
Крестьян – фермер хуҗалыгы башлыгы Кәрам Әбделхак улы Ганниев өч улы – Илдар, Илшат һәм Илнур белән.
Камышлы районының Иске Ярмәк авылы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Кәрам Ганниев уллары Илдар, Илшат һәм Илнар белән мине кыр читендә каршы алды. Трактор гүләве, тирә-якның гүзәл табигате күңелгә ниндидер илһам, матурлык, яшәү яме өсти торган матур чак иде.
Ашыгыч эше чыгып, Кәрам Әбделхак улы машина-трактор мастерскоена китеп барды. Шуңа күрә миңа аның уллары белән әңгәмә корырга туры килде. Читать полностью