Америка галиме татар гармуны турында фәнни эш язган

9777253e8b498ee6e1-IMG_0071Шушы көннәрдә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә бик үзенчәлекле кандидатлык диссертациясе якланган. Тарихта беренче тапкыр татар гармунына багышланган фәнни эш тәкъдим ителде, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

«Казан татарлары традицион мәдәниятендә гармун» дип исемләнгән фәнни эшнең авторы Америка кешесе – Пол Уолтер Куйвинен. Ул татар телен өйрәнеп, Арча, Әтнә, Балтач һәм Биектау районнарына экспедицияләргә чыгып йөргән. Халык гармуннарының җиде төрен дә үзләштереп, көйләрне нотага төшерү һәм уйнарга өйрәтү юнәлешләрендә яңа ысулларын уйлап тапкан.

intertat.ru

Просмотров: 1093

Комментирование запрещено