Ике көн элек төрле социаль челтәрләр аша Россия шәһәрләрендә теракт оештырырга әзерләнүләре турындагы хәбәр таралды. Аларга ышансаң, 18 террорчы-үлемгә дучар кеше җибәрелгән, зур сәүдә үзәкләрен шартлатачаклар, имеш…
Шул ук көнне ТР Эчке эшләр министрлыгы рәсми белдерү белән чыгып, әлеге сүзләрнең дөрес булмавын, оператив хәлнең күзәтү астында булуын җиткерде. Инде Татарстан хокук саклаучыларының әлеге хәбәрне тарату белән мавыгучыларның эзенә төшүләре турында да хәбәр ителде. Бу хакта «Интерфакс» язып чыккан.
Хак булса, полиция интернет челтәрендә якын арада Россиядә террорчылык актлары сериясе әзерләнү турындагы хәбәрләр таратучы интернет-кулланучылардан сорау алачак икән. Әлегә бу хакта рәсми мәгълүмат юк.
* * *
Правоохранительные органы установили лиц, которые активно распространяли в соцсетях информацию о якобы готовящихся в РФ терактах, сообщила официальный представитель МВД России Елена Алексеева.
Ранее в соцсетях появилась информация со ссылкой на МВД о предполагаемых терактах, которые готовятся в Татарстане, затем она трансформировалась до сообщений в соцсетях о якобы готовящихся терактах по всей территории России.
«Полиция установила ряд лиц, наиболее активно распространяющих различные варианты информации на данную тему в сети. В ближайшее время они будут опрошены о целях и задачах распространения подобных сообщений», — написала Алексеева в своём Instagram.
КОНТЕКСТ:
Пресс-секретарь Президента РТ назвал сообщения о готовящихся терактах провокацией / ТР Президенты теракт оештырылу турындагы ялган хәбәрләр таратуны туктатырга кушты
Просмотров: 1432