Авыл язмышы – ил язмышы

ф3

Хәзерге авыр, болгавыр заманда татар авылларының язмышы аның хуҗаларының нинди булуына карый, минемчә. Похвистнево районындагы Яңа Мансур авылы җирлеге башлыгы Ирек Миргазыян улы Газиев озак еллар үзе туып-үскән авылының киләчәге, анда яшәүче авылдашларының көнкүрешләрен яхшырту өчен көчен кызганмаган, һәм ул моңа ирешкән дә. Бүген нәкъ шуның турында сөйләргә телим мин.

Ирек Газиев авыл мәктәбендә ун ел белем туплагач (ул вакытта унберенче сыйныф юк иде әле), югары уку йортында зоотехник һөнәрен үзләштерә. Аны уңышлы гына тәмамлагач, авылга кайтып, шушы һөнәре буенча берничә ел фермада эшләп ала. Аннан соң ул партоешма секретаре итеп сайлап куела. Ирек Миргазыян улы Газиевның эштә үҗәтлеген, бернинди авырлыкларга карамастан, үз алдына куйган максатларына ирешә алганлыгын күреп, район җитәкчеләре, авыл халкы битараф кала алмый, аны Яңа Мансур авылы җирлеге башлыгы итеп сайлап куялар.

Менә шушы еллар бик күп вакыйгаларга бай булып, күпме эш-нәтиҗәләрен үз эченә алган!

– Эшемне яратып, намус белән үтәргә тырыштым. Әгәр дә мин аңа ихтирам белән карамасам, яратмасам, шушында егерме биш ел эшли алмаган да булыр идем, – дип әңгәмәбезне башлап җибәрде Ирек Миргазыян улы.

– Авыл җирлеге башлыгы үзен ничек итеп тотарга тиеш, дип уйлыйсыз?

– Мин үземне дәрәҗәле кеше итеп тотарга теләмәдем, һәрчак гади булырга, кешеләргә кулдан килгән тикле ярдәм итәргә тырыштым. Әлбәттә, дөнья булгач, төрле хәлләргә тап булырга туры килгәләде. Кайчакта, аңлашылмаучылык килеп чыгып, үземне орышып алучылар да булгалады. Ә мондый чакта иң мөһиме сабыр булып калу, кеше хәленә керә белү, минемчә. Чөнки дөнья – ул сынау һәм сыналу йорты бит. Бәлки, ул кешенең авыр хәсрәте, тынычсызлыгы бардыр?! Мин беркайчан да үзем турында уйламадым, – дип дәвам итә ул.

ф2Авыр хәсрәт дигәннән, Ирек абы белән аның хәләл җефете Фәния ханымны да ул читләтеп үтмәгән. Аларның бәгырьләрен өзеп төшкән кызлары Рания көтмәгәндә якты дөньяны калдырып киткәч, бичара әти-әни нишләргә дә белмәгәннәр. Ләкин аларның яраткан хезмәтләре, авыл кешеләренең ихласлыгы, туганнарының ярдәме шушы хәсрәтне кичерүдә нык ярдәм иткән. Өстәвенә, аларның уллары Ранил дә бар бит әле. Ул югары белем алып, бүгенге көндә хатыны Алия, кызы Аделия, улы Әмир белән Самар шәһәрендә яшиләр. Ял көннәрендә, дини бәйрәмнәрдә
Газиевлар нигезе оныкларының шатлыклы шау-шуыннан гөрләп тора. Ата-ана өчен моннан да зур бәхет булырга мөмкинме соң?!

ф4Әйтергә кирәк, шушы шатлык Ирек абыйның әнисе Мәдхия әби йөрәгендә дә зур сөенеч тудыра.

– Оныкларымны үзем карашып үстергәч, аларның сабыйлары тагын да йөрәгемә якын, – дип әйтте ак әби.

Ирек Миргазыян улына килгәндә, аның әйтүенә караганда, ул үзен яшьләр белән – яшьләрчә, өлкәннәр белән өлкәннәрчә тота. Бәйрәм кичәләрендә Мәдәният сараенда үткәрелгән  дискотекаларда яшьләр белән бергәләп биеп-җырлап алырга, алар белән аралашырга да вакыт таба, ә кышкы каникулларда ул үзенең хәләл җефете Фәнияне, балаларын да калдырмый, авыл кешеләре белән чаңгы шуарга йөри.

– Их! Белсәгез иде, безнең авылның матур табигатенең гүзәллеген! Куе урман авыл өстенә ишелеп төшәргә теләгән кыяны хәтерләтә. Агачтан-агачка тиен сикерә, тирә-юньдә төрле киек эзләре сузылган. Урман эчендә йөгерек чишмә матур җырын көйләп, әкрен генә агып ята. Ә һавасы! Менә шушы һаваны күкрәк тутырып бер сулыйсың да, тәнгә генә түгел, җанга да дәва аласың бит! Шундый матур шөгыль – чаңгыда шуу исәнлеккә генә түгел, азып-тузып йөрүдән дә саклый, дөрес яшәү рәвеше алып барырга өйрәтә, – дип сүзне әһәмиятле якка борып җибәрә әңгәмәдәшем.

– 11 еллык мәктәптә зур спорт залыбыз бар. Укучылар биредә белем алып кына калмыйлар, авыл яшьләре белән бергәләп спортның төрле төрләре белән шөгыльләнеп, районда, өлкә күләмендә үткәрелгән чараларда, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар, – дип дәвам итә ул.

ф– Биредә эшләүче укытучыларның белеме, тырышлыгы, мәктәптәге яңа технологтяләр – барысы да заман таләпләренә җавап бирерлек. Мәктәпкә капиталь ремонт ясадык. Тагын шунысы бар: ачык һавада сабый балаларга уен, яшьләргә спорт мәйданчыгы ясадык.

Авылыбызда ике мәчет манарасыннан көн саен азан әйтелеп, намаз укыла. Йорт саен диярлек Ифтар, Корбан мәҗлесләре үткәрелә. Авылдагы өч һәм безнең поселениегә кергән Сосновка авылы зираты чистартылган, кышын кереп җылыныр өчен җылы өйләр салдык. Койма-капкаларын яңарттык. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызның якты истәлегенә багышлап, ике авылда куелган һәйкәлләргә капиталь ремонт ясадык. Сугыш ветераннарына фатирлар бирелде.

Авылда элемтә үзәге бар, атнасына бер көн базар эшли, тагын кирәк-яраклар сатып алыр өчен кибетләребез дә бар, офистагы табиб авыруларны дәвалый, өлкәннәребез Подбельскида реабилитация үтәләр. Анда барып дәваланыр өчен махсус ГАЗель автомашинасы йөреп тора. Китапханәдә җаның теләгән китапларны яздырып алып, рәхәтләнеп укырга була. Шунысын әйтеп үтәсем килә: биредә минем хәләл җефетем – Фәниям гомере буе тырышып эшләде.

Авылыбызда югары тизлектәге интернет челтәре эшләп тора, кәрәзле телефон белән сөйләшер өчен биек антенна куйдык, телевизордан Самар губернасы һәм башка каналларны карар өчен көчәйткеч прибор көйләдек.

Тагын шуны әйтәсе килә: авыл урамнарындагы юлларга асфальт түшәдек, җәяүлеләргә, рәхәтләнеп йөрер өчен, торотуар ясадык, багана башларына лампалар куйдык.

Яңа Мансур авылында бары тик уңган-булган кешеләр генә яши. Өйләребез матур итеп төзелгән. Күбебезнең суы өйгә кертелгән, канализация бар, өйләребезне зәңгәр ягулык җылыта. Шәхси хуҗалыкларда унбиш-егерме сыер асраучылар, итлеккә үгезләр үстерүчеләр, умарта кортлары үрчетүчеләр дә бар. Ә крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм итү нигезеннән ел саен субсидияләр бүлеп бирелә. Үткән ел Ринат Сәгыйров гранд отты. Минегали Гайсаров, Шамил Гыйззәтуллин, Асия Шәйхетдиновалар да аңардан калышмый, бик тырышып эшлиләр, – дип сүзен төгәлләде Ирек Миргазыян улы Газиев.

Аның белән сөйләшеп, аралашып алгач, үзем дә авыл кешесе буларак, шунысы аңлашылды: хуҗасы нинди, авылы шундый була инде. Ул туган авылы тормышын яхшырту өчен генә тырышмаган, үз гаиләсе белән дә матур итеп яши. Шуның өчен Ирек Миргазыян улы Самар өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкин тарафыннан «Тугрылык һәм мәхәббәт өчен» дип аталган медаль белән бүләкләнгән. Әйтергә кирәк, ул күптән түгел «Похвистнево районының мактауга лаеклы кешесе» исеменә лаек, дип табылган. Озак еллар авыл җирлеге башлыгы булып эшләү дәверендә район һәм өлкә хөкүмәте тарафыннан бихисап рәхмәт хатларына, мактау кәгазьләренә ия булган.

Авыл язмышы – ил язмышы, дип әйтергә яратабыз. Дөрестән дә, Ирек Миргазыян улы Газиевлар кебек авылга битараф булмаган җитәкчеләребез булганда, татар авыллары таркалмас, һәр яз саен яшел болыннарда ямьле Сабан туйлары гөрләр, ә көзләрен икмәк чәчелгән кыр-басудагы сап-сары гәрәбәдәй өлгергән, алтындай тук башаклар уңган игенчеләргә мәдхия җырлар әле, дип әйтәсем килә. Чөнки авыл язмышы – ил язмышы бит ул!

Нурсинә ХӘКИМОВА.
Яңа Мансур авылы,
Похвистнево районы.

«Самар татарлары» журналы, №3 (12). Июнь-сентябрь, 2015 ел.

Просмотров: 1908

Один комментарий