытта Халикъ Садриның күз буу сәләте, халык белән эшли белү тәҗрибәсе кирәк булып чыга. Ул крестьян бунтын туктаттырып, үзен һәм күпсанлы халыкны сугыш һәм үтерештән һәм аннан соңгы репрессияләрдән коткарып кала. Аның дусты А. Давыдов бу эпизодны болай тасвирлый: “Аянычка төшкән крестьяннар каршына басып, Халикъ Мәскәүдә Ленин белән чәй эчеп утыруы турында сөйли башлады. Ә Крупская бу вакытта самавырны гел кайнатып торган икән… Шулай, түбәтәй кигән Ленин турында сөйли-сөйли дустым киеренке халәтне суытты һәм халык өйләренә тарала башлады…”
Аның күз буу сәләте турында авылдашлары һәм туганнары да хәбәрдар булган. Авылда әле дә бер кызыклы хәлне хәтерлиләр. Өстәл артында кәеф-сафа корып утырган чакта халык Халикътан күз буу сәләтен күрсәтүне сорала. Ул риза була. Бераздан кунакларның күз алдында күл пәйда була, карават, сандык, шкаф артларыннан каз-үрдәкләр килеп чыгып ишек-тәрәзә аша чыгып китә башлыйлар…
1920 елда Халикъ Садри Самара губернасының төньяк районнарын Татарстанга кертү белән шөгыльләнә, башка танылган татарлар белән бергә Татарстан автономиясен булдыру турындагы Декретка кул куя. Соңрак Богырыслан электростанциясендә җитәкче булып эшли, шул ук вакытта олылар мәктәбендә укый, аны тәмамлагач, Татар коммунистлары университетына керә…
Халикъ Садри бик тыйнак кеше булган, диләр. Ул Татарстан хөкүмәтендә тәкъдим ителгән югары чиннардан баш тарта, ә менә трамвай паркында партячейка секретаре, “Спартак” комбинаты директоры урынбасары кебек эшләргә бик теләп алына. Ул уйлап чыгару һәм рационализаторлык буенча дистәләгән китаплар язып бастыра. 1939 елда аны СССРның язучылар берлегенә алалар.
Якташыбызга Бөек Ватан сугышында катнашырга да туры килә. Батальон командиры Халикъ Садриевны батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләклиләр. Сталинград фронтында күргәннәре “Йөзмә госпитальдә” китабында чагылыш таба.
Сугыштан соң Халикъ Садри ныклап китап язу эше белән шөгыльләнә башлый. 1912 елдан башлап эшче һәм крестьян тормышы турындагы «Унике ел сөргендә» “Безнең таңнар”, “Ил батырлары”, “Тимерче малае”, “Зыятдин балалары” кебек әсәрләр язган булса, сугыштан соң хәрби темага язылган әсәрләре арасыннан “Йөзмә госпитальдә” дип аталганы аерылып тора, “Идел буенда сугышлар” һәм “Партизаннар” драма әсәрләре күп сәхнәләрдә куела. Шулай ук балалар театры өчен Халикъ Садри “Камал бабай әкиятләре”, Ш. Мәҗитов көенә — “Гөлфирә һәм Мөсфирә”, З. Хәбибуллин көенә — “Минем Ватаным”, С. Сәйдәшев музыкасына — “Шахтер җыры” җырларын яза. Советлар чорында бу җырлар радиоалгычлардан еш кына яңгырый. Шушы әдәби хезмәтләре өчен Халикъ Садри “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнә.
Халикъ Садри 1955 елның 8 мартында вафат була. Аның кече кызы актриса Эльвира Садриева әле дә исән, фин татарына кияүгә чыканнан бирле Финляндиядә яши. Ә мин, шушы язманың авторы, Халикъ Садриның бертуганыннан туган оныкчыгы булам.
Рөстәм НӘБИЕВ,
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты доценты, тарих фәннәре кандидаты.
РЕДАКЦИЯДӘН: Казанда нәшер ителүче “Гасырлар авазы” (“Эхо веков”) журналында басылып чыккан шушы язманы безгә Халикъ Садриның бертуганыннан туган энесе — Абдулла Галим улы Шараповның кызы Римма ханым Шарапова җибәргән. Өлкән яшьтәгеләр заманында Иске Ярмәк һәм Камышлы авыллары мәктәпләрендә тарих укытучысы булып эшләгән Абдулла Галим улын, мөгаен, хәтерлиләрдер әле.
Просмотров: 2256
Халик Садри — пролетарский писатель, борец за права трудового народа, революционер. Это не надо ретушировать.