Иң кадерле кешебез

docs.mail.ru

Тәнзилә әниебез онык­чык­ларының берсе белән.

Безнең әниебез Тәнзилә Нуретдинова 1932 елда Шенталы районының Татар Әбдекие авылында туа. 1941 елда аның әтисе сугышка китә, ә әнисенә көне-төне колхоз кырларында эшләргә туры килә. Тугыз яшьлек Тәнзилә җилкәсенә бөтен йорт эшләре, кечкенә сеңелләре Наҗия белән Саманияне карау бурычы төшә. Ул шул сабыйларның берсен җитәкләп, икенчесен арбага утыртып мәктәпкә укырга барырга да өлгерә әле.

Шундый авырлыкларга карамастан, дүртенче сыйныфны гел “5” билгеләренә генә тәмамлый ул. Аннары әниебез кырларда көлтә дә бәйләгән, сабанчы булып та эшләгән.

Тәнзилә әниебез үсеп буйга җит­кәч, Әнәс исемле егет белән матур гаилә корып җибәрәләр һәм 62 ел бергә яшәп, безне, биш баланы, үстереп, югары уку йортларында укытып, аякка бастыралар.

Әтиебез вафат инде, ә менә әниебез әле дә сау-сәламәт. Ул хезмәт һәм сугыш ветераны, Герой-ана, беренче дәрәҗәдәге Ана даны медальләре иясе. Без, уллары һәм кызлары, онык­лары һәм оныкчыклары, аңа исәнлек-саулык, хәерле озын гомер телибез.

Рөстәм НУРЕТДИНОВ.

Татар Әбедкие авылы,

Шенталы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1944

Комментирование запрещено