Корбан гаете – мөселманнарның иң зур, көтеп алынган бәйрәме. Самар өлкәсенең Камышлы авылында бу көнне күбесе корбан чалды, кайберәүләр туганнары, ата-аналары каберен зират кылды, кунакка йөреште. Кемнәрдер өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтеп, мохтаҗларга ярдәм итте.
Казанда «Түбәтәй» дип аталган фастфуд челтәре ачкан якташыбыз Солтан Сафин Камышлы авылындагы туган йортларына кайтып, корбан чалды. Егетнең әнисе Раилә Нәгыйм кызы корбан чалучыларны дәшеп алып, гает коймагы белән чәй эчү оештырылды.

Кылган эш-гамәлләребез, чалган корбаннарыбыз, уй-теләкләребез, догаларыбыз кабул булсын иде!
«Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.
КОНТЕКСТ:
“Түбәтәй”гә барабызмы? (ВИДЕО)
* * *
На руку проекту камышлинца Султана Сафина должны сыграть грядущие крупные мероприятия в Казани
* * *
В Казани даже мороженое будет с национальным колоритом (ВИДЕО) / Казанда «Түбәтәй» фастфуд челтәре ачыла
* * *
Якташыбыз Казанда «Түбәтәй» милли ризык челтәре ача / Открывается сеть татарского фастфуда «Түбәтәй»
* * *
Султан САФИН: МЕЧТАТЬ, БЕССТРАШНО ПРЕОДОЛЕВАТЬ, ДОСТИГАТЬ И СНОВА МЕЧТАТЬ!
Просмотров: 2014