Индонезия студентлары “Яктылык”ка кунакка килде

SONY DSCСамарның «Яктылык» мәктә­бендә Индонезия студентларын кунак иттеләр.

Соңгы елларда Самарда татар телен укыткан бердәнбер «Яктылык»ка башка шәһәрләрдән генә түгел, ә башка мәмләкәтләрдән дә килеп, татар тормышы һәм мәдәнияте белән кызыксынучылар саны арта бара.

Бу юнәлештә олуг хезмәт күрсәтүчеләрнең берсе — мөф­тиебез Талип хәзрәт Яруллин.

Бу милләтара аралашуда аның тәкъ­диме буенча башланып китте. Самарның Чуснъюлчылар институтында укучы индонезиялеләр «Яктылык» мәктәбенә килеп, үзләренең гореф-гадәтләре, мәдәниятләре белән таныштырдылар.

Милли көрәш ысулларын, киемнәрен, җыр-биюләрен тәкъдир иттеләр, үзлә­ренең ризыкларын авыз иттерделәр. Индонезия, андагы тормыш турында сөйләделәр.

- Бу студентлар Самарга бер елга укырга килгәннәр. Алар шулай Россиянең чуен юлы үсештә булган төрле шәһәрләрендә белем алып, тәҗрибә туплыйлар.

Бездән соң Санкт-Петербург шәһәренә юл тотачаклар.

«Яктылык»ка беренче килүләрендә яшьләр, безне үзләре белән таныштырырөчен, бик бай һәм кызыклы программа әзерләгәннәр иде.

Хәзер инде без аларга татар халкы турында мәгълүмат бирү ниятеннән тагын бер тапкыр үзебезгә чакырдык, -дип сөйләде мәктәп мөдире Радик Газизов.

Әйтергә кирәк, яктылыклылар да ку­наклар өчен бик яхшы тәкъдир итү ки­чәсе үткәрделәр. Индонезия егетләренә-кызларына мәктәпнең музеен, мил­ли көрәшебез ысулларын, Россия, Та­тарстан турында презентация күрсәт­теләр. Шулай ук милли бәйрәмнәребез -

Сабан туе,

Нәүрүз,

Сөмбелә,

Каз өмәсе,

дини бәйрәмнәребез -

Ураза,

Корбан,

Мәүлид,

татар халкының киеме турында кыскача мәгълүмат бирделәр.

SONY DSCКичәне алып баручы кызларның бер­се — Лиана Курмакаева татар телендә сөйләде, ә икенчесе — Әлфия Шәрифуллина аның сүзләрен инглиз теленә тәрҗемә итеп торды.

«Яктылык» укучылары индонезия­леләргә бик матур концертта куйдылар.

Альбина Мингалиеваның моңлы җы­рын, Руфия Кутляеваның скрипкада уй­навын кунаклар бик яратып кабул ит­теләр.

Чит мәмләкәттән килгән студентлар­га татарның киемнәре бик ошады. Ә тагар җырлары башкарылганда аларның күзләре тагын да нурланып китте.

«Йолдыз» төркеменең биюләреннән дәртләнеп, дәррәү кул чаптылар, аяк­ларын тыпырдатып утырдылар алар. Ди­мәк, безнең җырлар һәм биюләр ерак Индонезия халкына ошый һәм аларда күтәренке хисләр уята.

Бу — иң мөһиме. Халыклар төрле төстә, төрле телдә булсалар да, диннәре бер булганда дуслык тизрәк туа, дигән сүз.

Очрашу ахырында барысын да татар милли ризыкларыннан сыгылып торган табынга чакырдылар.

Миләүшә ГАЗЫЙМ язмасы һәм фотосурәте.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 2329

Комментирование запрещено