Марттан тормыш ничек үзгәрәчәк? / С марта жизнь россиян изменится: чего ждать от новых законов?

c690a9dc6584b2239219ef9236fd00a7_MМарт аеннан Россиядә яңа кагыйдә-законнар гамәлгә керә. Аларның күбесе финанслар өлкәсенә карый.

Очсыз дарулар күбрәк булачак

1 марттан 2016 елга иң кирәкле һәм мөһим даруларның яңартылган исемлеге гамәлгә керә. Россия Хөкүмәтенең бу хактагы карары 2015 елның 26 декабрендә үк басылып чыкты.

Әйтергә кирәк, элеккеге исемлектән бер даруны төшереп калдырганнар һәм 43 яңа препарат өстәгәннәр. Шуларның алтысы – Россиядә җитештерелгән. Хәзер исемлектә 646 дару  исәпләнә. Алар арасында гемофилия, муковисцидоз, гипофизар нанизм, Гоше авыруларыннан, яман шештән, склероздан интегүчеләр өчен, шулай ук эчке органнарны яки тукымаларны күчереп утыртканда ярдәм итүче препаратлар бар.

Исегезгә төшерәбез, иң кирәкле препаратлар исемлеге даруларга бәяне дәүләт тарафыннан көйләү ниятеннән кабул ителә. Аның максаты — халыкка һәм дәвалау-профилактика учреждениеләренә даруларны кулай бәядән сатып алу мөмкинлеге булдыру.

Круизга алган билетне акчаны югалтмыйча кире тапшырырга мөмкин

7 марттан соң диңгез буендагы курортларга билет юнәтеп тә, анда бара алмаучылар билетның тулаем бәясен кайтара алачак. Бу хакта Россия Транспорт министрлыгы хәбәр итә. Ләкин акчаны кире кайтару өчен сәфәргә бармау хакында кимендә бер тәүлек калгач хәбәр итәргә кирәк.

Бу очракта юллама алучыларга юл хакын да, багаж өчен алынган бәяне дә кире кайтарачаклар. Моңарчы тулы сумманы түгел, ә аның 75 процентын гына кире кайтаралар иде. Яңа тәртип пассажир кинәт авырып киткән очракларга да кагыла. Шулай ук министрлык тарафыннан кечкенә балаларны йөртү, кешеләрне утырту-төшерү, каюта багажын илтүгә кагылышлы яңа кагыйдәләр дә кертелә.

Ана капиталын алыштыру

31 мартта ана капиталының бер өлешен — 20 мең сумын алу өчен гариза бирү вакыты тәмамлана. Әлеге кагыйдә федераль законга нигезләнә.

Бу акчаны ана капиталы дәүләт сертификатына ия булган гаиләләр алачак. Әмма бер шарт бар: аларга өстәмә ярдәм чараларыннан файдалану хокукы 2015 елның 31 декабренә кадәр бирелгән булырга тиеш.

Әлеге чара кризис вакытында гаиләләрне социаль яктан яклаячак, дип белдерә “Российская газета”. 20 мең сум акчаны алу өчен Пенсия фондының территориаль органына гариза тапшырырга кирәк. Гаризаны хуплаганнан соң, акчаны физик затның счетына күчерәчәкләр.

Бизнес өчен кулай микрокредит

28 марттан микрофинанс оешмалары ике төрле категориягә бүленә. Аларның берсе — микрофинанс компанияләре,  икенчеләре – микрокредит ширкәтләре дип аталачак.

Микрофинанс компанияләре физик затларның акчаларын җәлеп итә (ким дигәндә, 1,5 миллион сум күләмендә) һәм облигацияләр бастырып чыгара алачак. Шунысы бар, аларга компанияне гамәлгә куючыларның акчаларын алу мөмкинлеге бирелми. Мондый оешмаларның капиталы 70 миллион сумнан да кимрәк була алмый. Билгеле, аларга карата тикшерү чаралары да бик катгый булачак.

Микрокредит ширкәтләренә оешманы гамәлгә куючылардан тыш булган кешеләрдән акча алырга ярамаячак. Аларның капиталлары 70 миллион сумнан ким булачак. Микрокредит компанияләре элеккечә үк кешеләргә бурычка акча биреп тора алачак, ләкин үз хисапларыннан гына.

Шулай ук яңа закон нигезендә, микрофинанс оешмалары юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә 3 миллион сум күләмендә кредит бирә ала. Моңарчы ул бер миллионнан артмый иде.

intertat.ru

* * *

С марта россиян ждет ряд изменений, причем это изменения со знаком «плюс», от расширения списка доступных лекарств до возможности сдать билет на круиз без финансовых потерь.

Доступных лекарств будет больше

Уже с 1 марта начинает действовать обновленный список жизненно необходимых и важнейших лекарственных препаратов (ЖНВЛП) на 2016 год. Об этом сказано в Распоряжении правительства РФ от 26 декабря 2015 года № 2724-р, пишет «Российская газета».

Теперь в списке на 42 препарата больше: одно удалено, добавлено 43 наименования (6 из них – российского производства). Таким образом, теперь в списке 646 международных непатентованных наименований лекарственных препаратов. Они предназначены для людей больных гемофилией, муковисцидозом, гипофизарным нанизмом, болезнью Гоше, злокачественными новообразованиями лимфоидной, кроветворной и родственных им тканей, рассеянным склерозом. Также эти препараты должны помочь лицам после трансплантации органов и (или) тканей.

Список ЖНВЛП, напомним, утверждает правительство. Это делается для государственного регулирования цен на лекарства, чтобы медикаменты были доступны для населения и лечебно-профилактических учреждений.

Вернуть билет на круиз теперь можно без финансовых убытков

С 7 марта пассажиры, которые решили за сутки до отправления отказаться от морской поездки, смогут вернуть всю стоимость купленного билета. Это прописано в приказе Минтранса России  от 17.06.2015 N 190 «Об утверждении Правил морской перевозки пассажиров».

Теперь, если человек решил, что не хочет отправляться в водное путешествие, не позднее, чем за 24 часа до отправления, он может заявить об этом, после чего человекку вернут деньги за проезд и за провоз багажа (ранее возвращали только 75%). Такая же схема будет действовать, если пассажир не явился к отходу судна из-за болезни или по зависящим от перевозчика причинам.

Приказ также прописывает новые правила перевозки детей, провоза каютного багажа,  осуществления посадки (высадки) и нахождения на судне пассажиров.

Возможность обналичить часть маткапитала

31 марта прекратят принимать заявления на получение 20 000 рублей из средств маткапитала. Это прописано в Федеральном законе Российской Федерации от 20 апреля 2015 г. N 88-ФЗ «Об единовременной выплате за счет средств материнского (семейного) капитала».

Получить небольшую сумму из материнского капитала смогут те семьи, которые имеют государственный сертификат на маткапитал, если право на дополнительные меры господдержки возникло у них по 31 декабря 2015 года включительно, независимо от срока, истекшего со дня рождения (усыновления) второго, третьего ребенка или последующих детей.

Это антикризисная мера, которая должна повысить социальную защищенность семей с детьми. Чтобы получить деньги, нужно подать заявление в территориальный орган Пенсионного фонда России. После одобрения заявки деньги перечислят на счет физического лица, открытый в банке по его выбору.

Бизнес сможет брать микрокредит до 3 миллионов

С 28 марта все микрофинансовые организации России разделят на две категории: микрофинансовые компании и микрокредитные компании. Это прописано в Федеральном законе Российской Федерации от 29 декабря 2015 г. N 407-ФЗ «О внесении изменений в отдельные законодательные акты Российской Федерации и признании утратившими силу отдельных положений законодательных актов Российской Федерации».

Микрофинансовые компании смогут привлекать денежные средства физлиц (кроме учредителей этих компаний) в размере не менее 1,5 миллиона рублей, а также выпускать облигации. Однако для этого они должны иметь капитал не менее 70 миллионов рублей. Также к компаниям будут предъявляться повышенные требования по надзору.

Микрокредитным компаниям, наоборот, запретят привлекать средства граждан, не являющихся их учредителями. Это компании с капиталом менее 70 миллионов рублей. При этом они смогут, как и раньше, выдавать займы людям, но только за счет собственных средств.

По новому закону микрофинансовые организации смогут выдавать кредиты юридическим лицам и индивидуальным предпринимателям до трех миллионов рублей. Ранее они могли выдавать не более миллиона рублей.

ekb.dk.ru

Просмотров: 1950

2 комментариев

  1. Фатхутдинов Мухаммат Мубинович в пишет:

    То есть главное всё равно банки? А сеять, выращивать, убирать, производить — это всё вторично?

  2. НЕ НАДО ВРАТЬ ! А НА СКОЛЬКО ЦЕНЫ ПОДНИМУТСЯ НА ПРОДУКТЫ ?