Самарада Ватаныбыз геройларын зурладылар

Өлкә губернаторы Николай Меркушкин Хәтер парадының махсус кунагы Василий Лановой белән.

Өлкә губернаторы Николай Меркушкин Хәтер парадының махсус кунагы Василий Лановой белән.

1941 елның  7 ноябре илебез өчен истәлекле дата. Бу көнне Мәскәүдә, Куйбышевта һәм Воронежда Совет гаскәрләре парады уза. Шуннан сугышчылар турыга сугышка китә.

Хәрби парад Советлар Союзының көчен, халкыбызның бердәмлеген, дошманга каршы ахыргы сулышына кадәр сугышырга әзер булуын бөтен дөньяга күрсәтте.

Самарада шушы парад ис­тәлегенә бишенче тапкыр Хәтер парады уздырылды. Көн­нең салкын булуына карамастан, Куйбышев мәйданына меңләгән шәһәр халкы җыелган иде.

Чараның төп өлеше башланганчы зур экраннан “Идел буе халкының Бөек Җиңүгә керткән өлеше” дип аталган документаль фильм күрсәтелде. Аның авторлары видеоматериалларны Идел буе федераль округы төбәкләреннән җыеп туп­лаганнар. Хәрби кинооператорлар төшергән уникаль хро­ника кадр­ларыннан торган бу фильм­да күпләргә билгеле булмаган яңа мәгълүматлар яңгырады. Яшь буын вәкилләре  һәм олы яшьтәгеләр арасында бу документаль фильм турында: “Бик кызыклы, тагын бер кат карыйсы иде”, — диючеләр күп булды.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештыручылар бәйрәм чарасын аеруча зур итеп үткәрергә булганнар. Куйбышев мәйданына Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Воронеж шә­һәрләреннән мөхтәрәм кунаклар килгән иде. Алар — төрле елларда Советлар Союзы һәм Россия Герое исеменә лаек булган кешеләр. Араларында “кайнар нокта”ларда батырларча сугышкан хәрбиләр, космонавтлар, сугыш һәм хезмәт ветеран оешмалары вәкилләре бар иде.

Өлкә губернаторы Николай Меркушкин парадка җыелган халыкны сәламләп, аның Ватаныбыз геройларына багышланып үткәрелүен ассызлыклап үтте.

- Сез — фашистлар Гер­мания­сен тар-мар итүгә һәм илебезне ныгытуга күп көч куйган кешеләр. Сез — безнең өчен түземлелек һәм батырлык үр­нәге, — диде ул, ветераннарга мөрәҗагать итеп.

Быелгы чара шартлы рә­веш­тә өч өлешкә бүленгән иде. Иң элек мәйдан аша Бөек Ватан сугышында катнашкан данлыклы хәр­би берләшмәләрнең һәм часть­ларның байракларын тотып, сугыш чорындагы хәрби кием­нәргә киенгән расчетлар үтте.

Алардан соң, элеккеге дүрт Хәтер парадыннан аермалы буларак, “Геройлар полкы” узды. Кулларына СССР һәм Россия Герое исеменә лаек булган якташлары, туганнары портретларын тоткан самаралылар үткәндә һәркемнең күзләре яшь бөртекләре белән чыланды. Бу хисләрне чараның махсус кунагы – СССРның халык артисты Василий Лановой башкаруындагы җыр тагын да тирәнәйтте, бугай.

Парад1

Иң элек мәйданннан Бөек Ватан сугышы вакытындагы хәрби киемнәргә киенгән расчетлар үтте.

Мәйданда “Геройлар полкы”.

Мәйданда “Геройлар полкы”.

Парадның өченче өле­шендә кадет мәктәпләре, вете­раннарның иҗтимагый оешмалары, Самара һәм Идел буе федераль округының хәрби-патриотик клублары әгъзалары мәйдан аша үтте. Шулай итеп, чарада барлыгы 85 расчет, 5 мең кеше катнашты.

Ахырда хәрби клубларда шөгыльләнүче яшьләр Мәскәү өчен барган сугыш күренешен гәүдәләндерделәр. Ул да бик яхшы итеп әзерләнгән иде. Күренештә илебезнең төрле төбәкләреннән килгән 250 вәкил катнашты.

Чараның төп өлеше һава парады белән тәмамланды һәм зур концерт башланды. Хәтер парадына килүчеләр солдат боткасы белән сыйланып, кайнар чәй эчеп җылындылар, ә малайлар хәрби техника янында мәш килде.

Хәмзә МОРТАЗИН.

Автор фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1704

Комментирование запрещено