Әфидә апа — бүгенге көндә дә укытучы…

docs.mail.ru«Бердәмлек”нең 33нче санында чыккан “Әбиемнең серле догалары…” язмасын укыгач, Әфидә апа Каюмованың бүгенге көндә дә элеккеге еллардагы кебек укытучы, белем бирүче булганын аңладым. 1950 елларда Камышлы районының кечкенә генә Йолдыз авылында укытучы булып эшләгәндә төшерелгән рәсем миңа бик күп истәлекләрне күз алдыма китерде.

1948 елда мин нәкъ шул авыл мәктәбендә Әфидә апада белем ала башладым. Ул безне иң беренче парта артында  ничек  дөрес, туры итеп утырырга, каләмне дөрес тотарга өйрәтте.

Ул елларда “матур язу” дәресләре бар иде бит. Мәктәпкә шәмәхә караны йөртергә савыт булмау сәбәпле без аны чәкүшкә (250 граммлы) шешәдә алып килә идек. Перолы ручканы карага манганда һәм язганда безнең өч бармагыбыз буялып бетә торган иде. Безне өйрәтә-өйрәтә Әфидә апаның да бармаклары карага манчыла иде. Тик аның куллары икенче көнне чип-чиста булсалар, безнекеләр исә уку елы тәмамлангач, җәйге каникуллар вакытында бәрәңге бакчасын утап, Уксады елгасында су кергәндә генә чистаралар иде.

Бергә үскән, бергә укыган күрше малаеның кара савытын ваткан булганмын икән. 1975 елда аның белән очрашып, Йолдызыбызны искә төшереп, көлешеп-сөйләшеп утырганда ул миңа истәлеккә шундый кара савыты табып бирергә тиеш икәнлегемне әйтте. Һәм мин  аңа 25 — 30 еллар  буе бәллүрдән эшләнгән кара савыты эзләдем, ләкин таба гына алмадым бит. 2007 елда кабат очрашканда аңардан бәхиллек сорадым. Бергәләшеп  көлештек тә, дус¬тым: “Бәхиллим, минем бу турыда хәтердә бернәрсә дә калмаган”, — диде. Ә менә Әфидә апаның “Бердәмлек”тә басылып чыккан 1950 еллардагы фоторәсеме Йолдыз авылы тормышын, авылдашларымны яңадан  хәтергә төшерде.

Әфидә апаның  әбисенең улларын сугышка озатканда нинди дога кылып һәм язып бирүе турында соравына минем фикерем түбәндәгечә. “Сугыш” сүзе “көрәш” сүзенә дә туры килә бит. Бүгенге көндә дә Бөек Ватан сугышындагы кебек корал белән сугышу булмаса да, кеше көндә сугышта, көрәштә. Хәзрәтләребез  сөйләвенчә, Бәдер дигән сугышта мөселманнар кыенлык белән җиңеп чыккач, Пәйгәмбәребездән (с.г.в.) сорыйлар икән:

- Бәдер сугышыннан да авыррак сугыш булмасмы?  Ул моңа: “Алда безне тагын да авыр сугыш көтә — нәфес белән көрәшү”, -  дип җавап бирә. “Нәфес белән көрәшү” — ул бик күп мәгънәгә ия нәрсә. Сабыр итү дә көрәш, юлда машинада бару да – көрәш… Балаларыңны, иреңне, хатыныңны эшкә, укырга, ял итәргә һәм башка урыннарга озату да – көрәш, чөнки кеше үзенең нинди яманлыклар, явызлыклар көтүен белми. Фатирыбызның бүгенге тимер ишеге дә — көрәшнең бер төре ул. 1950 елларда Йолдызда капкадагы яки ишектәге аркылы таяк тимер йозакны алыштыра торган иде.

Әфидә апаның язуыннан сугыш — көрәш вакытында ислам динендә Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге һәм моның өчен аерым бер  дога барлыгы аңлашылып тора. Һәр кеше (ата-ана, әби-бабай, яшүсмер, егет-ир-ат яки хатын-кыз) бу доганы табарга, үзе укырга һәм башкаларга да өйрәтергә тиеш.

Әфидә апа укытучы буларак, бу бурычны безгә — халыкка, җиткерде һәм үзеннән җаваплылыкны төшерде. Сөбханә Аллаһы үзенә әҗер-савап бирсен. Хәзрәтләребез аңа бу турыда җавапны кайчан бирерләр, белмим. Профессор доктор М.Җамал Софуоглуның “Догалар китабы”ның 229нчы битендә “Сугышка киткәндә укы¬ла торган дога”сы бар. Мин шуның интернеттан алган вариантын сезгә, “Бердәмлек” укучыларына, да тәкъдим итәсем килә.

Менә ул:

“Сугышка киткәндә укыла торган дога”ның гарәпчәсе:

«Әлхәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәссаләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлиф ләәәәм-миииим. Гулибәтир-руум. Фии әденәл-әръдый вә һүм мим бәгъди галәбиһим сәйәгълибүүн. Фии бидгый синиин. Лилләәһил әмру миң кабелү вә мим бәгъдү вә йәүмә-изий-йәфрахуль-мүэминүүн. Би нәсрыйлләәһи йәңсуру мәй-йәшәәә-ү вә һүәл-газиизүр-рахиим. Вәгъдәллааһи ләә йүхълифүллааһү вәгъдәһүү вә ләкиннә әксәран-нәәси ләә йәгъләмүүн.
Иңфируу хыйфәәфәүв-вә сикааләүв-вә җәәһидүү би әмвәәликүм вә әңфүсикүм фии сәбиилилләәһи зәәликүм хайрул-ләкүм иң күңтүм тәгъләмүүн.

Әллааһүммә әнтә гадудии вә заһирии бикә әхуулү вә бикә әсуулү вә бикә үкаатил. Әллааһүммә мүнзиләл-бәракәәти вә мүҗрийәс-сәхәәби вә һәәзимәл-әхзәәби вәһзимһүм вәнсурнәә галәйһим. Сәйүһзәмүл-җәмгу вә йүәллүнәд-дүбүүр. Бәлис-сәәгатү мәүгыйдүһүм вәс-сәгатү әдһаа вә әмәръ. Әллааһүммә әнҗиз лии мәә вәгаттәнии. Әллааһүммә әәти мәә вәгаттәнии иннәә фәтәхнәә ләкә фәтхәм-мүбиинәә. Лийәгъфира ләкәллааһү мәә тәкаддәмә миң зәмбикә вә мәә тә-әххара вә йүтиммә нигъмәтәһүү галәйкә вә йәһдийәкә сыйраатам-мүстәкыйимәә. Вә йәңсуракәллааһү нәсъран газиизәә. Нәсърум минәллааһи вә фәтхүң кариибүв-вә бәшширил-мүэминиин”. Шулай ук татар телендә тәрҗемәсе:

“Әлиф ләәәм-миииим. Гарәп җиренең Румга якын җирендә Румнар сугышта җиңелделәр. Ул Румнар җиңелгәннән соң, тиз арада фарсыларны җиңәчәкләр. Бу берничә ел эчендә булачак. Башта да, ахырда да әмерләр Аллаһыныкыдыр. Аллаһының җиңү биргәне өчен ул көнне мөэминнәр шатланачаклар. Ул теләгәненә җиңү бирер. Ул Газиз һәм Рәхимледер. Аллаһ бу җиңүне вәгъдә итте, Аллаһ вәгъдәсеннән кайтмас. Ләкин күп кешеләр моны белмәсләр. («Рум» сүрәсе, аять 1-6.)

Әй, мөэминнәр! Җәяүле булсагыз да, ат өстендә булсагыз да, сәфәрдә булыгыз һәм Аллаһының юлында сугышыгыз. Белегез, бу сезнең өчен бик хәерледер. («Тәүбә» сүрәсе, аять 41.)

Аллаһым! Син миңа көч бирүче һәм таяныч биреп ярдәм итүче. Дошманга Синең белән һөҗүм итәм. Синең ярдәмең белән көрәшеп, Синең ярдәмең белән сугышамын.

Аллаһым! Әй, бәрәкәтне иңдергән, болытлар¬ны йөрткән һәм дошманнарны тараткан Раббым. Дошманнарыбызны тарат, безгә җиңү бир. Бердәмлек бозылачак, асты-өскә киләчәк, до¬шманнарга бозылачак вакыт килде. Бу вакыт алар өчен куркыныч һәм ачыдыр. Аллаһым! Миңа биргән вәгъдәңне җиренә җиткер. Миңа: «элек һәм соңыннан кылган гөнаһыңны багышлау, гафу итү һәм ислам динен таратуны тәмамлау нигъмәтен бирү вә сине туры юлга күндерү өчен һәм җиңеп чыгар өчен кирәк булган ярдәмне Аллаһ сиңа бирсен» дигән сүзеңне җиренә җиткер. («Фәтех» сүрәсе, аять 1-3).

Ярдәм Аллаһыдандыр, җиңү дә якындыр. Мөэминнәргә сөенеч хәбәр булсын. («Саф» сүрәсе, аять 13.)

Әфидә апаның язмасында игътибарга лаек булган тагын бер сүз бар – АБЗЫЙ. Никтер бу матур сүз хәзер сөйләшү теленнән төшеп калды. Безнең чор кешеләре 1920 – 1925 елга кадәр туган кешеләргә “абзый” дип өндәштек, ә яшьрәкләргә “абый” дип әйтә идек. Моннан өч ел элек миңа бер хатын-кыз “абзый” дип өндәште, һәм моның өчен мин бүген дә аңа рәхмәтле. “Абый” сүзе миңа солдат рәтен хәтерләтә — “миңа буйсын” мәгьнәсендәге кебек. Ә менә “абзый” бөтенләй башкача яңгырый, хөрмәтләү дә, зурлау да була.

Әфидә апага чиксез рәхмәтле мин, Аллаһы Тәгаләдән аңа картлык көнендә сәламәтлек, ә апаның үзеннән бәхиллек сорыйм.

Рәфгать РӘФӘГЫЙТДИНОВ,
Камышлы районының Йолдыз авылында туып үсеп, шундагы башлангыч мәктәптә Әфидә апа Каюмованың классында белем алган хезмәт ветераны, элеккеге хәрби врач.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1806

Комментирование запрещено