Укытучым, иң кадерле кешем, бүләк итеп ал син җырымны

2015-10-30_15353723нче октябрь көнендә Балыклы авылы “Шәфкатьлелек” бүлегендә бик матур бәйрәм уздырылды. Бу бәйрәм кичәсе хөрмәтле ветераннарга: укытучыларга һәм мәктәп хезмәткәрләренә багышланган иде.

-Хәерле көн, хөрмәтле кунакларыбыз! Бүген без монда армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләргә яхшылык орлыклары чәчүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны, тәмле-тәмле ризыклары белән сыйлаучы пешекчеләребез, мәктәпне чисталыкта тотучы җыештыручы апаларыбызны хөрмәтләргә җыелдык. Кадерлеләребез! Сез биргән белемнәр, киңәшләр безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Без сезгә мәңге рәхмәтлебез.

-Очратам да Сезне,
балачакның
Баллы хыялларын хәтерлим,
Йөзегезгә сарган бу сырларда
Минем өлешем дә
бардыр дим.
И, сөекле укытучым,
Сез һәрвакыт минем исемдә,
Беркайчан да тап төшермәм
Сезнең горур исемгә.

Менә шундый матур сүзләр, шигырь юллары белән ачып җибәрделәр кичәне бүлек җитәкчесе Ризидә Шәрәфетдинова һәм культорганизатор Әлфия Гафурова.

2015-10-30_1534302015-10-30_153501 2015-10-30_153537Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек таләп итә. Галим дә, төзүче дә, шагыйрь дә, табиб та укытучыдан башлана. һәркем укытучысын йөрәк түрендә йөртә, иң җылы хисләр белән искә ала. Менә бу бәйрәмдә дә хатирәләр сандыгы ачылды да “Шәфкатьлелек” кызлары һәм бәйрәм кичәсенең геройлары рәхәтләнеп мәктәп елларын, хезмәт юлларын барлады. И-и-и, ул мәктәптә укыган балачакны, безнең замандагы укытучыларның хезмәтен сөйләп кенә бетерерлекме соң?!

Мәдинә апа Вахитова укытучыларның хатын-кызлар советында, сайлаулар вакытында эшләгән эшләре, укучылары белән агитбригадада йөргән чакларын искә алса, мәктәп директоры булып эшләгән Фә­нүзә апа Манжукова мәктәпнең музее, фольклор ансамбле турында сөйләп китте. үземне Фә­нүзә Исхаковна турында яхшы беләм диеп йөри идем: мәктәп директоры, фольклор ансамбль җитәкчесе… Ул немец теле укытучысы булган икән һәм ниндие әле! Кичәне алып баручы кызлар укытучы апаларыннан немец телендә берничә сүз әйтеп китүен үтенгәннәр иде, Фәнүзә апабыз Гетеның озын шигырен сөйләп китмәсенме?! Хәйран калдык. Иң өлкән укытучы Фәһимә апа Гадельшинаның җырлавын үтендек без. “Үтте дә китте яшьлегем” җырын җырлап сихерләде безне Фәһимә Хаҗикабировна. Моң чишмәләре саекмаган әле Фәһимә апабызның. Гомерлек ярың гармунчы булсын да, биемәдә ди. әминә апа Нигъмәтуллина теттереп башкорт биюен биеп алды.

“Шәфкатьлелек” бүлеге кызлары да укытучыларга багышланган җырларын җырлады, шигырьләрен сөйләде. Бу бәйрәм кичәсенә кунак итеп чакырылган Ленар Абсаттаров та укытучыларына багышлап үзе язган “Укытучыма” җырын башкарды. “Ленарның Балыклыга кайтуына бик шатбыз. Аның белән бәйрәмнәр дә ямьләнеп китте. Исән-сау бергә-бергә эшләргә язсын”, ди бүлек җитәкчесе Ризидә. Яраткан укучыларының туган авылына бөтенләйгә кайтуына укытучылары да куанган. Алар аңа авыр да, җаваплы да эшендә уңышлар теләделәр, кирәк булса ярдәм итәчәкләрен дә белдерделәр.

Бәйрәм тәм-томнар тулы өстәл артында дәвам итте. Сөйләшеп сүзләр, җырлап җырлар бетмәде. “Шәфкатьлелек” бүлегендә чын-чыннан үз эшенең осталары эшли дияр идем мин. Бүлекнең пешекчесе Галия Морзаханова әзерләгән аш-сулар телеңне йотмалы иде.

Бәйрәм соңында бүлек кызлары үзләренең хөрмәтле кунакларына истәлекле бүләкләр дә тапшырды. әлбәттә инде хәзерге заманда мондый бәйрәмнәр үткәрү ярыйсы гына чыгымнар да сорый һәм иганәчеләр эзләргә туры килә. Ярдәм кулы сузучылар бар бу авылда һәм алар да шушы укытучыларның укучылары бит. Менә алар: Рәис Абсаттаров, Раиль Шәрәфетдинов, Рәсимә Нигъмәтуллина, Азат Шарапов, Фәния Хәкимова һәм Наилә Усманова.

Кичә геройлары бәйрәмнән канәгать булып, бүлек кызларына һәм иганәчеләргә зур рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек теләп таралыштылар. Бик җылы кичә булды бу.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.
Автор фоторәсемнәре.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1544

Один комментарий

  1. Анламадым, Линар Балыклыда яшиме эллэ хэзер? Кученеп киткэнме туган авылына?