Кайчан гына ямьле җәйләр иде бит әле. Сизелмәде дә, үтте дә китте. Гомерләр дә шулай аккан сулар кебек ага да ага. Әле генә алтын көзләргә аяк баскан идек, аның да инде соңгы ае үтеп бара. Көз инде ул моңсурак булса да, үзенең җепшек карлары, яңгырлары, җиргә коелган сары яфраклары белән матур. Һәр ел фасылының үз матурлыгы, үз моңы, үз җыры була. Көз бит әле ул муллык, бай ризык тупланган чор, бер-береңә кунакка йөрешү вакыты да.
Көзге матур көннәрнең берсендә без, Иске Ярмәк социаль реабилитация бүлегендә ял итүче бер төркем лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары, бай булып туган бай тормышта яшәүче Байтуган авылына, олыларга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә юл тоттык. Бер күрешеп, очрашып, күңел ачып кайтыр өчен кунакка бардык.
Безне бик шатланып, ачык йөз белән каршы алдылар. Без инде аларга бүләккә кечкенә генә концерт программасы алып бардык. Ул инде моңлы җырлар, матур биюләр, үзебез иҗат иткән шигырьләр, бәет-мөнәҗәтләрдән тора иде. Байтуганлылар да бик тырышып әзерләнгәннәр иде. үзләренең “Кич утыру” күренешен күрсәттеләр. Төрле-төрле уеннар уйнап, мәзәкләр сөйләп, җырлап-биеп, табышмаклар әйтешеп күңелләребезне ачтылар. Бик истә калырлык, күңелле очрашу булды бу. Соңыннан тәмле-тәмле ризыклардан сыгылып торган табын артына утырып, коръәннәр укып, догалар кылып, сый-хөрмәтләр белән сыйланып, хуш исле тәмле чәйләр эчтек. Аларга олы рәхмәтебезне белдереп, бик канәгать булып, “Бер күрешү — үзе бер гомер” — дигән әйтемгә, тагын бер кат инанып кайтып киттек.
Гомергә истә калырлык очрашуларны, сәяхәтләрне, сәфәрләрне безгә бит үзебезнең олыларга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре оештыра. Менә инде бу бүлекнең ачылып, эшли башлавына да 20 ел тулды. Шул вакыт эчендә, алар күпме кешегә социаль хезмәт күрсәтеп, кызыклы кичәләр, төрле чаралар үткәреп, сүрелгән күңелләргә очкын өстәп, яралы җаннарны дәвалап, авыру тәннәребезгә сәламәтлек өстәп, тырышып эшләделәр.
Аллаһының рәхмәте яусын сезгә “Шәфкатьлелек йорты” хезмәткәрләре. Озак еллар тагы да шулай куандырып, шатландырып эшләгез. Исәнлек-саулык, озын гомер телибез. Яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын сезгә.
Шәфкать нуры күңелегезгә
Аллаһыдан иңгәндер.
Миһербанлы булуыгыз
Тамырлардан килгәндер.
Эшегездә зур уңышлар
Теләп калу кирәктер.
Мондый үрнәк шәфкать йорты
Өлкәбездә сирәктер.
Гөлсем ХӨББӘТОВА, хезмәт ветераны.
Иске Ярмәк авылы.
«Камышлы хәбәрләре».
КОНТЕКСТ:
Получатели соцуслуг села Старое Ермаково выехали в село Байтуган (ФОТОГРАФИИ)
Просмотров: 1245