Шушы көннәрдә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә бик үзенчәлекле кандидатлык диссертациясе якланган. Тарихта беренче тапкыр татар гармунына багышланган фәнни эш тәкъдим ителде, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.