Мин, заманында “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә йөргән кеше һәм «Туган тел» оешмасы әгъзасы буларак та өлкәбезнең татар җәмгыятьләре уздырган чаралардан калганым юк. Менә, Аллага шөкер, унбишенче Сөмбелә бәйрәмендә катнашырга да насыйп булды.
Быелгы җәйдә һава торышы уңыш өчен яхшы ук булмаса да, халык чәчеп үстергән ашлык та, яшелчә һәм җиләк-җимеш тә җыелган, киптерәсе киптерелгән, тозланасы — тозланган, келәтләргә һәм базларга салынган. Димәк, Сөмбеләне бәйрәм итәргә дә була!
Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараена килеп керү белән күңел күтәрелеп китте. Баскычта милли киемнәргә киенгән матур кызлар кунакларны каршы алалар, икенче каттан “Идел” ансамбле артистларының моңлы җырлары, Мидхәт Әминовның гармун тавышы ишетелә. Аһ! Йөрәк биергә ашкына!
Күргәзмәләр, сату рәтләре, таныш-белешләр белән күрешүләр тәмамлангач халык залга уза. Абау, көннең болытлы, күрексез булуына карамастан тулы зал җыелган икән! Бу да шатлык бит инде. Димәк, кечкенә генә балалар да, яшь-җилкенчәк тә, олы яшьтәге әби-бабайлар да милли бәйрәмнәребезне кирәксенә, вакыт юк, бәйрәм көн дип тормый, бөтен эшен ташлап чараларыбызга җыела.
Икенче каттагы фойеда тамашачыны “Туган тел” оешмасының аксакалы Азат абый Надировның рәсемнәр күргәзмәсе каршы алды. Күргәзмәне караучылар яшеллеккә, балачактан эшләп үскән иген кырлары алтынлыгына күмелде сыман. Монда Туфан Миңнуллинның: ”Без асфальт балалары түгел, без табигать балалары!” — дигән сүзләре искә төшә. Шундый рәхәтлек мизгелләре бүләк иткән авторга Ходай исәнлек, иҗади уңышлар бирсен иде.
Бәйрәмгә хәер-дога бирү өчен сәхнәгә чыккан Талип хәзрәт Яруллинның чыгышы күңелгә сары май булып ятты. Ә аның артыннан чыккан нәни балаларның чыгышын болындагы күбәләкләргә, күк йөзендәге йолдызчыкларга тиңләр идем. Шундый самими, елмаючан йөзләрне күрү өчен генә дә бәйрәмгә килергә була.
Быел кырык бишенче туган көнен билгеләп үтүче Камышлы районының “Ак каен” халык фольклор ансамбле дә балаларны алып килгән. Искеярмәклеләрнең “ч”ыкылдатып шигырь сөйләве, “Ярмәк вагы”на типтереп биюе үзенә бер рәхәт бит. Безнең өлкәдәге һәр татар авылының үз сөйләме, үз интонацияләре, үз гореф-гадәтләре бар. Шуларны кадерләп саклау өчен дә, шул авыл кырларында эшләүче уңганнарны зурлау өчен дә үткәрелә милли чаралар. Быелгы бәйрәмне оештыручы шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин һәм аның урынбасары Линар Сабиров гомер буе колхоз кырларында һәм фермаларында хезмәт батырлыгы күрсәткән милләттәшләребезне сәхнәгә чыгарганда йөрәгем кысып-кысып куйды. Кара, ничек авыр атлыйлар бит алар. Гомер буе колхоз эшендә, үз бакчасында бил бөккән кешеләр генә шулай бетеренә. Картлык көннәрендә Ходай исәнлекләрен арттырсын һәм тыныч тормыш бирсен иде үзләренә. Ә ветераннарны бәйрәмгә алып килеп зурлаган оештыручыларга Ходайның рәхмәте яусын иде.
Мин, әлбәттә инде, авылдашларымны күрергә дип киләм бәйрәмгә. Кызганыч, бу юлы алар бик аз иде шул. Бәйрәм көнне өйләреннән чыкмыйча телевизор каршында яткан кешеләрне аңламыйм мин. Күпне югалталар, минемчә.
Тәнәфестән соң сәхнәгә яраткан җырчым Резеда Шәрәфиева чыкты. Нинди күркәм кеше, нинди моңлы җырчы ул! Сәхнәгә чыккан саен яңа, тагын да килешлерәк күлмәк киеп чыгып, чыгышларына ямь өстәде. Башындагы калфаклары да гел алмашынып торды. “Тәгәрәп китте йомгагым” җырын җырлавын сорап записка язган идем, үтенечемне шундук үтәп тә куйды. Аллаһы Тәгалә аңа исәнлек-саулык, иҗади уңышлар, мәхәббәтле гаилә тормышы бирсен иде.
Дөньядагы матур мизгелләрне күрә белгән, сиземли белгән кешегә бер гомер дә аз сыман. “Тырнак астыннан кер эзләмичә” генә, бер-беребезгә кунакка йөрешеп, безнең өчен, татарлар өчен оештырылган бәйрәмнәрдә һәм концерт-спектакльләрдә очрашып, хәл белешеп, матурлыкка сокланып яшик әле, җәмәгать!
Асия ШӘЙМАРДАНОВА.
Самара шәһәре.
Просмотров: 1698