Дөнья язучысы Чыңгыз Айтматовның әнисе татар милләтеннән. Моны күбебез белә, әмма, кем ул Нәгыймә апа, ни өчен ул Татарстанда бер тапкыр да булмаган, кебек сорауларга беркем дә анык кына җавап бирә алмады. Ниһаять, язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия апа Бәйрәмованың “Ана” дигән китабы дөнья күрде һәм Нәгыймә апа шәхесе тирәсендәге күп кенә сорауларга ачыклык керде.
Бу китапка Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматова язмышы гына түгел, кыргыз-казах далаларына чыгып китеп, шунда төпләнеп калган милләттәшләребезнең дә шатлык-фаҗигаләре сыйган. Язучы әйтүенчә, ул Ана образы аша татар тормышына анализ ясаган, милләт тарихындагы табышларны, югалтуларны барлаган, нәсел саклап калуда ана ролен чагылдырган.

Китап язарга алынуы турында Фәүзия апа менә ниләр сөйләде:
– Нәгыймә апаның әтисе Хәмзә абый Кукмара районы Мәчкәрә авылыннан 1880 нче елларда Ефәк юлы буенча чыгып киткән. Алар Кытайга кадәр барып җитмәгәннәр, Ыссыккүл буйларында төпләнеп калганнар. Хәмзә абыйның ишле гаиләсенең сөекле кызы ул Нәгыймә апа. Аның турында китап язу идеясен Бөтендөнья Татар конгрессы башлыгы Ринат Закиров әйтте. Аңарда мондый фикер Кыргызстанга барып кайткач туган. Бу хакта ишеткәч мин югалып калдым. Чөнки Нәгыймә апа турында материал юк дәрәҗәсендә иде. Кыргызстанга чыгып китәргә ашыкмадым, Кукмара төбәк музеенда булдым, Мәчкәрә авылы халкы белән сөйләштем, зиратларына бардым. Чыңгыз Айтматов нәселенә караган 22 кабер ташы саклана анда… Аннан шул чор архив материаллары сакланган Киров (Вятка), Малмыж шәһәрләрендә булдым. Андагы архив документлары белән танышканнан соң гына, Бөтендөнья Татар конгрессы Ркаил Зәйдулла белән мине Кыргызстанга җибәрде. Без Нәгыймә апаның 110 еллыгын билгеләп үткән көннәргә туры килдек.
Кукмара районындагы төбәк музеенда Ләбүдә апа Дәүләтшина эшли. Заманында Мәчкәрәдә Ишмән шәҗәрәсе барлыгын ачыклаган һәм, Чыңгыз Айтматов белән очрашып, анасы нәселе турында сөйләгән шәхес ул. Ләбүдә апа – Фәүзия апага да Ана образын тудыруга ярдәм иткән кешеләрнең берсе. Язучы белән очрашкан мизгелләрне ул болай искә ала:
– Кукмарада эшмәкәрләр җыены бара иде. Фәүзия ханым белән шунда очраштык. Мин аңа Ишмән шәҗәрәсен күрсәттем, аның сораулары туды. Китап язарга тәкъдим итүләрен, икеләнеп калуын әйтте. Алайса мин сезне Мәчкәрәгә алып барырмын, ул сезгә әлеге темага кереп китәргә ярдәм итәчәк, дидем. Көне буе Мәчкәрә авылы урамнарында йөреп, кешеләре белән очрашканнан, зиратында булганнан соң, аның икеләнүе таралды. Без бу китапны шатланып көтеп алдык.
Фәүзия апа исә татар кызларының казах-кыргыз генофондын төзеп бирүне исән калуның бер юлы булган дип атый:
– Кыргызстанда кемнән генә сорама, татарга мөнәсәбәте бар кебек тоелды миңа. Күбесе минем әбием татар булган дип сөйләде. Татар кызы зыялы, берничә тел белә, менә дигән ана бит ул. Ә Нәгыймә апаны тормыш бер күтәрә, бер җиргә бәрә. Мәдрәсә-гимназияләрдә укыган татар кызы, дүрт бала анасы әнә шулай сынала. Иренең атып үтерелгәнен дә белмичә күпме яши. Баш өстендә болытлар куерганын сизгән гаилә башлыгы аңа туган ягына кайтырга куша. Ирнең туганнары шушы дүрт баланы бүреләр кебек саклап үстерәләр. Үзләре ачтан үләләр, халык дошманы балаларын сыендырдың дип кулга алыналар, җаннары кыела, әмма Нәгыймә апаны, балаларын урамда калдырмыйлар, кыек карамыйлар. Бу яктан без кыргыз халкына рәхмәтле булырга тиеш.

Ринат Закиров Кыргызстанда яшәүче татарларны конгрессның иң актив әгъзалары диде:
– Нинди генә мәсьәләне күтәрсәк тә, иң беренче алар җавап бирә. Һәр елны Казанга укырга 40-50 татар баласын югары белем алырга җибәрәләр. Ул балалар ике арада тотрыклы элемтә урнаштырды.
Филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Йосыпов “Ана” китабын тәкъдим иткәндә үзенең Чыңгыз Айтматов белән очрашуын телгә алды.

– Чыңгыз Айтматов белән үз гомеремдә шактый гына очрашкан булды. Әмма аның иң мәгънәвие 1989 елны Бишкәк шәһәрендә, тюркология корылтаенда булгандыр, мөгаен. Корылтайны оештыруда, алып баруда Чыңгыз Айтматов гаҗәеп активлык күрсәтте. Кунаклар таралгач, бер мизгелдә Айтматов ялгыз калды һәм без Тәлгать Галиуллин белән аның янына бардык. Без: “Чыңгыз әкә, сез бөтен дөньяны әйләнеп чыктыгыз, укучыларыгыз белән очраштыгыз. Инде Казанга, Татарстанга да килсәгез иде. Сезне бит татарлар да көтә”, – дип әйттек. Ул акрын гына кәгазьләреннән башын күтәрде, шактый уйланып торды. Тыныч тавыш белән: “Идел буйларына килеп китү планымда бар. Төрки кардәшләремнең тормышы белән бик танышасым килә”, – диде. Ул беркайчан да ашыгып сөйләми иде. Күпмедер уйланып торганнан соң гына: “Миндә бит күпмедер дәрәҗәдә татар каны бар, минем әнием – татар кызы”, – дип өстәде. Без моны белә идек, әлбәттә. Ләкин Чыңгыз Айтматовка, сездә бит татар каны да бар, нишләп Казанга киләсегез килми, дип әйтәсебез килмәде. “Ана” китабын укыганда болар бер-бер артлы хәтердә яңарды. Чыннан да, Нәгыймә апа бай гаиләдә үскән. Ә бай татарларның кыргызларга карашы икенче төрлерәк булган. Хәмзә абый да йөзек кашы кебек кадерле кызын кыргызга кияүгә теләп бирмәгәндер дип уйлыйм. Нәгыймә апа исә туган туфрагына кайтырга бик җыена. Ләкин шул вакытта бик нык авырып китә. Фәүзия ханым хак әйтә, Чыңгыз аганың рухи һәм җисми үлеме дә Казанда, меңьеллыкка кайткач булды. Очкыч аны Германиягә аңсыз хәлдә алып китә.
Татарстан Милли китапханәсенең директор урынбасары Ирек Һадиев исә дикъкатьне кабер ташларына юнәлтте. Аларның сакланышын кайгыртсак иде, диде ул һәм шушындый авылларның тарихын аерым өйрәнергә кирәк дигән фикере белән дә бүлеште.
Тарихи-мәдәни мирас елы игълан ителгәч, “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе дә Мәчкәрә авылы белән кызыксынды һәм борынгы мәчетне төзекләндерүдә шактый кимчелекләр булуы хакында ачынып язып чыккан иде. Әлеге мәчеттә әле дә эш төгәлләнмәгән, авыл халкы данлыклы нәселгә караган башка биналар да юкка чыкмасмы дип борчыла. Бәлки, бу китап Татарстан җитәкчелеген Чыңгыз Айтматов әсәрендәге Найман ана яулыгы кебек сискәндерер һәм әлеге биналарга, ниһаять, йөз белән борылырлар.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА.
Ватаным Татарстан
Фотолар: www.proza.ru
Просмотров: 1424