Татарстанда татар яшьләре көннәре ачылды / Римма Ратникова: «Многое из того, что инициировали участники Дней татарской молодежи, осуществилось»

ratnikova

«Идел» яшьләр үзәгендә XXV Татар яшьләре көннәрен рәсми рәвештә ачу тантанасы узды. Искәртеп узабыз: чара 25-31 августка кадәр уза. Яшьләр үзәге территориясендә РФның 30 төбәге, шулай ук Казакъстан, Төркия һәм Австралиядән татар милләтенең 180 иң актив яшьләр лидерлары очрашты.   

Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова катнашты. Ул катнашучыларга сәламләү чыгыш белән мөрәҗәгать итте, ул шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин теләкләрен дә җиткерде һәм  25 елда республиканың татарларның милли үзенчәлеген ныгыту өлкәсендә ирешкән казанышлары хакында сөйләде.

«25 ел элек Татар яшьләре көннәре үткәрелә генә башлаган вакытта, бу форумның барлык чаралары да рус телендә уза иде.  Без форумга килеп, шулай ук рус телендә чыгыш ясый, ул чакта үзебез дә татар телен начар белә идек әле. «Ул вакытта биредә бик кызу дискуссияләр барды, фикерләр каршылыгы да булды, әмма, нигездә, Татарстанга үз Конституциясен кабул итәргә, суверенитет турындагы Декларация кабул итәргә кирәк, дип фикерләр яңгырады. Барлык сорауларны да татар яшьләре күтәрде, депутат һәм сәясәтчеләр аларның фикеренә колак салды. Яшьләр татар телен өйрәнергә, моның өчен шартлар тудырырга, татар мәктәпләрен үстерергә кирәк, дип сөйләште. Республикадан читтә гомер итүче татарларга Татарстаннан ярдәм итү зарур, диделәр. Боларның күбесе алдагы елларда тормышка ашырылды. Әлбәттә, бүген башка вазгыять. Дискуссияләр дә ул кадәр кискен түгел, сораулар да кимеде. Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте бик зур эш башкара. Бу оешма Россия субъектлары һәм аннан читтә яшәүче татар яшьләрен һәм татарларны берләштерә. Бүген урыннардагы татар оешмалары үзләренә методик, финанс ярдәме кирәк, ди. Татар мохтариятләре аша бу проблемаларны хәл итәргә мөмкин», — дип билгеләп үтте Римма Ратникова.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин да җыелучыларны сәламләде. «Бүген биредә Татар яшьләре көннәрен оештыруда башлап йөргән ветераннар, әлеге чараны 25 ел буе үткәргән кешеләр катнаша. Мин форумда катнашучыларга ,конструктив диалог Россия һәм чит илләрдәге татар яшьләре оешмаларында булган проблемаларны хәл итәргә булышсын, дип телим. Сезнең өчен бик кызыклы программа әзерләнгән, иртәгә Болгарда, Иннополиста булачаксыз, Республика көне алдыннан төрле чараларда катнашачаксыз. Биредә алган белемнәрне үзегез торган төбәкә алып кайтып, хезмәттәшләрегезгә, дусларыгызга, татар яшьләре оешмасындагы дусларыгызга җиткерегез диясем килә», — дип билгеләп үтте Р.Гарифуллин чыгышында.

Аннары ул аеруча актив катнашучыларга ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының «РФ төбәкләре яшьләре арасында мәдәни мирас, милли гореф-гадәтләр, туган телне саклап калу һәм алга таба үстерүдәге актив эшчәнлек өчен» дигән Рәхмәт хатларын тапшырды.

Оешманың җитәкчесе — Татар федераль  милли-мәдәни мохтарият рәисе Илдар Гыйльметдинов та Татар яшьләре көннәре ветераннарына мохтариятнең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Алдагы көннәрдә Татар яшьләре көннәрендә катнашучыларны тарих, дин, татар теле, мәдәният һәм бию, гарәп каллиграфиясе дәресләре көтә. Делегатлар төрле семинар-тренинг, түгәрәк өстәлләрдә катнашачак, дәүләт хакимяте органнары җитәкчеләре, иҗтимагый оешма һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашачак. Шулай ук «Татар кызы» һәм «Татар егете» дигән иҗади бәйгеләрдә дә үзләрен сынап карый алачак.      

  * * *

В молодежном центре «Волга» состоялась церемония официального открытия XXV Дней татарской молодежи. Напомним, мероприятие проходит с 25 по 31 августа. На территории молодежного центра встретились 180 самых активных молодежных лидеров, представляющих татарский народ, из 30 регионов РФ, а также Казахстана, Турции и Австралии.

Церемонию открытия посетила заместитель Председателя Государственного Совета РТ, председатель Союза журналистов РТ, депутат Государственного Совета РТ пятого созыва Римма Ратникова.

Она выступила с приветственной речью, в которой передала пожелания Председателя Государственного совета РТ Фарида Мухаметшина и рассказала о том, чего добилась республика за последние 25 лет в области укрепления национальной идентичности татар.

«25 лет назад, когда только появились Дни татарской молодежи, все мероприятия этого форума проводились на русском языке, мы приезжали на форум и выступали на русском языке, мы и сами тогда плоховато знали татарский язык. В те времена здесь шли такие горячие дискуссии, было столкновение мнений, но в основном обсуждалось, что Татарстану нужно принимать свою Конституцию, нужно принимать Декларацию о суверенитете. Все эти вопросы поднимала татарская молодежь, депутаты и политики прислушивались к ее мнению. Молодежь говорила о том, что нужно изучать родной язык, создавать для этого условия, что нужно поднимать татарские школы. Говорили о том, что татарам, которые живут за пределами республики, нужна помощь от Татарстана. Многое из этого претворилось в жизнь в последующие годы. Конечно, сегодня другая ситуация. Дискуссии не такие острые, и вопросов стало меньше. Федеральная национально-культурная автономия татар ведет очень большую работу. Это организация объединяет татарскую молодежь и татар, которые живут в других субъектах России и за ее пределами. Сегодня многие татарские организации на местах говорят о том, что им нужна методическая, финансовая помощь. Через рычаги автономии татар эти проблемы можно решить», – отметила Римма Ратникова.

С приветственной речью к собравшимся обратился и заместитель министра по делам молодежи и спорту РТ Рустам Гарифуллин. «Сегодня здесь присутствуют ветераны, организаторы Дней татарской молодежи, которые проводили эти мероприятия все 25 лет. Я хочу пожелать участникам форума, чтобы конструктивный диалог помог нам решить вопросы, проблемы, которые есть у молодежных татарских организаций в России и за рубежом. Для вас подготовлена очень интересная программа, завтра посетите Болгар, Иннополис, примите участие в республиканском мероприятии в преддверии Дня республики. Хочу пожелать, чтобы знания, которые вы здесь получите, вы привезли к себе на Родину и передали своим коллегам, друзьям из татарских молодежных организаций», – отметил в обращении Р.Гарифуллин.

Далее он вручил отличившимся Благодарственные письма Министерства по делам молодежи и спорту РТ «За активную деятельность по сохранению и дальнейшему развитию культурного наследия, национальных традиций, родного языка среди молодежи в регионах РФ».

Благодарственные письма Федеральной национально-культурной автономии татар вручил ветеранам Дней татарской молодежи председатель организации Ильдар Гильмутдинов.

В ближайшие дни участников Дней татарской молодежи ждут уроки истории, религии, татарского языка, культуры и танца, арабской каллиграфии. Делегаты Дней татарской молодежи примут участие в работе различных семинаров-тренингов, круглых столов, встретятся с руководителями государственных органов власти, общественных организаций и представителями средств массовой информации. Татарская молодежь сможет посостязаться в таких творческих конкурсах, как «Татар кызы» и «Татар егете».

ИА «Татар-информ»

Просмотров: 1151

Комментирование запрещено