Беркөнне мәктәбебездә һөнәр сайлау турында сөйләшү булды. Безнең класста 18 укучыдан бары икесе генә укытучы булырга теләген белдерде. Шуларның берсе мин идем. Миңа шушы фикергә килергә укытучы булып эшләгән әбием, бабам, әнием һәм ике апам этәргеч булдылар.
Классташларыма да әнием ягыннан әбием Разия һәм бабам Мидхәт Гарифуллиннар турында сөйләдем. Каникул вакытларында мин һәрвакыт аларга кунакка барам, җәен урманга җиләккә, гөмбәгә йөрибез, бакчада да эшлибез.
Разия Сарыйм кызы 1945 елның 5 ноябрендә Яңа Мансур авылында туган, шунда үскән, шунда укыган. Бик кечкенә чагыннан ук укытучы булырга хыялланган.
1962 елда, мәктәпне тәмамлагач, ул Куйбышев пединститутының тарих бүлегенә укырга кергән. Мидхәт бабам белән дә алар шунда танышканнар.
Мидхәт Миннәхмәт улы Владивосток шәһәрендә 1946 елда туган, мәктәпне тәмамлагач, Венгриядә хезмәт иткән. Кайтуга ул да әбием укыган пединститутның рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергән. Кулларына диплом алгач, алар икесе дә Яңа Мансурга кайтып, мәктәпкә эшкә урнашалар һәм шул ук елны өйләнешәләр дә.
Берничә елдан район җитәкчелеге әбиемне күрше Нугай авылы мәктәбенә директор итеп билгели һәм алар бабам белән биредә өч ел эшлиләр. Аннан соң кабат Яңа Мансурга кайталар һәм мәктәптә укыталар.
Шулай, гомер буе балалар белән эшләргә, күпме белем, сабырлык кирәккәндер бабам белән әбиемә!
Яңа Мансур халкы да аларны хөрмәт итә, чөнки күпчелеге — әбием белән бабамның укучылары бит. Разия әбием әле дә җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ул — “Лаеклы ялдагылар клубы” җитәкчесе.
Озакламый әбиемә 70 яшь тула. Без аны тәбрикләргә Яңа Мансурга барачакбыз. Әбием безне тәмле бәлешләре белән каршы алачак.
Бабам белән әбием өч кыз: Гөлнара, Айсылу апамнарны һәм Алия әниемне үстергәннәр. Өчесе дә әти-әниләре юлыннан китеп, югары белем алганнар, бүген дә укытучы булып эшлиләр. Минем әнием күрше Рысайкино авылында тарих фәнен укыта. Мин алар белән горурланам, үзем дә, үскәч, укытучы булырга хыялланам.
Рөстәм ГӘРӘЕВ,
Гали авылы мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы.
Похвистнево районы.
Просмотров: 2062