Ришат Төхвәтуллин Роза Сабитова янына ни өчен барган?

dfcc161f9e94bfbfed66ab7c0d41f454_MТатар эстрадасының моңлы сандугачы Ришат Төхвәтуллин «Беренче канал»дагы «Давай поженимся» тапшыруы алып баручысы Роза Сабитова чакыруы буенча Мәскәүгә барды. Ни өчен Роза Ришатны чакырган соң?

Бу атнада Роза кызын кияүгә биргән. Туйны Мәскәүнең иң текә рестораннарының берсендә гөрләтеп үткәргәннәр. Мәҗлескә ул Ришат Төхвәтуллинны да чакырган. Ришатыбыз рус эстрадасының Катя Лель, Виктория Дайнеко, Ирина Ортман кебек танылган артистлары белән бер өстәл артында утырган.

14vV_7zBjis QMUWWAbr8lQ

- Мин авылда булганда, администраторым шалтыратып:»Ришат, сине «Беренче канал»дан эзлиләр», — диде. Бу минем өчен, әлбәттә, шок булды. Тиз арада Роза Сабитова белән элемтәгә кердек», — дип сөйләде Ришат Intertat.ru хәбәрчесенә. Роза Ришатның «Тыңлачы, сандугач» җырын ресторанда утырганда ишеткән һәм күзалдыннан балачагы узган кебек булган. Шуннан соң ул җырның кем җырлавы белән кызыксынып, ресторан хезмәткәрләреннән сораган һәм шунда эшләүчеләрнең берсе аңа үзенең дискын бүләк итеп биргән. Башта шаярту түгел микән, дип сагаеп та калдым, ди Ришат.

- Килен төшкәндә, мин җырлап каршы алдым. «Беренче канал»дан килгән продюсерлар, күп кенә танылган алып баручылар аркамнан сөеп, «Молодец!» диде. Роза «Ришат, сине якты, уңышлы киләчәк көтә! Мин бит синең тавышыңны ишеткәч, олы яшьтәге ир-ат дип уйладым. Ә син әле малай гына икәнсең», — диде ул. Минем өчен бу танышу, бу мәҗлес күңелле, якты хатирә булып истә калачак», — дип сөйләде безгә Ришат.

intertat.ru

Просмотров: 1821

Комментирование запрещено