В рамках новогодней акции «Встреча зимних волшебников» в Казани состоится встреча татарстанского Кыш Бабая и Санта-Клауса из Лапландии. Совсем скоро Санта отправится в традиционное рождественское турне, во время которого планирует посетить Самару, а 12 ноября – Казань.
«12 ноября этого года состоится долгожданная встреча Санта-Клауса и Кыш Бабая в Татарстане, а именно – в Казани. Организаторами этого события являются Госкомитет РТ по туризму совместно с финской авиакомпанией Finnair и туристической компанией «Тревел-Эндвок», которая, кстати, является автором и патентодержателем проекта «Резиденция Кыш Бабай и Кар Кызы». Визит Санта-Клауса организован при содействии Совета по туризму Финляндии», – рассказала на пресс-конференции в ИА «Татар-информ» заместитель председателя Госкомитета РТ по туризму Лиана Саетова.
По ее словам, Санта-Клаус в этом году в свое рождественское турне включил два российских города – Самару и Казань. Сначала волшебник из Лапландии посетит Самару, после чего отправится в столицу Татарстана.
В Казани гостя из Лапландии ожидает насыщенная праздничная программа, в которой ему отведена одна из главных ролей вместе с Кыш Бабаем. Как рассказала Лиана Саетова, предстоящий визит в первую очередь имеет гуманитарную и социальную направленность, так как на праздник будут приглашены дети с ограниченными возможностями, подопечные социального сектора РОО «Академия ремесел РТ» и др. Помимо этого, принять участие в предстоящих праздничных мероприятиях приглашаются и взрослые, и дети – все те, кто верит в чудеса и волшебство.
Санта-Клаус и Кыш Бабай встретятся днем 12 ноября у ворот Казанского Кремля, после чего отправятся в парад-шествие вместе с приглашенными детьми и лесной свитой Кыш Бабая (дочкой Кар Кызы, Шурале, Убырлы-карчык, Батыром, Тахиром и Зухрой, красавицей Алтынчеч, Шайтаном) по улице Баумана до ТЦ «Кольцо». После небольшой пресс-конференции волшебная делегация переедет в развлекательный комплекс «Туган авылым», где пройдет торжественное открытие избы Кыш Бабая, созданной специально для тех, кто не может посетить резиденцию Кыш Бабая в Арском районе. В «Туган авылым» дети смогут загадать желание на коленях у Санты или в дубах-шептунах у Кыш Бабая. Как сообщили сегодня организаторы мероприятия, первыми гостями избы Кыш Бабая станут именно дети с ограниченными возможностями.
На следующий день в программе визита лапландского гостя запланировано посещение детского хосписа им.Анжелы Вавиловой, где волшебники вручат онкобольным детям подарки.
«С Санта-Клаусом встречаемся очень часто. Например, 18 ноября Санта и я поедем к российскому Деду Морозу в Великий Устюг, – поделился с журналистами Кыш Бабай. – Эта встреча в Казани планировалась давно. Мы с Санта-Клаусом знакомы и уже встречались, только, к сожалению, не на татарстанской земле. Сюда он приедет впервые. А с ним мы, конечно, встречались на других площадках, у других персонажей: и у нашего Деда Мороза, и у казачьего Деда Мороза в Гатчине. Несколько раз мы с ним встречались в Москве на выставках по событийному туризму. Так что с ним мы уже давно установили контакт».
* * *
Кар яумагач, Кыш бабай килүен дә көтмибез әле. Әмма кичә “Татмедиа”да үткәрелгән матбугат конференциясендә Кыш бабайның инде әзерлек эшләре белән мәшгуль булып йөрүен үз күзләребез белән күрдек. Алай гына да түгел, ул Татарстан җирлегендә беренче тапкыр Санта Клаусны каршы алырга җыенуын белдерә.
Лапландия кунагы балаларга яңа елны бер ай ярым алдан бүләк итәчәк. Санта Клаус, Самарада булганнан соң, 12 ноябрь көнне – ике көнгә Казанда туктала. ТР туризм буенча дәүләт комитетының рәис урынбасары Лиана Сәетова белдерүенчә, бәйрәм чаралары шактый кызыклы һәм әһәмиятле булуы белән аерылып торыр дип көтелә. 12 ноябрь көнне Кыш бабай белән Санта Клаус Казан Кремлендә балаларны кабул итәчәк, бүләкләр тапшырачак. Аннан журналистлар белән матбугат конференциясе үткәрергә җыеналар. Кичке сәгать 3 тән 4 кә кадәр Санта Клаус, Кыш бабай, Кар кызы, Шүрәле, Убырлы карчык, Батыр, Таһир-Зөһрә, Шайтан белән Кремльдән Тукай мәйданына кадәр парад үткәрәчәк. Санта Клаус бөтен балаларны Бауман урамы буйлап шул чарада катнашырга чакыра. Аннан алдарак сәгатьләрдә “Туган авылым” күңел ачу комплексында Кыш бабай үзенең йортын ачу тантанасын оештыра. Анда Санта Клаусның итәгенә утырып теләк әйтү, Кыш бабайга да теләкләр җиткерү мөмкин була. Башта кунакка физик мөмкинлекләре чикле балалар киләчәк, аннан Кыш бабайны күрергә теләгән һәркем бу йортның ишеген шакып карый ала. Кыш бабайның оештыру эшләрен алып баручы Юлия Таланова белдерүенчә, “Биредә Кыш бабайны һәм Санта Клаусны күрергә теләгән һәр баланы да кабул итәчәкләр”.
Кыш кунаклары икенче көнне Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписына барырга уйлыйлар. Анда яман шеш белән авыручы балаларга бүләкләр таратмакчы булалар. Төнлә исә Кыш бабай Санта Клаусны озатырга аэропортка бара.
Кыш бабай дигәндә могҗизалы серле балачак күз алдына килә. Бала күңелендә нәкъ менә Кыш бабайга гына сөйли торган теләкләр була. Инде балалардан өч меңнән артык хат алынган. “Берсен дә бүләксез калдырмаска тырышабыз. Узган ел Кыш бабайга Биектау районында яшәүче өч балалы гаиләдән хат килгән иде. Яңа елга бүләк алырга акчабыз юк, дип язганнар иде. Без җавапсыз кала алмадык. Соңыннан шушы гаилә Кыш бабайга рәхмәт әйтеп тә язган иде”, – дип сөйли оештыручылар. Кыш бабай исә хатларның Себердән башлап якын чит илләрдән дә килүен белдерә. “Балалар гына түгел, яшьләр һәм өлкәннәрнең күбесе мәхәббәт килүен көтеп тә хат яза. Могҗизалар булыша, күрәсең, ел саен шундый хатлар да язмаслар иде. Миңа ел дәвамында язарга мөмкин. Бауман урамының 25 нче йортында бу хатлар өчен махсус тартмачык та бар”, – дип сөйли Кыш бабай.
Гомумән, теләк тели белү – үзе бер могҗиза. Туган телеңдә теләсәң бигрәк тә күңелле ул. Тел мәсьәләсенә килгәндә, безнең Кыш бабай татарча белми булып чыкты. Матбугат конференциясендә “Ник татарча белми?” дигән сорауны да ишетмәмешкә салыштылар. Ә Татарстанга беренче тапкыр сәфәр чыгучы Санта Клаус, фин булса да, рус телен яхшы белә икән. Безнең Кыш бабайның татарча белүе бу очракта мәҗбүри булырга тиеш. Чөнки ул татар Кыш бабае бит. Ник аның исеме җисеменә туры килмидер, журналистларга монысы аңлашылып бетмәде. Әле бит аның резиденциясе дә Арчада, Тукай ягы – Кырлай авылында урнашкан.
Кырлай дигәннән, Кыш бабай янына 5 декабрьдән башлап кунакка барырга мөмкин. Махсус автобуслар, гадәттәгечә, ”Татарстан” кунакханәсе яныннан алып китә торган була.
“Ватаным Татарстан”, № 167, 03.11.2015
Просмотров: 1746