Хөрмәткә лаеклы сатучы, диләр аның турында

Әлфия Хәйбрахманова тормыш иптәше Рәшит әфәнде белән.

Әлфия Хәйбрахманова тормыш иптәше Рәшит әфәнде белән.

Адәм баласының язмышы үзе туганчы ук билгеле була, дип әйтергә ярата өлкәннәр. Мәсәлән, һәркемнең тормыш һәм хезмәт юлы аерым. Аларның күбесе үрнәк итеп куярлык. Шенталы районындагы Шенталы авылы кибетләренең берсендә Әлфия Рәхимҗан кызы Хәйбрахманова утыз биш елга якын сатучы булып эшли.

Ул Татарстанның Чирмешән районындагы Иске Үтәмеш авылындаурта мәктәпне тәмамлагач, Самар шәһәрендә сатучы һөнәрен үзләштерә. Аннан соң Шенталыга кайтып, кибеттә хезмәт юлын башлап җибәргәч, кояшлы, матур көннәрнең берсендә кибеткә машина йөртүче булып хезмәт итүче Рәшит исемле егет килеп керә. Ул яшь кызга бер күрүдә гашыйк була. Менә шунда танышып, кичләрен очрашып йөри торгач, алар өйләнешеп куялар. Ике яшь йөрәк уртак мәхәббәт җимешләре – Марат белән Айратка гомер бүләк итәләр. Алар хәзер үсеп җитеп, тормыш корып җибәргәннәр. Айрат белән Юлия әти-әниләренә ике онык бүләк иткәннәр, Ә Марат белән Алёнаның күптән түгел туйлары булып узган.

Сөйләшеп утырганда мин Әлфия Рәхимҗан кызына үземне кызыксындырган сорауларны бирергә булдым.

– Әлфия ханым, бераз эшегез турында сөйләп бирмәссезме икән?

– Безнең коллективыбыз һәрчакүзара дус-тату яши. Без бер-беребезнехөрмәт итәбез. Мин тормышымныяраткан хезмәтемнән башка күзалдыма да китерә алмыйм. Кечкенәулларыбызга бер яшь тулыпүткәч, аларны балалар бакчасынаурнаштырып, эшкә чыктым. Хәзергезаман яшьләренә гаҗәпләнеп карыйм.Күбесе эш юк, дип зарланырга яраталар. Безнең буын эшләргә күнгән, дип уйлыйм. Ә сатып алучыларга килгәндә, биредә эшләгәндә бик күп кеше белән танышасың. Аларны тыңлап торырга да туры килгәли. Бигрәк тә өлкән кешеләр үз тормышлары, балалары турындагы шатлык-көенечләре белән уртаклашалар. Кайберәүләре хастаханәдә дәваланулары, авырулары турында сөйләргә яраталар. Хәтта киңәш сораучылары да булгалый. Тыңлап торгач, соңыннан: «Балам, сиңа сөйләгәч, эчем бушап калды», — дип рәхмәт әйтеп, чыгып китәләр. Менә шулай итеп, ирексездән кеше язмышлары белән танышырга туры килә безгә.

– Сез ниләр сатасыз?

– Азык-төлек, алкоголь эчемлекләр һәм сигаретлар сатабыз.

– Сезнең күзлектән караганда, спиртлы эчемлекләрне кемнәр күбрәк куллана инде?

2– Бу турыда сөйләргә дә авыр. Өлкәннәргә караганда, күбрәк яшь-җилкенчәк эчәргә ярата, дип әйтер идем. Хәзер яңа закон нигезендә, якшәмбе көнне аракы сату тыелды бит. Ә шулай булса да, араларында сорап керүчеләр булгалый шул. Кире борып чыгарган вакытта, шуларны кызганып: «Кирәкмәгән шөгылегезне ташлагыз! Сез бит — булачак әти-әниләр! Тормыш дәвамчылары – балалар тудырып-үстерәсегез бар, без олыгаеп барабыз. Дөнья сезнең кулыгызга күчәчәк, илебез – киләчәге сез бит! — дип әйтеп куйганымны сизми дә калам. Аңлаучылары үпкәләми, ә араларындагы аңламаучыларына туры килсәң, үпкәлиләр шул.

– Көнән-көн котырып бәяләр күтәрелүгә ничек карыйсыз?

– Бәяләр күтәрелүе барыбыз өчен дә — бик авыр хәл. Бигрәк тә, аз пенсия алучыкартлар кызганыч. Аларның, тиеннәренсанап, ипи алуларын күрү йөрәкнеәрнетә. Ә балалар тәрбияләп үстерүчеяшь гаиләләргә тагын да уңайсыз. Яңатормыш башлаган яшьләргә торакурынын да кайгыртырга, тормыштагыкөн-күреш әйберләрне сатып алырга,сабыйларны киендереп, ашатып-эчертергә дә кирәк бит әле. Ярый ла,әти-әниләре үз көчләрендә булып,аларга ярдәм итә алса! Әгәр дә булышаалмасалар? Ул чагында яшьләргә ничектүзәргә? Гаилә тормышын ничек саклапкалырга соң? Минемчә, бу турыда уйланырлык сәбәпләр бик күп.

– Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

– Алдагы тормышта исән-сау эшләп, лаеклы ялга киткәч, безне алмаштырырлык, акыллы, уңган сатучылар килсен иде, дип әйтер идем.

Менә шундый зур сөйләшү булып алды Әлфия Рәхимҗан кызы белән минем арада.

Әлфия Хәйбрахманова тормыш иптәше Рәшит әфәнде белән.

Әлфия Хәйбрахманова тормыш иптәше Рәшит әфәнде белән.

Аңа шушы һөнәр тормышны, кешеләрне тирән аңларга, аларның язмышына битараф булмаска өйрәткән. Ул аларны матур елмаеп каршы ала, матур сүзләр әйтеп озатып кала. Менә шуның өчен аны кешеләр дә яраталар, ихлас күңелдән рәхмәт әйтәләр.

 

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Шенталы районы,

Шенталы авылы.

«Самар татарлары» журналы, №3 (12). Июнь-сентябрь, 2015 ел.

 

Просмотров: 1541

Один комментарий

  1. Долгие годы счастья желаю