Нәселдән килгән һөнәр остасы ул

1“Кулларыннан гөлләр түгелә”, диләр Шенталы районының Денис авылындагы гомерлек төзүче рөстәм Шакирҗан улы Минхәеров турында.

Дөрестән дә, рөстәм әфәнде үз төркеме белән гомере буе бура бурап, өй түбәләре ябып, күпме кешеләрне куандырган! Бик күп ихлас күңелдән әйткән рәхмәт сүзләре ишеткән!

– Минем төркемемдә барлыгы алты кеше. Алар үз эшләренең чын осталары, – дип әйтер идем. Аларга мин бик рәхмәтле, – дип үз эшчеләре турында сөйли язмам герое. Ә мин бүген аның үзе, гаиләсе турында сөйләргә булдым әле.

Дөнья бит ул бер урында гына тормый, аның куләсәсе әйләнә тора. Төзүчеләр эшендә үзгәрешләр барлыкка килгәч, Рөстәм өйләргә капиталь ремонт ясарга, плитәләр тезәргә һәм, гомумән, барысына да өйрәнә. Чөнки замана яңарышыннан артта каласы килми аның.

Мин аңардан:

– Кайчан төзүче һөнәренең серләренә төшендең соң? – дип сорамый кала алмадым. Ул:

– Әтием авылда гомере буе балта осталарының берсе булып саналды. Мин унынчы сыйныфта укыганда ул кинәт вафат булды. Әнием Саимә белән без, дүрт бала, ятим булып калгач, дөнья нужасы, гаиләдә олы бала буларак, миңа калды. Мин аның эш коралларын кулыма алып, ватылган әйберләрне төзәтә, койма-капкалар ясый башладым. Билгеле, көзге урып-җыю вакытында комбайн ярдәмчесе булып эшләргә дә өлгерә идем. Максатым – әниемә һәм эне-сеңелләремә ятимлекне белдерәсем килмәү иде. Армия хезмәтенә киткәнче укып, машина йөртүче таныклыгын алдым, – дип дәвам итә Рөстәм Шакирҗан улы.

Әйе, шул ул армия хезмәтеннән кайтканда колхозларның гөрләп торган чагы. Яшь, уңган егетне биредә колач җәеп каршы алалар. Машина йөртүче булып эшләргә керешкән егет сыер савучыларны авылдан берничә чакрым ераклыкта, Чирмешән елгасы буенда урнашкан җәйге фермага эшкә йөртә башлый. Менә шул чагында ул сыер савучы чибәркәйләр арасыннан эшчән, күндәм холыклы Рәхиләне сайлап ала да инде.

Җәйге кичләрнең берсендә ул клубтан кайтып барган, төнге урамнан берүзе генә атлаган яшь кызны куып җитә һәм өенә озатып та куя. Менә шулай итеп, кичләрен очрашып йөри торгач, беркөнне Рөстәм, сак кына Рәхиләнең иңнәреннән тотып, күзләренә карый һәм:

2– Рәхилә, әйт әле, дөресен, яратасыңмы мине? – дип сорый. Билгеле, яратмаган кая, ди ул! Кыздан уңай җавап алгач, озак та үтми, авылда тагын бер яңа гаилә барлыкка килә.

Ә хәзер бераз Рәхилә Исмәгыйль кызының тормыш йомгагын сүтеп карыйк әле.

– Безне, биш баласын, калдырып, әнием үлеп киткәндә, миңа нибары биш яшь кенә иде әле. Хәсрәт хәсрәткә ошамый, хәсрәт савыты бушамый, диләр бит. Әнием бакыйлыкка күчкәч, бик озак та үтмәде, яшьлеге өзелеп, гөл чәчкәседәй унҗиде яшьлек олы апам – Фәния вафат булды. Аннан соң әтием Фатыйма исемле хатынга өйләнде. Бераздан соң, бичара әткәй үзе дә мәңгелеккә күзләрен йомды. Ә яңа әниебез әтиегез үлде дип, безне ташлап китмәде, гомерен безгә багышлады. Барыбызны да эшкә өйрәтеп, тормышка яраклы итеп тәрбияләде ул. Хәзер инде үзе дә җир йөзендә юк. Аңардан бары тик якты истәлекләр генә калды. Үзем гаилә корып, балалар үстергәч, шуны аңладым, әгәр ул безне ташлап китеп барган булса, безне, биш баланы, бер-беребездән аерып, төрле балалар йортларына урнаштырган булырлар иде. Туганнарның иллешәр ел берсен-берсе эзләүләре турында телевизордан карыйм да, аның безгә карата миһербанлы, кайгыртучан булуын, безне яратуын ныграк аңлыйм. Аллаһының рәхмәте яусын аңа, урыны мәңге җәннәттә булсын! Ул барыбызга да туй ясап, үзебез теләгән ярлар белән кавыштырып калдырды, – дип әйтте Рәхилә ханым.

Менә шулар турында сөйләгән вакытта аның күзләре бик тә сагышлы, моңлы иде. Ә хәзер язмамны дәвам итеп, шуны әйтәсем килә: Рөстәм белән Рәхилә гаилә корып яши башлагач, гаилә башлыгы шыңгырдап торган бүрәнәләрдән өр-яңа өй салып куя. Аннан соң башка каралты-кура җиткерә ул. Тормышның кадерен, эшнең тәмен белеп эшли яшь әти. Чөнки аңа яраткан хәләл җефете кызлары – Гүзәлия белән Ләйләне бүләк иткән була инде.

Ә эштән кайтканда юл фаҗигасендә тән җәрәхәте алгач, Рәхиләне аның каенанасы Саимә апа һәм тормыш иптәше Рөстәм бик яхшы тәрбияләп карыйлар. Бераз гомердән авырлыклар артка чигенеп, тормыш дәвам итә.

– Әнкәйгә барысы өчен дә зур рәхмәт инде. Ул балаларыбызны карашып үстерүдә, миңа ярдәм итүдә үз-үзен аяп тормады. Үзе дә мәңгелек йортта, рәхәттә булсын иде! – дип икенче әнисе – каенанасы Саимә апага рәхмәт сүзләре юллый Рәхилә ханым.

Менә шулай итеп, гомерләр аккан судай үтеп кенә тора. Минхәеровлар гаиләсенә килгәндә, аларның кызлары үсеп җитеп, яраткан егетләре белән үз ояларын корганнар. Бүгенге көндә алар әти-әниләренә дүрт онык бүләк иткәннәр. Гүзәлия авылда, ә Ләйлә Самардагы Петра-Дубрава бистәсендә төпләнеп калганнар.

Шушы матур гаилә белән сөйләшеп, аралашып утырганда сүзебез, тормыш проблемаларына килеп төртелде.

– Ел саен бәяләр күтәрелүе — авыл кешеләре өчен бик авыр хәл. Чөнки төзелеш материаллары да алар белән беррәттән күтәрелә бит, – дип, кешеләрне кайгыртып, сөйли уңган төзүче Рөстәм Минхәеров.

– Бик күп кыенлыклар аша төзелгән күмәк хуҗалыклар тиз арада юкка чыгарылгач, авыл кешеләре эшез калдылар, – дип дәвам итә ул.

– Күбесе чит җирләрдә акча эшләү дәртеннән йөри. Араларында хәтта алты, сигез айга тикле китеп торучыларны да очратып була. Шулай булса да, авылда яңа өйләр саны җитәрлек. Зур тырышлык, түземлек белән берничә ел буе төзелеш эшләре алып барылса да, тормыш-көнкүреш яхшыра бара. Бусы да кешенең үзеннән тора, – дип сүзен төгәлләде язмам герое.

Аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Чөнки авыл кешесе эшләп, үз хәләл малын табып, тормыш алып барырга күнеккән. Денис авылының зур, матур, төзек булуы шуны раслап күрсәтә. Рөстәм Шакирҗан улы әйтмешли, киләчәктә дә яшьләр авылда калып, яңа өйләр салып, матур итеп, борчу-мәшәкатьләрсез, рәхәтләнеп яшәргә язсын иде!

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы,
Шенталы районы.

«Самар татарлары» журналы, №3 (12). Июнь-сентябрь, 2015 ел.

Просмотров: 1516

Комментирование запрещено