Армиягә барырга вакыты җиткән яшьләр арасында “хәрби хезмәткә яраксыз” дип язылган ялган белешмә сатып алып, армиядән калу очраклары булгалый. 27 яшенә кадәр армиядән качып йөрүчеләр дә байтак ул. Шулай берәүләр армия хезмәтеннән качып ятканда икенчеләре, чын ир-егетләр, газиз Ватаны алдындагы бурычын үтәүгә җитди карыйлар.
Хәрби яңалыкларга күз салсаң, мондый хәбәргә игътибар итәсең: “2014 елның 1 январеннән сәбәпсез хәрби хезмәткә бармый калучылар дәүләт һәм муниципаль оешмаларга эшкә алынмаячак. Андый егетләргә: “Хәрби хезмәттә булмаган”, — дип язылган белешмә биреләчәк”. Тагын әле: “Сәбәпсез армия хезмәтеннән качып йөрүчеләргә каршы административ яисә җинаять эше ачылып, җавапка тартылырга мөмкин. Аларга ике ел төрмә яный”, — дип тә әйтелгән.
Быел Камышлы районыннан күп егетләр армиягә китәргә җыена, дигән хәбәрне ишеткәч, авыл җирлеге башлыгы Заһид Әбделхак улы Сафин белән очрашып сөйләштем.
- Камышлы авылыннан егетләребез ел саен армиягә китеп тора. Әлегә кадәр аларның берсе дә йөзебезгә кызыллык китермәде, матур гына хезмәт итеп кайттылар. Әфганстанда, Чечняда барган каты бәрелешләрдә катнашучылар да күп булды.
Быел да районыбыздан унөч егет армия хезмәтенә китәргә җыена. Без аларны тантаналы рәвештә, һәркайсына кесә телефоны бүләк итеп, озатырга уйлыйбыз. Егетләребезнең намуслы хезмәт итеп, исән-имин кайтуы безнең өчен зур куаныч, — дип сөйләде ул.
Армиягә китүче Илнур Диндаров һәм аның әти-әнисе белән дә очрашырга насыйп булды.
- Мин мәктәптә укыган вакытта ук хәрби хезмәткә бару турында хыяллана идем. Тырышып спорт белән шөгыльләндем, армия турында кинофильмнар карадым. Анкетама “десантчы булырга телим”, дип яздым.
Минем авырлыклардан сыгылып төшмәүчән, кыю ир-егет буласым килә. Хезмәтемне тутырып кайткач, гадәттән тыш хәлләр бүлегенә эшкә урнашырга хыялланам.
Белем мәсьәләсенә килгәндә, мин моңа кадәр төзүчеләр техникумының беренче курсында укый идем. Армиядән кайткач аны тәмамларга һәм укуымны университетта дәвам итәргә җыенам. Хәзерге заманда югары белемең, армиядә хезмәт итү тәҗрибәсе булмаса да кыен, — дип үзе белән таныштырды Илнур.
Илнурның әтисе Илдар әфәнде озак еллар районның эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткән. Чечнядагы бәрелешләрдә дә катнашырга туры килгән аңа. Курку белмәс бу ирнең Ватан алдындагы хезмәте югары бәяләнгән. Билгеле, ул улының армиягә китүен хуплый.
- Ватаныбызга хезмәт итү, аның һәм илебез халкының тынычлыгын саклау һәр ит-егетнең төп бурычы. Без сакламасак кем саклар соң аны? Шуның өчен без улыбызның армиягә барырга теләвенә һич тә каршы түгел.
- Патша заманында егетләр егерме биш ел буе солдатта хезмәт иткәннәр бит. Ә хәзер — бер ел гына.
Минемчә, ил-көнебез тыныч булса, улыңны армиягә озату, аны исән-сау каршы алу — зур бәхет. Аннан алар чын ир булып кайта, тормышка карашлары бөтенләй үзгәрә. Башка әти-әниләргә дә: “Барсыннар улларыбыз армиягә”, — дип әйтәбез. Тикмәгә генә без яшь чакта: “Солдатта булган, диләр”, — дип җырламаганбыздыр”, — дип Илнурның әнисе Рушания ханым да иренең сүзләрен хуплап куйды.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1895