Зур Әврәл елгасы буена утырган Әбдери, Лабит авыллары, танылган галим, күренекле якташыбыз Мәсгуд абый Гайнетдинов язуынча, XVIII йөзнең 30 нчы елларында барлыкка килгәннәр. Авылның беренче исеме елга атамасы буенча Олы Әврәле булган, тора-бара авылга нигез салучы Әбдерәй Алиев исеме беркетелгән. Монда беренче күченеп килүчеләр Чардак лы районының Үрәнбаш авылыннан хәрби хезмәттәге йомышлы татарлар булалар, соңыннан алар уделлы крестьяннар разрядына күчереләләр. Шулай ук монда Алатыр, Колмаер, Иске Кызылсудан да күчеп килүчеләр була.
Әбдери авылы элек Самар губерниясенең Ставрополь өязенә караган, бүгенге көндә Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районына керә.
Район үзәгеннән көньяк-көнчыгышка таба 36 км ераклыкта, Ульяновск–Самар трассасында урнашкан. Аңа районның Зирекле Куак, Югары Колок (мукшы авылы Чияле Мар) авыллары күрше булып тора. Бу тирәдә элекэлектән Алмалы, Тупли (Теплый Стан), Губан, Идәй, Бакчасарай дигән татар авыллары укмашып яшәгән, бүген алар Самар өлкәсенә керәләр, кайберләре инде яшәүдән туктаган. 1910 елда татар авылы Әбдеридә 245 йорт исәпләнгән, 1519 кеше яшәгән, мәчет һәм җил
тегермәне булган. Ә 1996 елгы мәгълүматлар буенча, монда 345 милләттәшебез гомер кичергән.
Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 57 әбдерилегә, Лабит белән бергә – 121 сугышчыга, һәйкәл-обелиск куелган. Тугызъеллык мәктәп, клуб, китапханә, медицина пункты эшләп килгән, «Алга» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының идарәсе урнашкан була. Бүген авылның күмәк хуҗалыгы таркалган, авыл клубы да эшләми. 2007 елда, 50гә якын укучы булуга карамастан, авыл мәктәбен башлангычка калдыралар. Бүгенге көндә аны Г. Г. Низамов җитәкли, ә 14 нәни белән укытучылар А. Н. Мортазина, Ә. Т. Низамова, Г. М. Абдулганиева эшлиләр. Дәүләтнең авыл хуҗалыкларын бетерүе авылларның бетүенә дә китерде. Ә бит совет чорында монда тормыш гөрләп барган, авылда тырыш җитәкчеләр, укытучылар, терлекчеләр, игенчеләр булган.
Алар турында, әлбәттә, аерым язылыр. Ә бу мәкаләдә Әбдери авылының бер үзенчәлегенә тукталып китәсе килә, чөнки ул да игътибарга лаек. Революциягә кадәр авылда өч мәчет була: Урталыкта, Югары һәм Түбән очта. Дәһшәтле 1930 елларда яңа хакимият мәчет-мәдрәсәләргә каршы көрәш утын җәелдергәч, өлкәнең бөтен татар авылларында мәчетләр ябыла. Тик Иске Кызылсу, Әбдери, Сакускай, Татар Колмаеры авыллары халкы гына авылларының бер мәчетен булса да саклап калалар һәм совет чорында да эшләтәләр. Димәк, халыкның бердәмлеге, рухи ныклыгы тоталитар системага каршы тора алган. Бу бит үзе бер батырлык, бүген дә безгә үрнәк булырлык нәрсә!
Әбдеридә авылның урта өлешендәге 1870 елда салынган үзәк мәчет 1998 елның кышына кадәр бертуктамый эшли. Ул янгач, җәен халык акчасына яңа мәчет торгызыла. Мәчет таштан, бик матур итеп эшләнгән, янында мәдрәсә бинасы да бар, анда уку бүлмәсе. Мәчет эче дә бай, түрдә иске мәчет йортының макеты куелган. Бер Әбдеридә генә элеккеге ике мәчет урынына кечкенә гыйбадәтханәләр утыртканнар. «Күп йөргән – күп белгән», – ди халык, күпме татар авылларында булып та, андый нәрсә күргәнем юк иде. Дүрт-биш кеше сыярлык итеп эшләнгән бинага ут, ягулык газ кергән, микрофон эшли. Теләсә кем теләсә кай вакытта анда намаз укып чыга ала икән, чөнки аны беркайчан да бикләмиләр, анда Коръән, дисбе, намазлык, юынырга су да куелган. Кечкенә мәчет өе (авыл халкы макет дип атый) рәшәткә белән тотып алынган. Гарәп илләрендә андый намаз укый торган урыннар (гарәпчә – мусаллә) урамнарда, базарларда бар икән. Авылның ул ике мәчетендә сугыш елларында иген саклаганнар, сугыштан соң сүтеп, мәктәп бинасы төзегәннәр. Авыр елларда бер мәчетне кемнәр саклап калгандыр, анысы билгесез. Әмма беренче мулла итеп халык Гыйләҗетдин (Гиләй) бабай Газизовны саный. Ул 105 яшендә үлә, 1870 елгы, югары белемле дин әһеле була. Өстәвенә, Гиләй бабай тирә-юньдә атаклы өшкерүче, күрәзәче дә булган. Аңа Мәскәү, Ленинград шәһәрләреннән, Ерак Көнчыгыштан хәтле килгәннәр авырулар. Кайвакыт йөри алмаган кешеләр аның яныннан үз аякларына басып чыга торган булганар. Шул әүлия кебек, изге кешегә дә 30 нчы елларда яңа заман яшьләре такмак чыгаралар, чөнки бервакыт Гиләй бабай мәчет каршында салынган авыл клубы белән кызыксынып, аның тәрәзәсенә барып карый. Күрәсең, җыр чыгаручыларга бу бик ошап бетмәгән:
Гиләй бабай, сафьян читек
Бата җирне уйгыйнча.
Кер бакчаңа, тарт тәмәкең,
Эч аракы туйгыйнча.
1945 елдан егерме ел дәвамында авыл мәчетендә күренекле Кизләү мәдрәсәсен тәмамлаган Хөснулла бабай Кәлимуллин имам булып хезмәт итә. Аның вафатыннан соң ул вазыйфаны озак еллар Билялов Исмәгыйль, Галимов Сәет, Хәйруллин Мөхәммәтвәли, Кәлимуллин Габделхак абыйлар башкарып килгәннәр. Бүгенге көндә авыл мәчетенең имам-хатыйбы булып Йосып абый Галимов тора. Элек төрле җитәкче эшләрдә эшләгән ил агалары бүген мәчетне дә яхшы карап баралар, аларның тырышлыгы белән Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә мәчет акчасына ел саен мәктәптә авыл халкының олысына-кечесенә мәҗлес үткә релә икән. Шулай өлкән буын бердәм, тату булып, авыл халкына Ислам йолаларын, милли гореф-гадәтләрне тарату буенча зур эш башкарып килә.
Халык йолалары
2011 елда авыл китапханәчесе Флера Исмәгыйль кызы Шәгвәлиева сөйләвенчә, элек-электән Әбдери авылында «Боз озату», «Яңгыр теләге», «Яңгыр буткасы», «Каз буткасы», «Йомырка бәйрәме», «Мал ашы» кебек халык йолалары үткәрелеп килгән. Аларның кайберләре бу авылга гына хас.
Яңгыр теләге
Бүгенге көндә ул корбан чалып уздырыла. Авыл халкы болында өстәлләр тезә, балалар су сибешеп уйный. Картлар Коръән укып, дога кылалар, шунда халык тарафыннан изге теләкләр теләнә. Соңыннан барысы бергә өйдән пешереп килгән токмачлы аш ашый.
Яңгыр буткасы
Элек хатын-кызлар яңгыр теләргә Әврәл елгасы буена төшә торган булганнар. Шунда тары ярмасыннан ботка пешереп, балаларны сыйлаганнар.
Каз буткасы
Каз өмәләре авылда бүген дә үткәрелә. Анда яшьләр дә, өлкәннәр дә эшли. Әмма, элекке шикелле, яшьләр уены үткәрелми. Эш беткәч, өмәчеләргә өстәл әзерләнә, аның төп сые – «Каз буткасы» – тары ярмасыннан сөткә пешерелгән ботка. Ботка пешеп җитәр алдыннан аңа каз мае салып эретәләр һәм ботканы барысы да бер тәлинкәдән ашыйлар.
Мал ашы
Сугым суйгач, Әбдери халкы туганнарын, дусларын «Мал ашы»на чакырып, сыйлый икән, ягъни яңа иттән авыз иттерә.
Резеда САДЫЙКОВА.
«Самар татарлары» журналы, №3 (12). Июнь-сентябрь, 2015 ел.
Просмотров: 2766
Бик зур рэхмет сина ,Лилия! Шушы авылда туып уссэк те, хазерге ватта шунда яшэсэк те, монарчы авылыбызнын матурлыгын, табигатьнен байлыгын курмегенбез .» Бу кайсы урыннар икен «- дип, шаккатып карадык .Безнен атыбыз да тае белен шунда кереп калган истэлеккэ.Чын кунелден сина тагын бер кат зур рэхмет!!!
Безнен урам
Кузем югач, искэ тошэ
Балачак киче.
Ана гына мичтэн чыккан
Икмэклэр исе.
Чэчлэремнэн сыйпаганы
Эни куйлары.
Кунелемэ кереп калган
Эни жырлары.
Буран яуса карый идем
Тэрэзэлэрдэн.
Якын нэрсэ бармы сон ул
Коткэн кузлэрдэн.
Ой жылысы тэрэзэдэ,
Эни кочагы.
Булган микэн эниемнен
Миндэй яшь чагы?
Туган ой тэрэзэлэре
Котэлэр микэн.
Сагынудан эллэ хаман
Елыйлар микэн.
Оч якта — жиде тэрэзэ
Авыл ойлэре.
Котэлэр, мине котэлэр
Эни кузлэре.
Авырсынап кайчак куям,
Яшэртэ алмыйм.
Барты тик Ходайдан сина
Исэнлек сорыйм.
Еламагыз тэрэзэлэр,
Кайтырмын эле.
Балачактай сездэн карап
Ятырмын эле.
Туган ой тэрэзэлэре
Котэлэр микэн.
Сагынудан эллэ хаман
Елыйлар микэн.
Оч якта — жиде тэрэзэ
Авыл ойлэре.
Котэлэр, мине котэлэр
Эни кузлэре.
фильм про Абдреево!!! http://www.youtube.com/watch?v=LQKPq93mfjc
Минем туган авлым!!!